Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури


Скачать книгу
аеруча берсен – «Кызыл байрак» исемле шигырьне – әдип иҗатының таҗы рәвешендәрәк бәяләп килделәр. Ул 1917 елның 1 Май бәйрәме уңае белән иҗат ителгән. Бу шигырь дә кертелгән «Кызыл байрак» китабының (1917, 1922) Октябрь революциясе көннәрендә басылып чыгу фактына нигезләнеп, Гафури Октябрьне Кызыл байрак белән каршылады, дип яздылар. Хәзер инде мондый юлларны язган әдип канлы революциягә дан җырлаучы сыйфатында күзалланырга мөмкин. Әмма патша заманындагы гаделсезлекләрне, авыр тормыш-көнкүрешне яхшы белгән, шәхсән аны үз җилкәсендә дә татыган Гафури кызыл байраклы көчләргә зур өмет баглаган икән, моның өчен аны яңа хакимияткә бик тиз ярашуда гаепләргә ашыгырга кирәкми.

      М. Гафури талантлы шагыйрь һәм прозаик буларак кына түгел, үткен күзле, туры сүзле, җәмгыятьтәге һәр үзгәрешкә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырлык гаять киң фикри даирәсе булган публицист буларак та таныла. Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә «Шәрык ярлылары», «Башкортстан» һәм «Яңавыл» газеталарында эшләгән елларда, аңа халык арасында еш булырга туры килә. Шунлыктан ул, үз чорының көндәлек проблемаларын ачык тоеп, халыкның рухи халәтен, яңа тормыш төзү юлына баскан кешенең психологиясен аңларга омтылып һәм аңа чын күңелдән теләктәшлек белдереп, мәкаләләр, хәбәрләр, очерклар яза; кимчелекләрне фаш итеп, фельетоннар бастыра.

      Октябрь революциясеннән соң М. Гафури 1928 елга кадәр Уфада чыккан вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли. Соңыннан бары профессиональ язучылык белән генә шөгыльләнә. 1934 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә.

      Кайда гына эшләсә дә, иҗатында да ул һәрвакыт, милли вазгыятьне тоеп, халыкның ихтыяҗын аңлап, киләчәккә карап, намус белән хезмәт итә.

      М. Гафуриның фидакяр хезмәте халкыбыз һәм дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. 1923 елда Уфада һәм Казанда әдипнең егерме еллык иҗат бәйрәме үткәрелеп, аңа «Башкортстан АССРның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. Уфа шәһәрендәге бер урам аның исеме белән атала башлый.

      Танылган халык шагыйре М. Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә туберкулёз авыруыннан үлә. Шагыйрьнең җәсәде шәһәр зиратында җирләнә.

      Әдип иҗаты Рәсәй җирлегендә генә түгел, кешелек дөньясында тамырдан борылыш барган чорга туры килүе һәм шул вакыйгаларны милли мәнфәгатьләр яссылыгында гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле.

      Милләт язмышын кайгыртып, гади кеше хокукларын яклаучы буларак иҗат мәйданына атлаган язучы М. Гафури, давыллы еллар сынавын үтеп, чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җитешә һәм әдәбиятыбыз күгендәге иң якты йолдызларның берсенә әверелә. Милләт үзенең моңлы шагыйрен, йөрәк түрендә саклап, гасырлардан-гасырларга илтә.

Д. Абдуллина, З. Рәмиев

      Проза әсәрләре

      Тәрҗемәи хәлем

      Изге күңлем кәгъбәсеннән көн дә бер таш жимрелә,

      Ахры, бик күп калмагандыр инде актык гомремә.

      Яндырып күңлем шәмен, эзләп маташтым изге юл,

      Каршыдан искән каты җилдәй, вакытсыз сүнде ул.

      Гомеремнең


Скачать книгу