Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин


Скачать книгу
димә, оста. Хәтерем ялгышмаса, хан кызы Назлыгөл акылы камил бала иде. Кыз башы белән синең кырыңа килергә… башына тай типмәгәндер лә. Ата-ана фатихасыннан башка ир-зат бусагасын атлап керергә хан кызы сауләт баламы? Инде үзе теләп килгән икән, никах та укыткансыз икән— барысы да Аллаһы Тәгалә кулында дип кенә әйтәсе кала. Очкан кошлар кире кайтса да, аккан сулар кире кайтмый, хан. Килеш. Останың аты-исеме халык телендә, мәһабәт биналар, кәрвансарайлар күтәрде. Илаһи дөнья илаһи теләк уятыр, ди…

      – Ошбу оста минем колчурамдыр, аксакал!

      – Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә алдында колчурадыр, олуг хан. Инде миңа, хан, оста оланга бер сөаль бирергә рөхсәт ит?

      – Бирә күр, аксакал.

      – Оста угыл, – диде кала тарханы Ягъкуб, – ни өчен син «хан язмышы – минем язмыш» дип халыкка сөйләп йөрисең?

      – Бермәлне төш күрдем, аксакал. Төшемдә Газраил пәйгамбәр килде дә: «Оста Алпар углы Дәүран, сәнең гомерең хан гомере белән бер көндә, бер төндә бетәр», – диде.

      – Төшеңне кем юрады?

      – Болгар атлы атакай.

      – Сөбханалла, машалла, атакай исәнмени?

      – Исән, аксакал.

      – Хәтерем ялгышмаса, балигъ булганчы, ул Шайтан каласында эрүташ юды. Аннары Чәчкә Ана аны үз янына алган иде. Күп тә үтми, таш юучы Болгар халкы арасында кам булып танылды. Әйе, үтә гомер дигәнең. Бер адәмгә: «Син далада үләрсең», – дигәннәр. Шуннан ул урман-әрәмәдән дә чыкмаган. Җиләк-җимеш ашап, тәгаен урманда көн күрә башлаган. Бер тапкыр шулай шомырт агачын сыккан да җимешләрен ашый икән. Кинәт моның кулыннан шомырт агачы ычкынып китә. Шуннан теге: «Мин түгел, агач та җимешен бирергә теләми качмакчы итте, ә мин аны барыбер сыктым», – дигән дә, Аллага тапшырып, далага юнәлгән. Төш юраучыңны әйтәм, оста, хан колы булуыңны белеп, гомер бакыеңа ханга хезмәт итәрсең дип юравы гына булмадымы икән?

      – Рәнҗемәгез, олуг тархан, мин сезгә бары тик үз төшемне сөйләдем.

      – Назлыгөл кая соң, хан кызы, дим?

      Хан да кызы хакында берничә тапкыр сораган иде инде, аксакал да шул ук сорауны бирде. Чынлап та, Назлыгөл монда түгел микәнни?

      – Монда үзем Назлыгөлне эзләп килдем, аксакал.

      – Назлыгөлне? Зинданга үзен, зинданга! Сакчылар! Алып китегез күз алдымнан! Базга, базга ябыгыз! – дип җикеренде Сәлим хан.

      Дәүранның ике ягына сакчылар килеп басты.

      – Карагыз аны, башыннан бер чәче дә төшмәсен, – дип кисәтте Сәлим хан сакчыларны.

      Дәүранны алып киттеләр.

      Шуннан соң аксакал Ягъкуб әйтте:

      – Хан, ошбу олан илгә бер остадыр, югалтма син аны. Борын заманда бер акыл иясе: «Дәүләтеңә акыллы затлар җый, кирмәнең таш белән тышлат», – дигән. Назлыгөлең табыйм дисәң, бу оланны исән калдыр. Күбәләк – үз чәчкәсен, адәм үз тиңен табар, ди. Хәтерем ялгышмаса, ошбу олан Туйбикәдән туган иде, җан тартмаса да, кан тартадыр. Туйбикәң бик тә ипле хатын иде, урыны оҗмахтадыр… Ишеткәнем хак булса, баласын табу белән Туйбикә аны хан кызына юраган, фәрештәнең «амин» дигәненә туры килгәндер, хан, килеш.

      – Хуш, аксакал, син дигәнчә


Скачать книгу