Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов


Скачать книгу
да, бер заманны түбәсенә ияреңнән дә төшмичә күтәрелердәй таулар калкып чыга. Аларның түбәсен үттеңме, алда тагын бөрлегән-җиләкләр сибелгән тау итәге, аннары янә ун-унбиш чакрымнарга сузылачак ялан. Инеш белән чишмә тирәләрен камырлык, шомырт, гөлҗимеш, чия, карагат куаклары сырып алган. Нократка килеп кушыла торган йөгерек инешләрдә санап бетергесез сусар. Төпләренә күзләреңне чекерәйткәнче карап утырсаң да, мәңге ышанмаслык – үзләре терсәк буе, үзләре кабартылган турсык кебек симез шул җәнлекләр, колач җитмәс зирек белән усакларны егып, инеш аша күпер салганнар бит! Кешеләрдән дә курыкмый үзләре, син якынаерга егерме-утыз адым калганчы, арткы аякларына күтәрелеп, алгыларын түшләренә кушырып, күзәтеп тик торалар. Аннан гына «Ә, вакытлыча хуҗа булуда икән синең исәп» дигән төсле, өннәренә чумып югалалар.

      Күлләрендә – кыр казлары, үрдәк, аккош, торна, челән. Урманнарда көртлек, поши, бурсык, кабан, байбак-суар, төлке, бүре, куян, хәтта аюлар да мыжгып тора, диләр. Кырымның да, Хәзәр диңгезенең дә табигате күркәм, ләкин бу яктагы кошларга, җәнлекләргә җитми! Биредә ничек сакланып кала алган мондый оҗмах бакчалары?!

      Мәнзәл[35] дип йөртелгән егерме-утыз йортлы авылга җитүгә, Карабәк үз янына Яхшыбай белән Сарман атлы бәкләрен дәшеп алды.

      – Туктамыш хан киңәш иткән төбәккә килеп җиттек. Үзегез дә шәйләп баргансыздыр, Чулманнан соң бу – беренче торак урын. Әйләнеп кайткан ертауллар да раслый моны. Ак Иделгә терәлгән Түгәрәк тау өстендәге Имәнкалага җиткәнче, өч йөз чакрым арада бүтән кирмәннәр юк. Безгә нигез кору өчен иң уңайлы урын. Сез бер төмәнне аерып алыгыз да шушы елга яры буйлап таратып чыгыгыз. Син, Яхшыбай, авыл нигезләрен ачыклауга, янә минем янга кайтып кушылырсың. Сине, Сарман бәк, соңыннанрак бер урамый калмам.

      Ык елгасын үткәч, бүтәнчә түзә алмыйча, Карабәк үз янына барлык төмәнбашларын дәште.

      – Ярмөхәммәт, Шәймөхәммәт, Кадыйрмөхәммәт, Исәймөхәммәт! Ерак бабаларымыз намен йөрткән алдагы Сөн елгасын төмәннәрегез илә кичеп чыгыгыз да Чәрмәсән тирәсенә чәчелеп урнашыгыз. Безнең сафта Актүбәдән бирле ияреп килгән кыргыз меңе бар, аны да сезнең кулга бирәм.

      Дүрт абруйлы бәк тә ияк кагып күздән югалуга, Карабәкнең камчы очы бүтән төмәнбашлар өстеннән сикергәләп узды.

      – Кормаш, Балтач, Уразай, Кизүкәй бәкләр! Гәрәй кабиләсенең үзәк өлеше сезнең кулыгызда. Сезгә, сул якка борылып, Ак Идел ягына таралырга вә шул тарафта төпләнеп калырга әмер бирәм. Белеп торыгыз, тикшерүне иң беренче итеп сезнең йорттан, үз нигеземнән башлыйм.

      Карабәк моңаеп та калган, тынгысызлана да башлаган төмәнбашларына таба борылып басты.

      – Аккүз, Уразмөхәммәт, Бүрәкәй, Гайсар! Әнә юл күрсәтү өчен ертауллар көтә. Алар артыннан Сөн ярына тикле барыгыз да, аннары, уң якка каерып, халыкны Ыкның дугасына кадәр җәелгән яланнарга таратып утыртыгыз.

      Янында инде санаулы гына бәкләр торып калгач, Карабәк җилдә яргаланып беткән кулларын шулар арасындагы икесенең җилкәсенә салды.

      – Исәнбай!


Скачать книгу

<p>35</p>

Мәнзәл – билгеле бер ара саен Бату хан ямчылар өчен төзеткән элемтә ыстаннары. «Минзәлә» атамасы шуннан барлыкка килгән.