Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
>
1948 елның март ае. Дүрт ай элек кенә акча реформасы булды, кибетләргә чәй-шикәр, ипи, ситсы, галош кайта башлады. Авыл халкына тагын ни кирәк? Авыл халкына ни җитми? Авылда буфет ачтылар (сельполы авыл), керсәң, – йә дөнья, болай да яшәп була икән, ярты телем ипи өстенә ярты йомырка куелган, исеме – бутерброд, анысын ошатмасаң, шундый ук телем өстенә бер кисәк селёдка куелган – анысының да исеме шундый. Бер стакан кызыл аракы. Керәләр, шуны әйләндереп куялар да тормышның рәтләнә баруы турында гәп коралар, кан җылына.
Мин мәшһүр Сеҗе мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшлим, тырышып эшлим. Өс-баш бөтен: башта – киҗе-мамык тутырып сукно белән тышланган бүрек, өстә – сырма, реформага кадәр, эшли башлаган көннәрне генә ронодан талон белән бирелгән киҗе-мамыктан тегелгән юллы чалбар. Мин бу язмаларымда бөтен кешенең исем-фамилияләрен, авылларны үзгәртмичә язам. Менә шулай: Югары Курса авылы егете, фронтовик Хәбиб Зарипов дигән кеше роно мөдире иде, район үзәгендә очратып, минем кыяфәтне күргәч, болай диде:
– Син ронога кереп чык әле, мин сиңа талон бирермен, чалбарыңның бер дә рәвеше юк, – диде.
Раймагтан мин талон белән чалбар алдым.
Аякта – шома ягын эчтә калдырып тегелгән күн ботинка (аны «рабочие ботинки» дип йөртәләр иде), уң аяктагысының бер кырые ярык, аннан су керә, әмма бераздан икенче кырые да ярылгач, кергән су чыга торган булды, минем эш начар түгел иде.
Мәктәп, әйткәнемчә, мәшһүр. Директоры – географ Госман Бикташев, яшел френчтан, шахмат уйнарга ярата. Сугышта булган кешедер дип уйлыйм, каешлар, итекләр шыгырдап тора иде. Эшкә килгән көнне үк миңа бер кәгазь тоттырды. «Завхоз иптәш… (фамилиясен онытканмын, Газиз абый иде; Бикташев Саба районы кешесеме, әллә шунда эшләгәнме, завхозы, техничкалары – барысы да Саба районыннан китерелгән кешеләр, «үзенекеләр» дип йөртәләр иде), өлкән пионервожатый М. Мәһдиевкә өч кило он, сигез кило бәрәңге, ике кило кишер бирегез. Директор: Г. Бикташев».
Госман агай! Син дөньяда юк инде… Синең төрле сыйфатларың, уңай һәм тискәре якларың байтак иде. Хаталарың да аз булмады шикелле. Ләкин мин сиңа дога белмәгән көе дога кылам: авыр туфрагың җиңел булсын! Нәрсә өченме? Завхоз Газиз абыйга биргән әнә шул кәгазең өчен…
Мин эшләп киттем, гармунда уйный белмим, бии белмим, хәтта… (әйтергә оят!) быргы кычкырта белмим. Ләкин шахмат уйныйм. Моңа мине Арча педучилищесында сабакташым Яхъя Халитов өйрәтте. Бар бит әле шундый бер үҗәт редактор нәшриятта… Шахмат турнирында, Арчада, мин, хәтта Яхъяны да җиңгәләп, училищеда икенче урынга чыктым. Яхъя беренче инде!
Бикташев белән мөнәсәбәттә миңа шул ярдәм итте. Госман аганың шахматка мөнәсәбәтендә сабыйлык бар иде: отылса кәефе кырыла. Отса, балаларча шатлана, эш мәсьәләләрен оныта. Мин, бик күп җитешсезлекләрем булган сугыш еллары баласы, үземчә хәйләкәр; директорның шул сыйфатын белеп алдым һәм шуннан байтак файдаландым. Эшкә соңга калам (туган авылым алты чакрым ераклыкта) – директорга мәгълүм була, аңлатма сорыйлар («объяснительная записка»). Директор йөнтәс кашларын җыерып йөри, дәрестән соң укытучылар бүлмәсенә керә, шахмат уйнарга партнёр эзли. Мин тиз генә, шахмат тартмасы күтәреп, каршысына утырам һәм, шактый «газаплангач», юри оттырам. Директор канәгать. Бернинди аңлатма кирәкми…
Мәктәптә традиция буенча чын педагоглар эшли. Сеҗе авылы Татарстанда иң беренче ТБУМ, иң беренче урта мәктәп ачкан авыл иде, иң беренче быргы, барабан, тынлы оркестр шул мәктәпкә кайтты. Без яланаяк, ярым ыштанлы малай вакытта Сеҗе мәктәбе укучыларын хәтерлим: йөк машинасының кузовына (татар журналистлары, «кузов» сүзе татардан алынган булса да, «машина әрҗәсе» диләр, хәерле булсын) утырган кыска чәчле, ак кофталы пионер галстугы таккан кызлар, егетләр көмеш торбалар, зур барабан белән акрын гына урамнан уздылар.
– Ярабби, ахырзаман шушыдыр инде, – дип, карчык-коры укына-укына капкасын ябып, өенә кереп китте ул көнне. «Сәйдәш маршы»н гына уйнаганнар югыйсә, мин моны берничә елдан соң хәтерләп таныдым.
Сеҗе мәктәбе шундый зур традицияле иде. Педагоглар: фронтовик Мәгъсүм Рафиков – тарихчы. Хәтәр елларда ук университетта укыган, авыр ситуациядән хатыны Әминә апа коткарган, Сталинның үзенә хат язган, дип сөйлиләр иде. Математика укытучысы – Разия Башкирова, элеккеге нарком хатыны, Казаннан сөрелгән. Чын мәгънәсендә интеллигент. Малае Казаннан кайтып йөри (Мөндеш разъезды алты гына чакрым), үзе белән тагын бер чибәр егетне алып кайта. Разия апаның улы бүгенге көндә зур шәхес булачагын ул чакта кем белгән, кем уйлаган? Ул – университетның математика профессоры Шамил Башкиров, аның белән бергә кайтып йөргәне – Гази Кашшафның улы, тарихчы, университет парткомы секретаре булып озак еллар эшләгән Ренат Кашафетдинов. Ул чакта кем уйлаган? Әдәпле, зыялы, чибәр, аз сүзле нарком хатыны Разия апа дөньядан китте инде.
Тагын кемнәр? Бәдыйгов Газиз. Рус теле укытучысы. Белүемчә, шәһәрдән сөрелгән. Искиткеч тәрбияле, русчасы гаҗәп, гарәпчәсе, төрекчәсе бар, балалары кайдадыр, Фатыйма апа белән теркелдәп кенә сөйләшеп яшиләр, Газиз абый шәпләп газета кәгазенә чорнап тәмәке тарта, сөйләшми, гел елмая гына. Аягында – метрлы киез итек, мәзәк сүз тыңларга ярата, рәхәтләнеп көлә. Сөйләшми. Егерме елдан соң гыйльми