Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
кала алмаган, төртеп чыккан теге… Югыйсә бит әнә Крестовниковта машина каешына эләгеп кулын өздергән мастеровойның прошениесе буенча шушы суд управляющийны аклап чыгарды. Ә теге рядовой солдатны кыйнап үтергән полковник Тхоржевский соң? Акларга көченнән килмәгәч, прокурор эшне падишага җибәргән иде бит. Падиша шуңа ярлыкау җибәргән, ди. Менә безнең туры һәм гадел суд нинди! Сәгыйтов та взятка биргәндер әле, югыйсә җиңел генә котылмас иде, шайтан алгыры!
Григорий Вәли абзыйга әйтәсе сүзен Сәхипкә карап әйтте:
– Менә ничек байыйлар! Төнозын менә болай ут яндырып, бөкре чыгарып утыру белән баеп була дисезмени сез?
– Шулай инде, Гөргери туган, – диде, авыр гына көрсенеп, Вәли абзый, – бәхеткә карый. Бәхетең булмаса, эшләү түгел, җаның чыкса да, шул эт талаган ярлы син…
– «Бәхет юк» дигән сүз дөрес түгел, бар ул, Вәли абзый, – диде Григорий, бу юлы Газизә апага карап, – аны тутый кош итеп алтын читлеккә бикләп куйганнар. Бәхетне, мин әйтәм. – Бу сүзне ишетеп, Габдулла урыныннан ук торып утырды. – Ә читлек Сәгыйтов, Сабитов дигән байлар кулында. Безгә бәхетне алар шуннан процентлап кына биреп торалар. Ачтан үлмәслек кенә. Сәдака итеп. Анда да көенә килсәң генә…
– Менә шул-шул, – диде Сәхип солдат, мыекларын бөтерә-бөтерә, – көйләрен табарга тырышабыз без аларның. Алар аның саен өскә менәләр.
– Көенә килми булмый, Гөргери туган, – диде Вәли абзый. – Кемнең кәсепсез каласы, төрмәгә кереп утырасы килә?
Вәли абзый, түземсезләнеп һәм әңгәмәне өзәргә теләп, урыныннан ук торды. Тегеләр дә кузгалды.
Чыгар алдыннан Григорий трубкасына тәмәке тутыра-тутыра сөйләп алды:
– Булган, ди, җиде баҗа, Вәли абзый! Һәрберсенең бабай кеше алдында яхшы күренәсе, аның көен табасы килә икән. Кайтып киләләр, ди, болар бервакыт бабайдан кунактан. Килеп чыкты, ди, бүре, бәреп екты, ди, кияүнең берсен. Калганнары һәрберсе үзалдына: ярый әле миңа ябышмады, әйдә, ашый бирсен, дип кызу-кызу китә бирде, ди. Бүре, берсе белән эшне бетереп, икенчесенә, аннан өченчесенә ябышты, ди. Һәрберсе, әйдә, миңа дисә, һәммәсен ашап бетерсен, үзем генә калырмын да бабай алдында үзем генә хөрмәтле булырмын, дип уйлады, ди. Шулай итеп, бүре һәммәсен ашап бетерде, ди…
Григорий чыгып киткәч тә, әле шактый вакыт аның сүзләре бүлмә тынлыгында яңгырап торган төсле тоелды. Җиде баҗа хикәясен ишеткән Габдулланың күзеннән бөтенләй йокы качты. Нинди кызык, ә?
Вәли абзыйның гына ни өчендер эшкә кулы бармады.
– Урынны җәй, булмаса, анасы, – диде ул Газизә апага.
Утны сүндергәч, Вәли абзый мендәре өстендә бераз дәшми ятты-ятты да әйтеп куйды:
– Бик дөрес сүзләр сөйли. Мондый сүзләр өчен хәзер баштан сыйпамыйлар. Судиннар[15] сүзен сөйли бу. Кереп йөрмәве хәерлерәк булыр, мин әйтәм. Сәхипкә читләтебрәк әйтергә кирәк.
«Дөрес сүзләр сөйли… Алайса, ни өчен аның кереп йөрмәве хәерле?» – дип уйлана Габдулла. Аны кочаклап яткан әнисе инде күптән йоклый. Сәкенең теге башында Вәли абзый, нигәдер ыңгырашып, бер ягыннан икенче ягына әйләнә… Йокысызлык белән интегә, ахры,
15