Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке). Гөлүсә Батталова
оңгы елларда мине куандырган авторларның иң кызыклысы булды. Аның шигырьләрендә метафоралар катлаулы, әмма төгәл. Чынбарлыкның матурлыгы, киеренкелеге, борчулары, шатлыклары, өметләре, шикләре образлы детальләр аша җете итеп сурәтләнә.
Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк
Елмаеп эшләгән аларның этлеге.
Кыямәт көн әллә килеп тә җиттеме —
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.
Әйтик, менә шушы бер строфада гына да күпме информация, күпме аллюзия, күпме хис! Биредә сәясәт – публицистикага, публицистика – философиягә, философия шигърияткә, ягъни поэтикага комачауламый, ә киресенчә, бер-берсен тулыландырып, баетып тора.
Шагыйрь, минем карашымча, иң беренче нәүбәттә соклана белү сыйфатына ия булырга тиеш. Соклану хисе – тормышны сөюгә, дөньялыкта кеше булып яшәүгә иң беренче һәм беренчел рухи адым. Сәнгатьнең төп вазифасы да шушы түгелмени?!
Кыштан язга кереп барыш…
Дөньялар әрле-бирле…
Өметләр дә яшәрер күк,
Яшәртсә язлар җирне.
Хисләр палитрасындагы башка төсләр соклану белән бәхәскә кергәндә, йә булмаса аны куәтләгәндә, инкяр иткәндә, кыскасы, конфликтка кергәндә, күңелдә дөньяның чын шигъри сурәте туа. Мин Гөлүсә Батталованың әсәрләре аша аның бай, катлаулы, кызыклы шигъри дөньясын күрәм. Ул дөньяда автор соклана, нәфрәтләнә, көрәшә, уйлана, шикләнә, карар чыгара, ягъни чын кеше булып яшәргә тырыша. Бу сыйфатлар Гөлүсәнең бигрәк тә мәхәббәт шигырьләрендә җете һәм калку чагыла.
Гөлүсә Батталованың шигырьләре аша мин авторның гражданин, шәхес, шагыйрь булып җитлеккәнен дә күрәм. Моны шагыйрәнең һәр шигыре диярлек исбатлый.
Сабыйлыкта калган бу күңелләр
Тәгәрәде үрдән үзәнгә…
Шаянлыкны аңламады язмыш,
Гөнаһ диеп салды бизмәнгә.
Мондый мисалларны, бәхеткә, Гөлүсә Батталова иҗатыннан күпләп китереп була. Ул эчке кичерешләр сәркатибе генә түгел, ул инде – шигырьләренә диагноз сыйфаты бирә белүче җитлеккән язучы.
Мин Гөлүсә Рәшит кызы Батталованы, үзен күреп белмәсәм дә, әсәрләре аша шагыйрь дип таныйм һәм, модаларга иярмичә, әдәбият юлы буйлап үз адымы белән дөнья гизгәндә уңышлар телим.
Ренат Харис,
Татарстанның халык шагыйре
Ихласлыкка сусаган җан
Мең ел
Мең ел үткән…
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән…
Мең ел үткән…
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән —
Мең ел үткән.
Мең ел үткән —
Тарих төшкән кылыч кыннарыннан,
Язмышыбыз – күңел кылларыннан.
Мең ел үткән!
Хөрриятен, нәсел җебен
Хәтерендә горур йөрткән
Татар җаны нидер көткән.
Мең ел үткән.
Мең ел үткән.
Сиратларны мең кат кичкән…
Кара козгын чыкмый истән.
Мең ел үткән?!
Гасыр җөен үрәм, сүтәм,
Чулпыларым чыңласа да,
Хәбәр диеп өмет итәм.
Киләчәгем татарына
Динем белән телем илтәм.
Оланнарым йөз чөермәс —
Тамырларда меңәр еллык
Татар кызы канын йөртәм.
Мең ел үткән!
Моң өзелмәс, рух җиңелмәс —
Тарих көтәр: мең ел үтәр!
Мөгаллимең кем?
Мөгаллимең кем, дип сорасалар,
Тарихлардан сөрән салып
Килер бер чың:
Әллә кылыч, әллә дага…
Әллә шәһәр, әллә дала…
Хәтер булып Кол Шәрифем калка —
Бәгырьләрдә телгәләнә Казан-кала.
Ханлыгымның мөгаллиме
Ни дип дәшәр?
Шик туса да хөррияткә,
Әманәте мәңге яшәр:
– Калебеңдә булсын китап сүзе —
Китабыннан бәяләнә милләт йөзе!
Ә шулай да дошман бозса тынычлыгың —
Илең өчен йөзе үткен булсын
кылычыңның!
Мөгаллимең кем, дип сорасалар,
Тарихлардан сөрән салып
Килер бер чың:
Шыгыр-шыгыр – арбамы ул,
Кылганнары йөгереп йөргән даламы ул?
Шыгыр-шыгыр…
Шыгыр-шыгыр…
Акмулланың арбасында —
Төргәк-төргәк китап,
Гыйбрәт,