Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов


Скачать книгу
томы чыгып берничә ел узгач, Гомәр ага үзенең элегрәк гәзит-журналларда басылган, радиодан яңгыратылган төрле мәкаләләрен аерым җыентык рәвешендә тәкъдим иткән икән. Ул елларда, мәгълүм булганча, басылачак һәр китапның кулъязмасына «эчке рецензия» дигән махсус бәяләмә яздыру тәртибе хөкем сөрә иде. Аннан максат иң элек «беренчел» цензура уздыру, әлбәттә. Шулай ук кулъязмалардагы булуы ихтимал кимчелекләрне, ялгышларны киметү, бетерү чарасы да иде ул. Нәшрият планында чыгарылачак китапларның һәммәсенә дә шундый эчке рецензияләр өчен махсус акча фонды каралган була. Гади авторларныкына да, классик әсәрләр өчен дә. Бары басылган китапта соңгыларына рецензия язучыларның исемнәре күрсәтелми. Ә планлаштырылган акча тотылган булырга тиеш… Менә шундый сәер тәртипкә муафыйк рәвештә Гомәр аганың җыентыгы миңа эләккән иде. Редакция мөдире Кыям Миңлебаев: «Басылуы бәхәссез икәнлеген белеп язарсың…» – дип кисәтмәсә дә,белә идем, әлбәттә. Шуңа күрә машинисткадан киткән хәреф хаталарын күрсәтү, ике-өч урында артык кабатланулар булуын әйтү белән чикләндем дә җыентыкның тышкы бизәлеше һәр яктан да дүрттомлыклар рәвешендә булсын иде дигән тәкъдим-теләк белән очлаган идем сүзләремне…

      Гомәр ага, бераз уйланып утыргач, сүзне минем туып үскән якларыма таба борып, Казанга кадәр кайларда, нинди мәктәпләрдә укуым хакында сорашты. Шуннан соң:

      – Моннан күп еллар элек, төгәл хәтерләмим инде, миңа Кытайдагы Тибет якларыннан бер яшь кешедән хат килгән иде. Исем-фамилиясен оныттым хәзер… – диде һәм, нәрсәнедер хәтерләргә теләгән төсле маңгаен җыера төшеп, беравык сүзсез утырды.

      Бу сүзләрне ишетүгә, хәтеремдә әллә кайчан булып узган бер вакыйга, шулчак кичергән хисләр яңарды. Алай гына түгел, яшен тизлеге белән аның һәрбер детале искә төште, хәтта әлеге хисләр өермә кебек аңда бутала башлады. Әмма ни дип сүз кыстырырга белмичәрәк аптырап калдым. Гомәр ага исә өзелгән фикерләрен әйтеп бетерергә, үзе дә нәрсәнедер искә төшерергә теләгән төсле өзек-өзек җөмләләр белән дәвам итте:

      – Нәрсәләр хакында язганлыгын да төгәл хәтерләмим хәзер… Әдәби әсәрләр, шигырьләр җибәргән идеме шунда… Күп еллар узды бит инде…

      Ниһаять, әйтергә яраклы сүз тапкан төсле булдым:

      – Читтә яшәүче татарлар күп бит, – дидем, – берәрсе язгандыр шунда…

      Ләкин мин әлеге мәлдә төгәл җавап бирмәгән идем. Дөресрәге, төгәл һәм туры җаваптан качкан, чынын әйтергә теләмәгән идем. Моның берничә сәбәбе бар иде. Беренчедән, Гомәр ага: «Ул кеше сез идегезме?» – дип турыдан ярып сорамады. Бәлки: «Кем икән ул?» – дигән сыманрак сорауны кыеклап кына һәм әдәпле рәвештә куйды.

      Икенчесе… Монысы инде катлаулысы иде. Әле генә яшен тизлеге белән күңелдән кичкән уйларга, хәтердә элеккечә бер өерелеп, яңарып алган хисләргә барып тоташа иде ул икенче сәбәп. Әмма кайчандыр кичерелгән әлеге хисләр үзем өчен хәзер көлкеле дә булып тоела иде. Ирексездән иронияле рәвештә елмая да башладым, тик шунда ук кыегая төшкән иреннәремне җыеп алдым… Ә вакыйга болайрак булган иде.

      …1950–1951


Скачать книгу