Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури


Скачать книгу
булсаң, китаптан карамый әйт!..

      Шәкерт ачулана башлады:

      – Син монда безнең бәхәс итүдән куркып, алдан ятлап килгәч тә…

      Алар күмәк, мин әле яңа гына килгән берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым:

      – Шулай инде, – дим.

      Аларның кайберәүләре, мине җиңелгәнгә исәпләп:

      – Шулай шул! Кәмәң комга терәлде шул… Карга! – дип, миннән көлделәр.

      Шулай да кайберсе:

      – Ул бит синнән бәләкәй әле, үзе яңа килгән, – дип, мине яклады…

      Шулвакыт кизүнең[36]:

      – Тәһарәткә!.. Икенде-ахшамга! – дигән тавышы чыкты.

      Аның тавышын ишеткән бөтен шәкерт, кулларын сызганып, тәһарәт алырга хәзерләнә башладылар.

      Хәзер минем алга тәһарәт алырга комган юклыгы килеп басты. Әле шәкертләрнең берсе белән дә рәтләп танышып өйрәнмәгәнгә күрә, алардан комган соравы да уңайсыз иде. Комганым булмаса да, беләкләремне сызганып, әле без бәхәсләшкәндә минем яклы кебек булып утырган бер шәкерткә: «Минем комганым юк бит. Син миңа тәһарәт алырга комганыңны биреп тора күр инде…» – дип үтендем. Ул шәкерт, бер дә сүзсез, комган бирмәкче булды һәм мине үзе белән бергә тәһарәт алырга алып чыкты, соңыннан һәрвакыт үзенең комганын файдалану мөмкин икәнен белдерде.

      Без тәһарәт алып кергәндә, кизү шәкертләрне чыбыклап намазга куа иде. Мин дә, теге комган бирүче шәкерткә ияреп, бу авылның мәчетенә беренче мәртәбә намазга киттем.

      Мәдрәсәдә, ахшамнан чыккач, бөтен шәкертләр чәй эчәләр. Минем урындашлар да, катып беткән ашъяулык җәеп, чәйгә утырдылар. Монда ашау нәрсәләре дә, башкалар да аерым, һәркем үзенең нәрсәсе булса – шуны ашый. Бер үк урында чәй эчкән шәкертнең берсе арыш икмәге ашаса, берсе бодай күмәче ашый. Берсе шикәрләп чәй эчсә, икенчесе шикәрсез генә чәй эчә. Башта мин болар янына утырырга кыймыйрак торсам да, араларыннан берсе мине үзләре белән чәй эчәргә чакырды. Мин дә, әпәй белән шикәремне алып, болар белән бергә чәйгә утырдым. Чәй эчеп беткәнче, без бер-беребез белән үзләшеп киттек. Боларның укулары миннән түбәнрәк булганга күрә, болар миңа бик үк читсенеп карамадылар.

      Беренче кич минем өчен күңелсез булды. Үзебезнең өй кешеләре, бигрәк тә әни, күз алдыннан китми басып торган кебек сизелде. Мәдрәсәдә тормыш кайнап торса да, мин кызыксына алмадым. Хәзергә әле минем мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп бетмәвем, шәкертләрнең берсе дә якыннан таныш булмавы минем күңелсезләнүемә сәбәп булалар иде.

      Алтыпочмаклы булган мәдрәсәдә йөздән артык шәкерт торуы, аларның ашау-эчү әйберләре, савыт-сабалары, ятак нәрсәләре – һәммәсе дә шунда булганлыктан, мәдрәсә гаять тыгыз булып, салкын кыш булуга карамастан, һәммә кеше тиргә батып, пышыгып утыра. Бүген мин рәтләп йоклый алмадым. Кичтән, берничә сәгатькә чаклы, үзебезнең өйне, авылны уйлап яттым. Соңыннан мондагы тыгызлыкка чыдар хәл булмады.

      Иртән торгач, намазга барып кайтканнан соң чәй эчкәч, һәммә шәкерт үзләренең укый торган китапларын алып, сабак хәзерләргә һәм хәлфәләрдән дәрес ала торганнары, кичә калган сабакларын тыңлатып, яңадан сабак алырга керештеләр. Мин дә үзем белән алып килгән «Төхфә», «Гайнелгыйлем» не алып, авылда чакта укып килгән урыннарын карарга керештем. Минем


Скачать книгу

<p>36</p>

Кизү – «дежурный» мәгънәсендә. Мәдрәсәдә һәр көн бер шәкерт кизү көтә. Ул мәдрәсәнең мичләренә яга, идәннәрен себерә. Намазга бармаган яки бер-берсен җәбер иткән шәкертләрне тотып, казый алдына хөкемгә китереп тапшыра. – М. Гафури искәр.