Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!. Роберт Миннуллин
медер бер дәрәҗәдә үзгәреш кичерә икән. Хәзер инде, күпме генә теләсәң дә, яшь чактагы кебек самими, ихлас һәм беркатлы шигырьләр яза алмыйсың. Күңел башка, хисләр башка, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, тирә-як мохиткә, яшәешкә мөнәсәбәт тә элеккеге түгел. Тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе дә шактый тупланган. Шуңа күрәдер, мөгаен, язылган шигырьләрнең дә темалары, эчтәлеге, асылы яңара. Шагыйрь күңелен яңа уйланулар, борчылулар, яңа эзләнүләр биләп ала. Шигырьдәге хисләр конкретлаша башлый; җәмгыятьтә барган кискен борылышлар, бигрәк тә милләткә, республика язмышына кагылышлы җитди вакыйгалар җитди шигырьләр язарга этәргеч бирә. Шигырьләрдәге миллилек элек беленер-беленмәс кенә чагылыш тапкан булса, хәзер инде ул беренче планга калкып чыга. Бу инде – заман таләбе, күңел таләбе. Моны инде милли шагыйрьнең халык алдындагы, ил алдындагы миссиясе дип карарга кирәктер. Үз милләтеңнең бүгенгесе һәм киләчәге хәл ителгәндә, Туган илеңнең, дәүләтчелегеңнең (мин биредә, әлбәттә инде, иң элек үзебезнең Татарстаныбызны күз алдында тотам!) язмышы кыл өстендә булган куркыныч бер вакытта, шагыйрь һәрвакыт үз халкы белән бергә чакта гына, халык кайгысы белән кайгырып, халык шатлыгы белән шатланып яшәгәндә генә милли шагыйрь булып саналырга хаклы! Һәм иң мөһиме – аның шушы халәте иң элек шигырьләрендә чагылыш табарга тиеш!
Әлеге фикерләремне мин, билгеле инде, үземнән, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Узган елларда Татарстан китап нәшриятында «Татарларым» дигән китабым дөнья күрде. Минем өчен бик тә кадерле басма, чөнки ул фәкать милли шигырьләрдән: халкыбызга, аның тарихына, бүгенгесенә, халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган шигырьләрдән гыйбарәт. Аннары «Мыек астыннан гына…» дигән китабым да басылып чыкты. Дөрес, анысы бик үк җитди түгел шикелле. Әмма ул беренче карашка гына шулай тоела. Андагы шигырьләрнең күбесе шулай ук аерым шәхесләргә, аерым вакыйгаларга багышланган. Шаяртып, юморга төреп бирелгән шактый җитди фикерләр дә җитәрлек анда. Турыдан-туры әйтсәң, кабул да итмәскә мөмкиннәр, уен-көлке белән узып китә: кемнәрдер үпкәли алмый да кала, кемнәрдер аңламамышка салыша…
Инде менә өр-яңа китабымны укучыларыма тәкъдим итәм. «Монда без дә бар әле!» исемле ул. Биредә дә алда атап киткән китапларымдагы кебек үк милли рух, милли хисләр өстенлек итә. Китабымның тагын бер үзенчәлеге бар: укучылар соңгы елларда язылган яңа шигырьләремне уку белән бергә яңа тәрҗемә-шигырьләрем белән дә таныша алачаклар. Хикмәт шунда ки: соңгы елларда башка халыкларның шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итү белән ныклап шөгыльләнергә туры килде. Тәрҗемәләр белән шулкадәр кызыксынып киттем, үзем өчен өр-яңа шагыйрьләр ачтым, тәрҗемә эшенең авырлыгын да, аның тәмен, ләззәтен дә аңлый башладым шикелле. Баксаң, башка шагыйрьләрне үз телеңә тәрҗемә итү ул – үзе бер шигъри мәктәп икән. Ул шагыйрьләр бер-берсенә һич кенә дә охшамаганнар: аларның һәрберсенең үз дөньясы, дөньяга үз карашы, үз мөнәсәбәте, һәрберсенең үз милли үзенчәлекләре, үзләренең образлар системасы, шигырь калыбы, шигырь техникасы… Тәрҗемә иткәндә, син аларның шигъри дөньяларында яшәп аласың… Һәм аларның шигырьләрен, татар теленең бөтен мөмкинлекләрен кулланып, тылсымлы татар сүзләрен файдаланып, татар шигъриятенә яраклаштырасың, бер үк шигырьнең ике телдәге тәңгәллеген, төгәллеген дә сакларга тырышасың. Шулай ук шигырьнең калыбына, рухына кагылмыйча, яңгырашын шул килеш калдырган хәлдә, аны үзебезнең укучыларыбызның хозурына тапшырасың… Әлбәттә, ул тәрҗемәләрдә, шагыйрь буларак, минем дә өлешем бар, аларның тукымасына минем дә хисләрем, уй-фикерләрем сеңгән… Үзем яратып, бирелеп, мавыгып тәрҗемә иткән ул шигырьләр – хәзер инде минем дә иҗат җимешләрем… Алар, һичшиксез, минем үз шигырьләремә дә аваздаш, рухташ, алар минем үз шигъриятемнең дәвамнары кебек. Игътибарлы укучы ул кадәресен дә сизми калмас. Ә инде мин әсәрләрен тәрҗемә иткән шагыйрьләр күптән инде минем үз шагыйрьләремә әйләнде. Шигырь сөючеләребез ул шагыйрьләрне дә үз итәрләр, шигырьләрен дә яратмый калмаслар дигән эчке бер ышанычым бар.
Монда без дә бар әле!
Без яшибез бер Рәсәйдә,
Кайныйбыз бер Казанда.
Алыш-биреш дәвам итә
Рәсәй дигән базарда…
Моннан ары татарларны,
Белмим, кем дип атарсыз?! –
Әмма Рәсәй дигән дәүләт
Була алмый татарсыз!
Юк безнең башка илебез,
Безнең башка җиребез.
Шушында аккан каныбыз,
Монда тамган тиребез…
Шушы илгә, шушы җиргә
Береккән кендегебез.
Ерак-ерак тарихлардан
Күренә кемлегебез…
Бетереп булмый татарны –
Тарихны бозып кына,
Үтереп булмый татарны –
Тарихтан сызып кына…
Татардан котылалмыйсың,
Татарны куалмыйсың,
Бу татарны, тырышсаң да,
Беркая куялмыйсың!
Хакыйкатьне белер өчен,
Тарихны актарыгыз!
Бу илгә, бу җиргә безнең
Бар, бар, бар хакларыбыз!
Тарихтагы