Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Зариф сиңа сәгатьлек графигы турында да, комплекслы механизациянең дә бөтен нечкәлекләрен, барлык серләрен ачып салыр. Ул – бу турыда миңа караганда күп тапкыр мәгълүматлырак кеше. Шулай бит, Зариф?..
Зариф дәшмәде, алай ук түгелдер лә инде дигәндәй, башын гына иде.
Нияз исә директор турында: «Кара ничек җиңел генә котылырга чамалый… – дип уйлап куйды. – Зариф ярдәм итәр, имеш… Итәр пычагымны! Көт син аннан ярдәм…»
Директор, өстәл тартмасын ачып, кәгазьләрен кыштырдата-кыштырдата нидер караштырган арада, Зариф та сүзгә кушылды:
– Ни өчен әле сезне сәгатьлек графигы кызыксындыра?..
Нияз бу сорауны ничек итеп аңларга да белмәде. «Бу нәрсә?.. Үзенә калганда мыскыл итүме… Әллә инде чыннан да белмиме? Хәер, белмәве дә бар». Нияз, сер бирмәскә тырышып, коры гына җавап бирүне кирәк дип тапты.
– Ни өченме?.. Диплом темам булганга күрә.
Зариф гаҗәпсенеп җилкәсен сикертеп куйды. Эчкерсез елмайганнан соң болай дип өстәде:
– Бераз соңлагансыз түгелме соң?..
Нияз баштарак аның нәрсә әйтергә теләгәнлеген аңламады. «Әллә көләргә телиме икән?» – дип тә уйлады ул.
– Ә ник?..
– Үтелгән этап дип әйтүем иде. Хәзер бит күп кенә леспромхозлар, шул исәптән без дә, сәгатьлек графигыннан да прогрессивныйрак эш алымына – цикл методына күчтек…
Шул арада өстәл тартмасыннан чыгарган кәгазенә ниндидер цифрлар куйгалап утырган директор, башын калкытып, сүзгә кушылды.
– Цикл методы дигәннән син, Зариф, минем үтенечне кайчанрак башкарырга уйлыйсың?..
– Нәрсәне ул? – Зариф исенә төшереп, яңадан сорап куйды. – Газета өчен мәкалә дигән идегез, шунымы?
– Әйе.
– Бүген-иртәгә вәгъдә итә алмыйм, Бәдри ага. Бераз соңрак…
Бәдри ага карандашын ташлады, Зариф ягына бераз иелә төшеп, җитди генә өстәде:
– Юк, Зариф, әллә ни соңарырга ярамас. Мәскәү көттергәнне яратмый.
Нияз шунда ук сүзнең «Урман промышленносте» газетасы турында баруын төшенде. Чыннан да, әгәр дә ул диплом яза торган леспромхоздан газетага тагын да прогрессиврак метод турында мәкалә җибәрә-нитә калсалар?..
…Ул көнне Нияз үзен үзе кая куярга да белмәде. Кая барып бәрелергә, кемгә килеп сүз кушарга?.. Күңел ярсуы, җан әрнүе басылмасмы дип, буфетка кереп, бер йөз грамм «кәгеп» тә чыкты. Ул да ярдәм итмәде. Кая ул!.. Болай да төрле уйлардан тубал булган башы тагын да кызды, хәтта күз алларын караңгыландырып чатный башлады.
Иң элек ул үз-үзен сүкте. Нәрсәгә дип кенә ул шушы темага алынды. Башка иптәшләре кебек агач токымнарына, агачларның географик үзенчәлекләренә бәйләнгәнрәк, гадирәк тема алырга ярамадымыни соң? Хәзер әнә аның планнары арыш умачы кебек уала, җимерелә дә башлады. Ярдәм көтәр кеше дә юк. Кемнән көтәсең ди?!
Директор да аңар ярдәм итүдән баш тартты, башка берәүгә йөкләде. Кемгә бит әле!.. Көлемсәр иренә… Юк, юк!.. Кая ул ярдәм итү. Көлемсәр белән булган мөнәсәбәт тә аңар барып җиткәндер инде. Билгеле, җиткәндер. Җитмиме соң?! Менә көт ярдәм. Юк, юк!.. Нияз үзе үк аның ярдәменнән