Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
ә дә ул авыл кешеләренең характерларын коеп кына куя. Миңа дөнья әдәбиятының, Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларының зур осталары белән очрашырга туры килде, дөнья әдәбияты даһилары Тагорны һәм Шолоховны тәрҗемә иттем, әмма, Рафаил Газиз хикәяләрен укыганда, мин аның зур талант, кабатланмас талант булуын аңладым».
Гариф Ахунов,
Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
«Даими эзләнү, тынычлана белмәү, үз уйларың белән башкаларны мавыктыра, аларда кызыксыну уята белү кирәк кешегә. Рафаил Шәкүрович – әнә шундый сыйфатларга ия булган укытучы. Аның бу күркәм сыйфатлары шәкертләренә дә йога…
Шунысы куанычлы: нинди генә эшкә алынмасын, һәркайсын, яратып, иҗади башкаруы белән аерылып тора ул. Моны һәр адымда тоясың. Бәлки, шуңадыр җәмәгать эшләрен дә күбрәк йөкләгәннәр аңа. Әле аны, колхозның халык контроле группасы рәисе буларак, рейдлар үткәргәндә күрәсең. Мәктәптә яшь лекторлар түгәрәге җитәкчесе дә ул. Остаз тәҗрибәсе шәкертләренә күчә. Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәре дә аның катнашыннан башка узмый. Үз сценарийлары, үз шигырьләре белән кызыклы, мавыктыргыч итеп алып бара ул аларны. Аның педагогик эшчәнлеге әнә шулай, мәктәп биналары эчендә генә калмыйча, бөтен авылны агарту һәм тәрбияләүгә хезмәт итә».
Вәрис Гали,
язучы, Ш. Маннур исемендәге премия лауреаты
«Чишмәләрне карап, чистартып, улагын төзәтеп, алыштырып, язын-көзен-кышын бирегә юл ачып торучы кешеләр була. Чишмәле һәр авылда бар алар. Шагыйрь җанлы агайлар…
Танылган әдип һәм мөгаллим Рафаил Газизов – әле егет чагында ук әнә шул сакка – чишмәләр сагына баскан зат… Ә инде язучының теленә килгәндә, ирексездән, Мөхәммәт Мәһдиев искә төшә. Һич арттырусыз! Рафаил Газизовның авылдашлары – Аю Гаяны, Түтүт Гарифы, Үчтеки Миңнеханы, Токмач Гаязы – йомры, шаян-шук, кайчагында тәмле генә түгел, борыч телле авылдашлары – һәммәсе дә безнеңчә, татарча, авылча. Аларның холык-фигылен, шатлык-сөенеч вә борчуларын автор үз итеп, яратып тасвирлый…
Мөгаллим-шагыйрьнең балалар өчен язуы, әлбәттә, табигый. Әле күптән түгел генә Рафаил Газизовның «Бүләгем» исемле яңа китабы өчен балалар әдәбияты буенча дөньякүләм булдырылган иң югары бүләк – Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара диплом белән бүләкләнүе дә табигый. Бала күңеле – үзе чишмә. Ә ул – чишмәләр шагыйре.
Марат Закир,
язучы, Ш. Маннур исемендәге премиясе лауреаты
«Бай, саф татар теле Рафаилгә күктән төшмәгән. Аны ул гомер иткән авыл бирә, аның җиргә, буразнага береккән гаҗәеп бай күңелле кешеләре бирә. Авылның менә шушы рухы шагыйрьгә олы дөньяны, җиһанны, кешеләр күңелен шагыйранә тоярга, зуррак кубып фикер йөртергә, тирәнтен хисләнергә ярдәм итә.
Шәһәр шагыйрьләре үпкәләмәсен, әмма, каны уйнап торган шигырьләр язу өчен, шагыйрьгә туган авыл сулышы кирәк шул…
Мине иң сөендергәне: шигырьдән шигырьгә, китаптан китапка шагыйрьнең офыклары киңәя бара, күге биегәя, күктәге йолдызларында серләр арта бара. Иң мөһиме: шагыйрьнең шигъри сүзенә ышаныч арта…
Көчле, ышанычлы талантлар, гадәттә, бер жанр белән чикләнми. Күңелдә, башта кайнаган уй-хисләр форманы үзләре таләп итә, күрәсең. Рафаилнең бу яңа китабы да мул талантның иҗади юмартлыгын, бәйсезлеген раслый. Мин, гомумән, онытылып, чишелеп, тугарылып, ярсыган ат алып киткән шикелле «алып китеп» яза торган, изүләре чишегрәк язучыларга мөкиббән».
Зөлфәт,
шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
«Рафаил Газизов әдәбиятта прозага һәм прозаикларга шундый кытлык чорында бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте. 90 нчы еллар уртасында матбугатта әүвәл аның берән-сәрән генә хикәяләре күренә башлады. Аннары инде бер-бер артлы «Кичер, кичерә алсаң…», «Түбән оч малайлары» исемле хикәяләр җыентыклары пәйда булды. Һәм безнең бәхет, безнең сөенечкә Рафаил безне үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының тирәнлеге белән шаккатырды…
Рафаил гомер буе… авылда. Авыл һавасын сулый, чишмә суын эчә, авылдашлары, туганнары кочагында яши. Аның кендеге авылга, туфракка, нәселенә береккән. Яшәү һәм иҗат сүлен дә шуннан ала. Нәкъ шуңадыр геройлары да – һичбер бизәүсез-иннексез көенчә авыл кешеләре. Алар безнең һәммәбезгә дә таныш. Кайсылары – безнең дә элеккеге күршеләр йә ян урамдагылар. Шуңа күрә Рафаилнең хикәяләрен уку рәхәт. Нәкъ үзебезчә, – авыз тутырып, авылча сөйләшкән геройларны тыңлап тору, күз алдына китерү рәхәт. Берүк, берүк, Рафаил туган туфрагыннан аерылмасын иде дә безне яңадан-яңа геройлары – үзебезнең урам малайлары белән янә-янә очраштырсын иде».
Вахит Имамов,
язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
«Р. Газизов кечкенә-кечкенә генә хикәяләрендә авыл тормышын, төрле язмышларны ачып бирергә омтыла. Аның геройлары – гади авыл кешеләре. Хикәяләрдә кечкенә генә детальләр ярдәмендә авыл яшәеше, кешеләре шактый киң планда чагыла. Тискәре яктан күрсәтелгән персонажлар да байтак. Бусы да табигый. Шуңа күрә авторның әсәрләре тормышчан, геройлары ничек бар, шулай тасвирланган.
Р. Газизов хикәяләренең