Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Никах укытырга үземнең таныш мулланы алып киләм. Согуд Гарәбстанында укып кайтты. Туй чыгымнарын күтәрерлек хәлем бар, аспирантурага кергәнче, КамАЗ администрациясендә эшләгән идем. Бөтен чыгымнарны кыл урталайга бүләрбез… Сәяхәт кылырлык та рәтем бар. Ул хакта күптән сөйләшенгән, – диде дә, булачак хәләл җефете тарафларына мөлаем карашын иңдереп өстәде: – Кайсы илне бәхетле ясыйсы килүе турында Ләйләм үзе әйтер.
Мондый мөстәкыйль, хәтта бөердән аңлашуның җаваплы урын биләгән Сахип Миндрахмановичка ошап бетмәгәнен аңлагансыздыр, кадерле укучым. Ялагайланып, шомартып сөйли белмәвенең үзенә киләчәктә шактый кыйммәткә төшәчәген гашыйк мәҗнүн күз алдына да китерә алмый иде.
Никах белән язылышу көннәрен көтү Ләйләгә ифрат озын-озак тоелды. Үткәндә калырга тиешле танышлары да тынгы бирмәделәр. Баскетболистын әйтми дә инде, беркөнне аңардан йөз чөергән Артур шалтыратты. Косасыны китерерлек дәрәҗәдә төчеләнеп, теге вакыттагы хатасы өчен үкенүе турында озак итеп сөйләргә исәбе бар иде дә, Ләйлә аны бик кискен, коры итеп бүлдерде. «Артур сине рәнҗеткән өчен мең тапкыр үкенәчәк» дип, аны тынычландырган әнисе хаклы булып чыкты.
Ләйләнең «беренче мәхәббәте» белән аңлашуны югары нотада өзүе булды, кесә телефоны янәдән телгә килде.
– Кызымка, нихәл, исәнлек-саулыкмы? Кем белән шулай тәмләп, озаклап сөйләштең?
Ничек «тәмләп» сөйләшкәнне Морады тыңлап торса, бәлки, кызына шалтыратмас та иде. Нихәл итмәк кирәк, адәм баласы үзеннән тормаган сәбәпләр аркасында алдашырга, кәлтә еланы кебек өзгәләнергә мәҗбүр була. Кыен хәлләр туганда, хатын-кызның хыялы, акылына ярдәмгә килеп, хуҗабикәләрен коткарып куя.
– Туй күлмәген тегәргә биргән ателье шалтыраткан иде. Озынлык, киңлек, төймә, каптырма, муен тирәсенең ачыклыгы, ябыклыгы кебек вак-төяк белән тәмам башымны катырдылар.
– Ателье үзе шалтыратмагандыр инде, тегүче-мастер белән шулай озак сөйләшкәнсеңдер, шәт. Хәер, шундый чибәр кыз белән ателье үзе дә бик теләп сөйләшер иде, – дип, Морад, үз шаяртуыннан үзе канәгать калып, трубканы тутырып көлеп куйды. – Соң, күлмәк кайчан әзер булыр икән? Уңмаган тегүче аркасында туйны кичектерергә туры килмәсен тагы.
– Бер-ике тапкыр булса да киеп, үлчәп карау мәҗбүри диделәр.
– Сине әбәдкә, төшке ашка чакырмакчы идем. Ризамы? «Эһ» дигәнче килеп җитәм.
Әтисе, Алёша, Артур белән сөйләшүләрдән соң, үзе генә калу, фикерләрен тәртипкә китерү теләге Ләйләне янәдән алдашырга мәҗбүр итте. Бу уе каяндыр астан, аң төпкеленнән күтәрелеп, тел ачкычы бирде.
– Морад, хәзер үк чыгып китә алмыйм шул.
– Мондый җылы көнне нинди ашыгыч эш, мәшәкать бәйләп тота икән минем кызымның газиз башкаен өендә? – дип телен чарлауны дәвам итте сөеклесенең нигә хафаланганын белмәгән булачак кияү.
– Мин аш пешерә башлаган идем. Суыткычтан ит алып, әле генә кәстрүлгә салдым.
– Минем эчемдә ач бүреләр улаганны белеп, аш пешерә башлагансыңдыр әле. Хәзер бер көпчәгем монда калса, икенчесе сезнең өй янына китереп җиткерер.
Ләйлә,