Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова. Захира Гумарова
рны,
Бик тиз генә терелсен.
Нәни врач Илдус ул,
Һәркем белән гел дус ул.
ОРЛЫГЫ КАЙДА?
Газинур мактана:
– Җитми, дип, шалканга,
Әй апа җаным, ди,
Үстерәм аның, ди,
Чиядән татлысын,
Зур кабак чаклысын.
Алманың бар төше,
Чиянең бар төше.
Помидор, кабакның
Гел орлык бар төше.
Газинур шалканны
Турады, ваклады.
Ашап та карады,
Тик төшен тапмады.
– Алмадай ал түгел,
Ул әле пешмәгән.
Аның соң шуңа да
Орлыгы үсмәгән.
Шалканны туфракка
Утыртып кара син.
Орлыгы кай төштә –
Үзең дә табарсың!
РӘСЕМ ЯСЫЙ РӘСИМ
Рәсем ясый безнең Рәсим,
Чын әтәч төсле итеп.
Күрсә әтәч карар иде,
Үзе дә исе китеп.
Әмма югалды бу рәсем,
Тәрәз(ә)не җил ачтымы?
Чын әтәчкә әйләнеп, ул
Шуннан чыгып качтымы?
Әллә кайдан бер әтәч
Килеп кунды киртәгә.
– Масайма, – диде Рәсим, –
Синнән дә матурракны
Ясармын мин иртәгә.
«СЫЗЫКЛЫ»
Гел уйныйбыз «сызыклы»,
Бу уен бик кызыклы.
Уен шарты бер генә:
Сикергәли бел генә.
Зур шакмаклар сызабыз,
Күзне йомып узабыз.
Бераяклап атларга,
Тигезлекне сакларга,
Сызыкларга басмаска,
Күзләреңне ачмаска.
Шундый уен «сызыклы»,
Уйнавы бик кызыклы.
КЫШ БАБАЙНЫҢ ЭНЕСЕ
Кем уяткан Илшатны,
Иртә торган шулчаклы.
Тәрәзәдән караса,
Нинди кызык, тамаша:
Бөтен җир ап-ак икән,
Кыш бабай килеп җиткән.
Илшат ашап-эчте дә
Тунын киде өстенә.
Табып алды чанасын.
Ә Кыш бабай кайда соң?
Качкан ишегалдыннан,
Карын да аз калдырган.
Юк, Кыш бабай килмәгән,
Тик энесе Кырауҗан
Кыш бабайның иленнән
Безгә хәбәр китергән:
Киеп ап-ак туннарын,
Төяп карын-буранын,
Киләм, дигән, бик тиздән.
ИЛГИЗНЕҢ ДИҢГЕЗЕ
Илгизнең диңгезе
Тәрәзә төбендә,
Балыклар йөзәләр
Көнен дә, төнен дә.
Шул диңгез янында
Утыра песи дә.
Күзләрен уйната,
Диңгезне исни дә.
Кызыгып торса да
Судагы балыкка,
Нишлисең, бу диңгез
Пыяла савытта.
ЙОКЛА, КУРЧАГЫМ
Йокла, йокла, йом күзең,
Әкият сөйлим үзем.
Сөйләмим мин булган дип,
Яшәгән дип, торган дип.
Бер бай салдырган сарай,
Бөтен җире дә таштан,
Сөйлим мин яңабаштан.
Ничек менәргә күккә,
Әзгәме, әллә күпкә.
Ничек йөрергә Айда,
Башта басарга кайда?
Шуларны көйләп-көйләп
Йоклатам сине, сөйләп.
Эшне каян башларга?
Иртән иртүк торырга,
Юынырга, ашарга,
Яшел урманга барып,
Бик озак барып, арып,
Зур агачка менәргә,
Болытларга күчәргә,
Яңгыр суын эчәргә.
Шуннан торып карарга
Күктәге йолдызларга,
Салават күперенә,
Аннан дөнья күренә.
Тик сөйләмим булган дип,
Яшәгән дип, торган дип,
Бер бай салдырган сарай,
Бөтен җире дә таштан,
Сөйлим мин яңабаштан.
Йокла, йокла, йом күзең,
Йоклатам сине үзем.
Тыңла минем сүземне,
Төштә күр