Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы
да килеп чыккандыр… Ләкин… Ләкин үзегезнең хәлегез ничек кенә авыр булып тоелса да, Сез барысын ташлап качарга тиеш түгел!
Хатыбызның ахырында бер мисал китерәсебез килә. Бик шәп язучы Александр Фадеев бар бит. Аның «Тар-мар» дигән әсәрен укыгансыздыр, шәт. Әнә шундагы бер эпизод бик тә хәтердә калган. Зур мәгънәгә ия күренеш ул!
Гражданнар сугышы вакытында була бу. Ерак Көнчыгыш тайгасындагы партизаннар отряды аклар белән булган бәрелештә тәмам тар-мар ителә, юкка чыгарыла. Отряд командиры Левинсон тайга уртасында бер ялгызы утырып кала. Аны тәмам өметсезлек, төшенкелек баса. Чарасызлык… Шулай нишләргә дә белмичә, озак, бик озак тора Левинсон. Әмма ахыр чиктә беләсезме нәрсә уйлый ул? Менә шушы соң дәрәҗәдәге өметсезлек хәлендә дә ул:
– Но надо было жить и исполнять свои обязанности… – дигән нәтиҗәгә килә!
Бу сүзләр бүген безне дә уйландырырга тиеш дип саныйбыз.
…Ярый, хатны чиксез озын язып булмый. Сау булыгыз!
Биредә, үзебезнең эш бүлмәсендә, Сезнең белән очрашуга ышанып калабыз! Без элекке, көчле Билалга ышанабыз! Сәлам белән дусларың».
Хатны укып чыкты Билал.
Аннары, бер мәртәбә укудан гына берни дә аңламыйча, шундук аны өр-яңадан укый башлады. Тагын бер кат укыды.
Шуннан соң инде, баскан урынына кадаклап куелган сыман, бер адым да атлый алмыйча, бик озак вакыт тәрәзәгә карап торды. Ләкин хатка язылган сүзләр инде байтактан бирле рәхәт җәй кочагында, ял иркендә яшәүче кешенең башына тиз генә сыя алмыйлар, ул сүзләр Билалның тормышына ниндидер зур конфликтка тарыган көчле геройлар хакындагы китаптан адашып килеп кергән төсле иде. Ә Билал үзе, аның яшәеше андый кискен сүзләргә һич тә лаек түгел, ул, ничек кенә яшәсә дә, барыбер саф һәм керсез намус белән калыр шикелле иде!
Ни өчендер бары тик әнә шулай гына булырга тиеш иде сыман.
Ә менә биредә аны дуслары бик зур начарлыкта гаеплиләр. «Курыктыңмыни? Качасыңмыни? Син шундый кешемени?..» – диләр.
«Мондый хәл булмаска тиеш! Юк, бу дөрес түгел!» – дип, ниһаять, хатны өченче мәртәбә укый башлады Билал. Бу юлы инде креслога утырып, иркенләп. Хаттагы һәрбер юлны, һәр җөмләне аерым-аерым алып, нәрсә язылганны тәмам аңлап җитәргә теләп укыды ул.
Әйе, чыннан да, шулай иде шул. Ничә еллар буе бергә эшләгән дуслары аны качуда гаеплиләр иде.
«Барыбер дөрес түгел! – Ул, сүзен расларга теләгәндәй, аны барысыннан өстен чыгарырга ашыккандай, кулындагы хатны конверты-ние белән тумбочка өстенә атты. – Минем хәлне аңламыйсыз, аңлый алмыйсыз сез! Сез гаепли генә беләсез!»
Ярсыган, үзен үзе яклап, хәтта сугышыр хәлдә урыныннан сикереп торды. Кечерәк кенә холлның иңен-буен бер итеп, арлы-бирле йөрергә тотынды. Эчендә, күңелендә моңарчы җыелып килгән сүзләре, уйлары, бөтен газаплы кичерешләре менә хәзер, ниһаять, юл табып, кайнар ташкын булып тышка агыла иде.
«Юк! Сезнең берегезнең дә минем хәтле иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бүлектә калып, уртак эшебез булсын-булсын дип җан атып, бөтен дөньяны онытып эшл