Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
бирелде. Ул – татар әдәбияты буенча илледән артык дәреслек, хрестоматия, методик әсбап, егермедән артык монография һәм тематик җыентык авторы.
Драматургиядә иҗат итүче каләм әһелләренең XXI гасыр алдыннан ирешкән уңышларыннан берсе итеп Азат Әхмәдуллин кеше шәхесенә игътибарның яңа бер югарылыкка ирешүен күрсәтә («Бүгенге татар драматургиясенең кайбер үзенчәлекләре», «Бүгенге татар драматургиясендә яңалык сулышы» мәкаләләре). Бу юлда үз чорында зур казанышларга ирешкән Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев һәм Илдар Юзеевләргә алмашка килгән Зөлфәт Хәким, Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла һәм Илгиз Зәйниевләр шәхескә, аның эчке дөньясына игътибарларын бермә-бер арттырдылар, аеруча аның җәмгыятьтә тоткан урынын үз әсәрләрендә беренче урынга куеп карауны алгы планга чыгардылар.
Яңа гасыр башының үзенчәлекле якларының берсе итеп галим әдәбиятыбызда торган саен күбрәк урын ала барган тарихи тематиканың активлашуын күрсәтә. XX гасырның икенче яртысында драматургиядә Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Юныс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Юныс Әминевләрнең пьесаларында татар тарихының аерым өлешләре, бу процесста урын алган тарихи шәхесләр яктыртылды. Тарихилык әдәбиятыбызда чын мәгънәсендә XXI гасыр башында нык активлашты. Бу активлык бигрәк тә проза жанрына хас. Вахит Имамов, Марат Әмирханов, Фәүзия Бәйрәмова һ. б. ның романнарында һәм повестьларында күпчелек укучы өчен билгесез булган татар дәүләтчелеге тарихы, бөек ханнарыбыз тормышы яктыртыла.
Әдәбиятыбызда тематик һәм проблематик яңалыкларның чагылышына автор китабының күп өлешен багышлаган. «1960–1980 еллар татар драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре» дип аталган мәкаләсендә ул махсус рәвештә сәхнә әдәбиятының бу төрендәге үзенчәлекләрне карап үтә. «Драмада үсеш характерларны декларатив сурәтләүдән кеше күңеленең бай һәм катлаулы булуын күрсәтүгә күчү юнәлешендә бара. Сәхнә әдәбиятының бүгенгесе өчен сюжетны артык катлаулы төстә оештыруга омтылу түгел, ә тирән иҗтимагый-фәлсәфи һәм сәнгатьчә гомумиләштерүләргә омтылу хас», – дип яза ул.
Жанр үзенчәлекләре өлкәсендәге яңарышларның берсе буларак мәкалә авторы драма төренә күбрәк һәм ныграк игътибар ителә башлавын күрсәтә, чөнки аңа кадәр драматургиядә дә, театрларда да төп игътибар комедиягә бирелә иде. «Ә әдәбиятның төп максатларыннан берсе – уңайны раслау», – ди галим. Драматик кичерешләр никадәр үткен булса, эчке тетрәнү һәм яңарыш кичергән характерның үсешен, алга китешен күрү һәм аңлау шулкадәр үк гыйбрәтле. Ә моны, асылда, драма һәм трагедия төрләре бирә.
XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы әдәбиятында, шул җөмләдән драматургиядә дә, стильләр мәсьәләсе аерым игътибар сорый. Стильләргә байлык әдәбиятның өлгерү дәрәҗәсен билгели торган үлчәү булып тора. Тематик байлык җәһәтеннән дә, жанр һәм стиль төрлелеге ягыннан да драматургиябез яңа баскычлар яулый. Бүгенге театр афишаларында героик-инкыйлаби, тарихи-иҗтимагый, социаль-көнкүреш, психологик һәм романтик драмаларга, трагедия, комедия, водевиль, трагикомедиягә дә мисаллар күбәя бара. Вакыйгаларны эпик иңләп алудан һич тә баш тартмастан, драма авырлык үзәген иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрдән, тышкы күренешләрне сурәтләүдән герой шәхесенә, аның рухи дөньясына, характеры формалашу процессына күчерә бара. Көрәшче характерындагы кырыс аскетизмны алгы планга куеп, һәр көрәшнең уңышын шуңа гына кайтарып калдыру, көрәшчене шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан, көрәш өчен генә туган, шуннан башка бернәрсә турында да уйламый торган аскет итеп сурәтләү кичәге эстетик зәвык белән бергә кала бара. Көрәшче-герой характерын да лирик тойгылар һәм лирик җылылык, эчке кичерешләр белән баетуга игътибар арта.
Бүгенге драматургиядәге күчеш чорындагы тагын да бер төр пьесаларга җыентык авторы аерым туктала. Хәзерге татар драмасы авыр һәм каршылыклы тормыш ситуацияләрен һәм характерларны, принципиаль мәсьәләләрдә бәхәсне, пьеса авторының эзләнүчән тынгысыз фикерен торган саен тулырак чагылдырырга омтыла. «Аның өчен кулай формалардан берсе, – ди галим, – драма-бәхәс, драма-дискуссия». Аны башкача «фикер драмасы» дип тә атыйлар. Бу пьесалар сәнгатьчә алымнары, язылу формалары һәм күтәргән мәсьәләләре җәһәтеннән бик тә төрле, хәтта андый әсәрләр жанрлары ягыннан да кискен аерылырга мөмкин. Ләкин аларны берләштергән бер уртак сыйфат бар: ул да булса – интеллектуальлеккә аерата игътибарлы булу. Интеллектуальлек бүгенге сәхнә әдәбиятында торган саен зуррак урын ала, чөнки ул бүгенге кешеләрнең мөһим үзенчәлеге булып тора һәм заман рухын чагылдыра. Агымдагы тормыш активлык, фикерләүдә мөстәкыйльлек һәм принципиаль мәсьәләләрне хәл итүдә тәвәккәллек таләп итә. Ә бу үз чиратында кешенең интеллектуаль яктан тиешле югарылыкта булуын сорый, баюын һәм үсүен китереп чыгара. Драма-бәхәстә менә шул сыйфатлар чагылу өчен мөмкинлекләр күп. Бәхәс кузгаткан мәсьәләләр тирән һәм оригиналь булганда, ул җанлы диалоглар рәвешендә алып барылганда, персонажларның дөньяга карашы ачык, аң-белем дәрәҗәсе югары булганда һәм алар үзләре бәхәс вакытында характер буларак тулы ачылганда гына, автор үз максатына ахыргача ирешә ала.
Гасырлар алмашынуы вакытындагы үзенчәлекләрне Азат Әхмәдуллин аерым әсәрләр мисалында карый. Данил Салихов, Фәнис Яруллин, Эсфир Яһудин, Ләбиб Лерон, Әнәс Хәсәнов пьесаларын җыентык авторы махсус анализлый. Шулар арасында бүген