Төпчек бала (җыентык). Айсылу Имамиева
авыш чыгарып алуы ишетелә. Шулчак арткы бакчадан тауга менеп баручы ике кеше күренеп алды.
– Гөлфия, Гөлфия, дим… – Тауга менүдән тынына капланган иде Рамилә.
– Киләм бит инде, кычкырма, әниләр ишетер, – Гөлфия дустын шулай шелтәләде. Бу мизгелдә аның күзләре тауның иң биек ноктасына текәлгәннәр дә, анда ниндидер серлемогҗиза барлыгына ышанып, очкыннар чәчкәндәй күренәләр иде. Кояшның баер алдыннан җир йөзен аеруча иркәләп җылытырга теләвеннән туган якты нурлар балкышында кешеләрнең күзләрендәге ямь тагын да ачыграк чагыла бит ул, моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр. Тау гына, берни күрмәгән, белмәгән кыяфәткә кереп, бар дөньяга үз битарафлыгын күрсәтергә, горурлыгын исбатларга теләгәндәй, башын тагын да югарырак чөеп утырган була. Шулай да кызларның ни-нәрсә хакында серләшкәннәренә үзе генә шаһит икәнлеген тоя ул, түбәсенә җиткән җилне дә серләрен таратмасын өчен үткәрмичә тора бит.
Киләчәкнең әлегә ерак булган мизгелләрендә бик күп тапкырлар искә төшәчәк кич иде бу.
Гөлия дә килеп кушылгач, алар төп сүзгә күчтеләр.
– Без иртән әниләр көтү куарга, әтиләр эшкә киткәннән соң гына качачакбыз, – дип белдерде Гөлфия. Ул бик тә тырышып пышылдап сөйләде, шуңа да беренче һәм соңгы сүзләрдәге «з» авазлары тау битеннән аска тәгәрәп төшеп киттеләр дә кылганнар пышылдавына кушылып зыңлап алдылар.
– Ярар, алайса, сөйләштек, бүгенгә таралышыйк инде, – диде Рамилә.
Төгәл булырга, вакытында чыгып китәргә дип сүз куештылар да өйләренә йөгерделәр.
Гөлфия, әти күрмәсә ярар иде дип, бик тиз йөгерде. Кояш баеган чакта тау башына менеп китүен яратмый шул әтисе. Тау артында куе урман башлана, ә анда хисапсыз агачлар җитәкләшеп басканнар да ни турындадыр туктамый сөйләшәләр. Әбисенең әйтүенә ышансаң, шунда бүреләр дә яши икән. Хәер, нәрсәсенә ышанмыйсың, әле бу кыш кына күршеләрнең бәрәннәрен буып, шунда ук ашап киткән бит бер явызы. Шул хәл алдыннан гына Гөлфия ул гөнаһсыз бәтине күреп калган иде. Рамилә белән ашатырга тырышып, энҗеле ак кар өстенә сары бодай бөртекләре дә сибеп карадылар әле. Бәти генә никтер игътибар бирмәде. Читкәрәк китеп, кар көртләрендә сикергәләп уйный башлады. Әбиләре: «Ул сезгә ярма ашарга кош-корт түгел лә», – дип көлсә, күрше малае нәни Булат: «Сез аңа кәнфит билегез, йөгелеп килел», – дип, киңәш биреп маташты.
Гөлфия, куркыныч уйларыннан туеп, йөгерүен тагын да тизләтте. Мондый рәхәт җәйге кичтә әллә нинди уйлар белән шомланасы килми. Аяк астындагы йомшак үләннең табаннарны кытыклавы, борынга бәрелгән татлы чәчәкләр исе, җәйге җиңел җил белән рәттән йөгерүе күңелне әллә кайларга очырта, кычкырып җырлыйсы килә башлый. Каршыда түбәләрен балкытып, алмагачлары белән кул изәп утырган авыл да сиңа кушылып җырлап җибәрер төсле шул минутта.
Капканың күгәне генә, бу иреккә чик куярга теләгәндәй, ачы итеп шыгырдады. Әти ишетмәсә ярар иде дип, Гөлфия ишегалдына узды. Тузгыбрак киткән чәчләрен аннан-моннан җыйды, битенә кунган тузан бөртекләрен сыпырды. Акбай белән сөйләшеп алмакчы иде, тик тышта сөткә буялган мыекларын юып утыручы песидән кала берәү дә күренмәде.
Ә менә Рамилә бу вакытта әллә ни ашыкмады, белә ич ул: әнисе әле эштә, әтисе дә күптән инде каравылына киткәндер. Туксан яшькә якынлашкан әбисе дә татлы йокысына талгандыр. Аның әкрен генә тирән итеп сулавыннан борын яфраклары сискәнеп китәләрдер, бүлмәгә яртылаш кына булып иңгән яктылыкта аның ара-тирә елмаеп куюы, кайвакытта, киресенчә, еларга әзерләнгәндәй, бөтен битенең җыерылып килүе күренәдер. Тыныч шул бу вакытта өй эчендә. Ә монда рәхәт, иркен. Кызганыч, Гөлфияләрнең, Гөлияләрнең өйләренә башкарак юлдан кайтырга кирәк, бергә кайткан булырлар иде. Әй, алай дисәң, Гөлфия артыннан җитмәслек булып йөгерә бит ул, әтидән куркам, дигән була. Әллә нинди могҗизалы планнар корып йөрергә бер дә курыкмый үзе. Гөлия сүзсезрәк инде, шулай да нәрсә сөйләсәң дә тыңлый белә. Акыллы күзләренә тирән мәгънә яшергәндәй озак кына уйлап торгач, киңәшләр дә бирә әле. Әнә теге көнне генә Рамилә, әнисенә булышам дип, сыер саварга булды, сыер гына, җүнсез, савып бетерәм дигәндә, аягын чиләккә кертте дә куйды. Кычкырып карап та, сугып та урыныннан кузгатып булмады үзен. Әле ярый арткы якның капкасыннан Гөлия күренде. Гадәттәгечә, уйчан елмайды да: «Әйдә, кытыклап карыйбыз үзен», – диде. Сыер кытыгы килүдән курыктымы, әллә инде чиләктән туйдымы – белмәссең, аягын бер селтәп чиләген еракка ук атып бәрде. Шул көннән Гөлиянең чыннан да акыллы икәнлегенә тулысынча ышандылар.
Ә Гөлияләрнең өйләре бөтенләй дә икенче якта. Авыллары тауны ярым ай рәвешендә кочып тора. Менә Гөлияләр ярым айның бер башында яшәсәләр, Гөлфияләр бу дуганың уртасында, Рамиләләр икенче башына туры киләләр. Гөлия исә таудан турырак төште дә урам буйлап кайтырга булды. Өйдәгеләр дә белмәсләр тауга менеп йөргәнен.
Таң атты… Кояш бар тирә-юньгә өздереп карап куйды. Халык көтү куа башлады. Шулвакыт безгә билгеле булган өч капка берьюлы ачылды. Тизрәк-тизрәк, ашыгырга кирәк иде. Кызлар билгеләнгән урыннарында очраштылар.
– Су коенырга күрше авылга барачагыбызны берәүгә дә әйтмәдегезме? – дип сүз башлады Гөлфия.
Гөлия, үпкәләбрәк:
– Син үзең әйтмәдеңме соң? – диде.
– Күп сүз – буш сүз,