Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
ярларына якынлашкан саен, Карабәкнең күңелендә соклану һәм горурлану хисләре көчәя барды. Үзе сәер, үзе матур бу Ык. Урыны-урыны белән ике яктан урман-кырлар терсәкләре белән төртеп уяткан төсле кинәт тарая да тау елгасы кебек күбекләнеп, котырып ага ул. Аннары, бу коллык аранын ерып чыгуына сөенгән шикелле, берәр үзәнлек табып тынычлана, йөгереп йөреп арыган сабый бала сыман йокымсырый башлый… Елганың менә шулай җәелгән төшләрендә яр буйларын камышлыклар баскан. Алар арасында җәен, шамбы, чуртан, кызылканат, алабуга, табан балыкларының иренеп кенә йөзеп йөрүен чамаларга була. Ыкның колга шикелле йә җәядән ычкынган ук шикелле туп-туры булып аккан урынын эзләп табу кыен. Ык, кышкы юлда салулаган чана сыман, әле бер, әле икенче якка боргаланып ага да, кайчакларда, арттан куа килүче сунарчылардан койрык чәнчеп качкан төлке төсле капылт читкә ыргыла, урыны-урыны белән, эздән җуйдырырга тырышкан шикелле, бөтенләй кире якка борылып чаба башлый. Кем белә, бәлки, шул урындагы сихри дөньядан аерыласы килмәгәнгә шулай кабат кайта-кайта хозурланадыр ул. Ике як ярдагы шау чәчәккә чумган шомыртларны, алар янәшәсендә күпереп утырган әрәмәлекләрдәге камырлык, гөлҗимеш, чия куакларын ташлап китү ансатмыни?!
Ык турында риваять тә яши. Имеш, Таш Билбауга хуҗа булып утырган бер албасты аны, Ык елгасын, сылу кызлар урынына мәгарәдә генә бикләп тоткан, матурлыгына фәкать үзе генә сокланган, ди. Болыннар өстендә колыннар, җәйрәннәр шикелле сикергәләп-тилереп уйнарга тилмергәч, албасты гырлап йоклаган бер төндә чыгып качкан бу матур кыз. Куып тотмакчы булып, албасты аның артыннан улын җибәргән, ди. Елга яры буйлап сибелгән күлкәйләр әнә шул албасты малаеның куа барганда салган йә күсәген тидереп алган кайнар эзләр, имеш. Куып тота алмаган аны яшь албасты. Ык-сылукай Ак Иделгә чумып югалган, ди…
Асылда да, елга яры буйлап сибелгән эреле-ваклы күлләрне яшь кияү кыз алырга килгәч чәчеп җибәргән көмеш тәңкәләргә дә охшаталар бу якларда. Көзгедәй су өсләрендә – төнбоек, ярларында камыш үсә, ә ул камышлар арасында, һичбер шиксез, кондыз, көзән, сусар тереклек итә. Күлләр чәчелгән үзәнлекләрдә түбәтәй-түбәтәй булып утырган күкчәчәк, тукранбаш, зәңгәр чәчәк, кыңгырау «утраулары», яр буйларында, тау битләрендә бәбкә үләне, бака яфрагы, аксыргак, сарут, кылган… Иң мөһиме бу якларда көтү-көтү атлар изеп киткән ялан-үзәнлек юк, кылыч орышларын да, уклар болытын да күргәне юк бу тарафның. Кыргый, садә, керсез табигать. Мондагы алкалы каеннар, ак чәчәккә күмелгән юкә агачлары үбелмәгән кызлар, кочылмаган яшь кәләшләр сыман һаман яшь, һаман саф… Аһ, гүзәл дә соң, тылсымлы да соң оҗмахтай бу яклар!..
Карабәк үзе белән бер йөз җайдак кына алып чыккан, ә сәфәре хакында һичбер кемне кисәтмәгән иде. Ык ярында Кормаш, Балтач, Уразай бәкләр иярләреннән төшеп каршы алгач, гаҗәпләнүдән баш чайкарга гына мәҗбүр булды. Аның:
– Минем хәзер ауга чыгарга да мөмкинлегем юк, бу хакта белеп, сез киекләрне миннән алда урачаксыз икән, – дип шаяртуына каршы көлеп кенә җавап кайтардылар.
– Кунакка кисәтмичә килеп төшкән кода-кодагыйлар