Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Алексий Раевский. Что, припомнили такого?
– Да, батюшка, служил у нас такой священник. Но это было уже очень давно!
– Значит, он и есть. Каким он запомнился вам?
– У него, батюшка, была своя служба, у нас – своя… – диде Искәндәр.
– Да, тоже верно, – диде поп һәм, ни өчендер, алар сүзен кабатлап куйды: – У него была своя служба, у вас – своя.
– А где он сейчас? – дип сорады Алексей.
– О-о, он сейчас большим человеком стал! – диде поп, уң кулын бераз югары күтәрә төшеп. – В Свияжске монастырём и Новокрещенской конторой заведует!
– Монастырь – это понятно, батюшка. Но что за контора эта Новокрещенская?
– Это такая организация, которая занимается посвящением инородцев в христианство. Понятно вам, сынки мои?
– Да, вполне понятно, батюшка. Спасибо за разъяснение.
– Не за что, не за что! А вы сами русскими будете, сынки мои?
– Нет, батюшка, татары мы!
– Да? – дип, поп аларга күзлеге өстеннән күзләрен зур итеп ачып карап алды да китәргә ашыкты. – Ох, мне уже идти пора, оказывается.
– Сидите, батюшка, отдохните ещё!
– Хватит, пойду потихонечку. Прощайте, матросы! Да благославит вас Бог на добрые дела, сынки мои!
– Спасибо, батюшка.
Поп, ашыкмыйча гына, урыныннан торды да аллея буйлап китеп барды.
Ул Алексий Раевскийның яшьлек дусты поп Аполлон иде.
– Татар икәнне белгәч, тиз шылды бу безнең яннан! – дип көлде Алексей. – Әй, ничек яратмый бу урыслар инородецларны! Ә син киләчәк ул заман дип лаф орасың. Башка халыкларга карата мондый караш дәвам иткәндә, белмим, кайчан да булса килер микән андый заман?..
– Акыллы башларның берсе: «Бар нәрсә дә уза, бар нәрсә дә үзгәрә», – дигән. Хәтта күз алдында, көтмәгәндә үзгәрә! Әйтик, бөтен матросның җелегенә төшкән, бәгыренә тигән мичман Ярославцев кайда хәзер? Ә ул бар иде бит…
– Менә аның хакында бик дөрес әйтәсең! Килешәм: бар иде, кинәт кенә юк булды, ә! Гаҗәп бит, бер караганда: кич белән корабльдә матросларны барлап йокыга таратты, ә иртә белән үзенең эзен дә тапмадылар! Бик тә сәер һәм бик тә серле рәвештә юкка чыкты ул бәндә…
– Әйе, юкка чыкты шул. Беләсеңме ни өчен? Ходай Тәгалә, бүтән аның ерткычлыгына түзеп тора алмыйча, үзенә чакырган аны, – диде Искәндәр. – Бар нәрсә дә үзгәрә, дигәнне расламыймыни бу? Бик яхшы раслый!
Чыннан да, моннан дүрт ел чамасы элек походта чакта, бернинди эз дә калдырмыйча кичен йокларга яткан мичман Ярославцевны башка күрүче дә булмады. Аны эзләп, бөтен корабльнең астын өскә китерделәр, тик барыбер таба алмадылар. Бу хәлдән хафага төшкән өлкән офицерлар, корабльдәге бөтен матрос һәм кече офицерларны, боцманнарны берәм-берәм чакырып, һәрберсеннән көтмәгәндә генә юкка чыккан мичман турында сораштырдылар. Тик аны йокы алдыннан үткәрелгән гадәти кичке тикшерүдән соң беркем дә күрмәгән булып чыкты. Бу хәлдән соң офицерлар да аптырашта калды. Сәбәбе дә бар бит: тик торганда, ничә офицер һәм күпме матрос хезмәт иткән корабтан кеше бернинди эзсез юкка чыксын әле! Үтергәннәр дип уйларлар