Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова
орсаклы, кыска аяклы партия әгъзалары күбрәк килешә. Әмма монда күбрәк сәнгать белән кызыксына торган, үзләрен соңгы буын зыялы дип санаучы бер кавем йөри. Аларын да тану кыен түгел: тормыш йөге баскан салынкы җилкәләргә ыспай гына муен утыртылган, ул муен горур башны үз дәрәҗәсендә тоту өчен югарыга сузылган. Карашлар сез белгәнне мин киптереп элгән дигән кебек бераз гына тәкәббер, бераз гына мәрхәмәтле. Гадәттә, үзен зыялы дип санаучы кеше җәмгыятьтә күзәтүче ролен ала. Шуңа да аның нәрсә турында дәшмәвен аңлавы авыр. Арада берән-сәрән генә casual стилендә киенгән яшь җилкенчәк тә күренгәли. Болары сәнгать академиясе студентлары булса кирәк. Муеннарына ураган шарфларына караганда, киләчәктә боларның иҗади интеллигенция, богема вәкилләре булачагын чамалап була. Бүген нинди опера булган соң әле? «Прометей». Барып карарга кирәк, яңа нәрсә бит…
Театр бинасыннан соң ук «Макдоналдс» рестораны зур кызыл «M» хәрефе белән сәлам биреп кала. Шәһәрнең иң затлы урамындагы глобализация галәмәте. «Глобализация» сүзен ишетмәгән кеше калмагандыр инде ул. Тик нәрсә соң ул дип сорасалар, җавап нинди булыр иде икән? Мөгаен, кока-кола, Интернет, «Playboy», Шанель, Дженнифер Лопес… Кыскасы, Көнбатыштан нәрсә килә – шул. Ләкин миннән берәү дә бу турыда сорамый, һәм мин магнитоланы кабызам.
«Русское радио» «Всё будет хорошо» дип суза ун ел элек яздырып куелган тавыш. «Европа плюс» сәгатенә бишенче кабат «абсолют» хитын әйләндерә. «103 FM» да чираттагы туган көн котлавы… Менә ничәнче кат алып баручы бер үк тәмле-төче сүзләрне эфирда яңгырата. Әһә, менә-менә, «Мәскәү кайтавазы» н куйыйк әле. Торсын, шуннан да яхшырагы юк икән.
Үтеп барышлый, юл читендә бөкрәеп кенә капчыгында кармаланучы сукбайга игътибар итәм. Бәй, бу шәһәрдә алар һаман бармыни әле? Бик күптәннән күзгә чалынганнары булмагач, мин алар турында бөтенләй онытканмын икән. Кызык, СССР таркалгач, ил-көндә бомж дигән социаль төркем барлыкка килеп, базар яннары, иске йортларның подъезд төпләре сукбайлар белән гөжләп торган туксанынчы еллардан соң алар азайды микән? Менә бу сукбай төнгә каршы кая бара инде? Ленин урамында нәрсә калган аңа? Мөгаен, төн кунар урын эзлидер. Иш-иптәшләре үзләре яныннан куганнардыр да, ул, дүрт ягым кыйбла дип, күзе караган якка чыгып киткәндер. Югыйсә башкаланың элита урамына килеп төртелмәс иде. Хәер, бер көнлек тормыш белән яшәүчегә күп кирәкмени инде. Аның иртәгәсе бүген килгән, шуңа төн ката йөрүе бахырның.
Кызгансам да, аңа ярдәм итү турында уйламыйча гына юлымны дәвам иттерәм. Октябрь проспекты буйлап машинада әйләнеп килим әле. Яратам мин төнге шәһәрне, утларын…
Инде кичке унынчы ярты булуга карамастан, урам тулып машиналар агыла. Бу өч ярым кеше утырткан троллейбуслар юл тыгызлап бу вакытка кадәр йөрмәсә дә булыр иде инде. Аның ян-якларына зур итеп «Бон бекон» дип язып куйганнар. Мин үземнән дә зур итеп төшерелгән колбаса сурәте яныннан узып китәм. Колбасага микрофон терәгәннәр. Күрәсең, ул үзе турында интервью бирергә тиештер. Тирә-якка күз салам: безне бөтен яклап реклама чолгап алган. Алда да, артта да, өскә дә ике баганага аркылы банер сузып матур сүзләр язганнар: «Книжка». Бизнес-ланч – 90 сум», мәсәлән. Аңласаң аңла, аңламасаң – синең эш. Ике якта 50–100 метр саен зур реклама такталары элеп чыкканнар. Кайберләре неон утлар белән ялтырый. Әйе, без пиар заманында яшибез. Әйтерсең лә шәһәрнең хуҗасы реклама, ул безне бөтен җирдә эзәрлекли: иртән торып телевизор кабызуга, блогы-блогы белән реклама күрсәтәләр. Радионы кушсаң, ун минут саен диярлек реклама. Подъездга чыгуга, почта тартмасы бушлай газеталар, буклет, флаерлар белән шыплап тулган була, лифтта махсус такта элеп куйганнар. Урамга чыксаң, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда әллә каян гына каршыда промоутерлар пәйда була да, теләсәң-теләмәсәң дә, сиңа бер уч глянец кәгазь сона. Һәм менә – зур-зур такталар белән бөтен шәһәрне чуарлап бетергәннәр. Кыскасы, шәһәр реклама теле белән сөйли. Аның тавышы күпкә югары, көчле, ә сөйләгән сүзе тәмле, кызыктыргыч. Хәтта тавыш белән сөйләмәсә дә, шушы такталарга язылган бер-ике сүз әллә каян кычкырып тора. Укыганда үзең үк тавышны шул тонга көйлисең. Бичара халык бу кадәр төче һөҗүмгә түзәргә тиеш. Кая анда геноцид, террор, халык күптән инде реклама тарафыннан чолганышта калган. Шәһәр кешесе күптән инде гап-гади табигать баласы һәм җәмгыятьнең бер вәкиле булуын онытты. Ул бүген – мөхтәрәм кулланучы. Шушы товарларны үзендә булдырырга тиешле зомбилаштырылган бер зат. Шәһәрнең хуҗасы – реклама. Кешеләр монда фон гына.
Ах, анасын сатыйм икән! Ялгыш юл читендә торган фахишәгә туктый яздым. Минеке кебек үк елкылдап торган кеш тун кигәч, мин аны гыйффәтле, инде гыйффәтле үк булмаса да, тәрбияле кыз дип торам. Хәзерге фахишәләр тәнен урам чатына чыгып сатадыр дип уйламый идем. Аларның телефон номеры язылмаган кәгазь, алай гынамы, стена калмады бугай инде. «Досуг» дип язылган кәгазь кисәкләрен минем ал төстәге «Vitz» ыма да кыстырып киткәлиләр.
Бу фахишә затлы туннан булса да, бот төбеннән генә кыска ак итәге һәм озын кунычлы лаклы итекләре кем икәнен әйтеп тора. Хәер, ялгышуым да бар. Хәзер кызларның киенү рәвешенә карап кемнең кем икәнен әйтү авыр. Бәлки, бу кыз бала да төнге клубка дискотекага барырга җыенгандыр. Әнисен иптәш кызымда кунам дип алдагандыр.
Бүген үземне дә берәү «снимать» итмәкче иде бит әле. Өстемдә – тыйнак кына кыска кара күлмәк,