Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин


Скачать книгу
уга артык юмарт малае, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, егет булып җитешеп килә ләбаса. Куян бүреге җылысын алыштырырлык куе, очлары бөдрәләнеп киткән кара чәче, иягендә анык беленә башлаган чокырчыгы, өстендәге киемен тарсынып киңәеп киткән җилкәләре, ак киң маңгае… Әй гомернең узулары. Нәсел агачы үзенекен итә икән, әтисе кебек җырга, моңга һәвәс булып үсә, яшел гармуннарын, вакыты булганда, кулыннан төшерми. Үзе тартынучан күренсә дә, дуамаллык белән чиктәш тәвәккәллеге бар. Менәзенең шул сыйфаты аның үзенә дә, якыннарына да шактый мәшәкать тудырачак әле киләчәктә.

      Ана карашыннан бер шәйне дә яшереп булмый шул. Зәйнәп улының боланныкыдай зур соры күзләрен читкәрәк алуында, ике авыл арасын тырыклап үтеп, язгы кояшлы урамнан керсә дә, йөзенең каны качкандай аклыгында аңа билгесез серне яшергән эчке дулкынлану галәмәте сизде. Имтиханнары якынлашып килүе борчыймы йөрәк парәсен, әллә башка берәр сәбәбе бармы?

      – Кайттыңмы, улым, нәрсәгәдер борчылгансың кебек тоела, әллә берәр предметтан койрыклысын эләктердеңме? – Улының төнге төнбоек кебек тиз генә ачылырга ашыкмаганын белгән ана, җавапка дәгъва итмичә, сүз юлын башкага күчерде: – Әйдә, чишен дә, кулларыңны юу, – диде, тавышына мөмкин чаклы ягымлы төсмер бирергә тырышып. – Хәзер бәрәңге дә пешеп җитә, ашарга утырырбыз.

      Чандыр гәүдәле, талчыккан кыяфәтле булса да, ак, сөйкемле йөзле, ситсы яулыгын маңгаена кыйгачлап бәйләп, аркасына җәеп салган әнкәсенең һәр күзәнәге кадерле вә газиз иде Рәфикъка. Җир йөзендә кешеләр бик күп булса да, аның әнисен алыштырырдай, әтисе үлгәннән соң, янәшә куярдай башка зат юктыр. Бу юлы анасының күзенә карамыйча, сәламләшүгә, кәлимә алышуга вакытны сарыф итмичә, яшьләргә хас кызулык белән бер тын әйләнешендә фикерен җәеп салды:

      – Әни, мич тирәсендә чәбәләнүеңне ташла да хәзер үк кирәк-ярагыңны алырга кибеткә йөгер! «Шырпы, сабын, керосин, тоз ише вак-төякне алырга да акча юк» дип зарланып торганиең. Бирәм дисә газиз колына, чыгарып куяр юлына гыйбарәсен кабатларга яратасың. Мин дә шулар рәтенә керәм бугай, юлдан акча таптым.

      Улының төрттереп, үртәшеп сөйләшүенә күнеккән ана улының сүзләрен җитдигә алмады. Урамдагы көләч яз хәерчелекне, ертык галошлар кайгысын оныттырып, иң боек күңелләрне күкләргә иңдерә, йөрәкләргә бәхет орлыгы сирпи.

      – Шаяртуыңны ташла әле, улым. Ачуың чүпрәгә куелган камырдай күпермәсен, син Мирсәетне куып чыгарганнан бирле, кибеткә юлны онытып барам инде. Ак плафон башлы Хрущёв бабаң, акчаның кадерен бетереп, дөньяның астын өскә китергәннән соң, акча кулга сирәк-мирәк кенә тәтесә дә, бәрәкәте бөтенләй бетте. – Кинәт кенә озын-озак сөйләвеннән үзе дә имәнеп киткәндәй, мичтәге кара чуен чүлмәкне әйләндерә-әйләндерә: – Иске бәрәңге озак пешә, тәме дә әллә ни түгел, эне-сеңелләрең әнә ачка үләбез дип шыңшып утыралар, – диде дә, һаман улы аны ирештерә диебрәк фараз итеп, үзе дә сизмәстән, ахыры хәтәр уенга тартылды. – Нәрсә, иптәш Гайнанов, әллә лоторида, комарлы уенда мач килдеме үзеңә? Алай дисәң, билетларың да юк иде кебек.

      Рәфикъ, «юк» дигәнне белдереп, көлтәдәй чәч тубалын биетеп алды да ашыга-ашыга әйтеп салды:

      – Ышансаң ышан, ышанмасаң – үз ихтыярың. Мәктәп капкасын узып, кайту юлына чыгуга, юл кырыенда, Ләйсән егылырлык кына чокырчыкта ике унлык белән бер бишлекне күреп алдым. Мине көтеп торганнар диярсең. Акчаларга сразы ташланмадым. Башка укучылар узып киткәнче, галошым белән каплап тордым. Берәрсе ник бер урында катып калдың дип бәйләнмәсен өчен, сумкамны актарган булдым, ә үзем манма тиргә баттым. Бер ачык авызы төшереп калдырган.

      Ошбу бәянны соңгы җөмләсенә чаклы тыныч кына тыңлаган ананың сөттәй ак йөзе, өлгергән кура җиләге сипкәндәй, кинәт кызыл тимгелләр белән капланды, улыныкы кебек зур коңгырт күзләрендә очкыннар биеде һәм, үзе дә сизеп, бәяләп бетермәстән, табагачын өскәрәк күтәреп, улына таба китте.

      – Тузга язмаганны сөйләп, миемне черетеп торма! Кемнеңдер бу авыр заманда акча төшереп калдырасына ике яшьлек Ләйсән ышанса гына. Колгадай буеңа карап тормам, табагач белән тондырырмын арт саныңа. Каян алган – шунда илтеп куй, миңа хәрәм акчалар кирәкми!

      Рәфикъ, үҗәтләнеп, үзен дөрес аңламаганга гарьләнеп, «таптым мин ул акчаны» дип тәкрарлавын белде һәм, «менә алар» дия-дия, киң балаклы, арзанлы кара ыштан кесәсеннән Ленин башы төшерелгән ике кызыл унлыкны һәм бер бишлекне чыгарып, сәке кырыена җыеп куелган юрган өстенә ташлады.

      Акчаларны үз күзе белән күргәнче, «улым һаман, мине үртәп, борчак сибә» дип уйлаган ана, ни әйтергә белмичә, бүрәнәләре бүртәя башлаган дүрт тәрәзәле өй уртасында тораташтай катып калды. Йөрәге жу итеп китте, таянып өлгергән табагачы һәм җылы мичкә сөялүе генә егылудан саклап калды.

      Өйнең талгын тынычлыгын алган акча ни-нәрсә булганны аңларлык гаилә әгъзаларында ике капма-каршы хис уятты. Бердән, ифрат кирәкле, көтеп алынган булсалар, икенче тарафтан, ошбу кәгазьләр куркыныч, шомлы, тәшвишле иделәр. Шуңа да сәке кырыена күктән төшкәндәй килеп кунган акчаларга карап, эне-сеңелләр, телләрен йоткандай, өнсез калдылар.

      Төрле уйлар өермәсендә зиһене таралып киткән ананың аң төпкелендә оешкан тәүге фикере бу акчаларның урланган булуы турында иде. Улының, «корчаңгы сыер тиресе мисле кыршылып беткән, җитмәсә, дым


Скачать книгу