Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
мөстәкыйльлек алсак та, без моннан беркая да китә алмыйбыз. Дүрт ягыңда да рус кешесе булгач, аның белән сәүдә итешмичә, алыш-биреш итмичә, гыйлем-мәгърифәт өлкәсендә казанышларны уртаклашмыйча яшәү мөмкин түгел. Әнә шул мәйданда үзеңне паритет – тигез хокуклы итеп тоту өчен кирәкле шартларның берсе – рус телен рус кешесенең үзе дәрәҗәсендә белү фарыз. Хәлим ага кебек бераз гына алардан артыграк та белсәң – тагы да яхшы. Рус кешесе үзеннән аз гына өстен сыйфаты булган кешене ихтирам итә. Түбәнне – юк.
Троицк, «Галия» мәдрәсәләрен тәмамлаган кеше буларак, Хәлим ага, һичшиксез, гарәп, төрек телләрен камил белә, дәреслек-хрестоматияләр авторы буларак, татар телен дә бөтен нечкәлекләре белән белә, ә инде рус теленә килгәндә… ул аның профессоры иде. Татарның чын зыялысы элек әнә шундый булган: ул иң элек татар, рус телләрен мөкәммәл белгән. Аннан инде гарәп белән гарәпчә, төрек белән төрекчә сөйләшкән. Ф. Кәрими, Һ. Атласи, С. Максуди, Г. Баязитов, Һ. Максуди, С. Сүнчәләй кебекләре француз, немец, инглиз телләрен дә яхшы белгәннәр. Европа илләрендә приискларына машиналар сатып алырга барган Шакир Рәмиев үзенә иптәш, тәрҗемәче итеп Ф. Кәримине алган, һәм алар Европаның теләсә кайсы илендә иркенләп сөйләшеп йөргәннәр. С. Максуди, II Дәүләт Думасының утырышында чит ил делегацияләрен аларның үз телләрендә тәбрикләп, татарның данын күтәрә. Г. Баязитов үзенең хезмәтләрендә Европа телләрендәге чыганакларга таяна. С. Сүнчәләй – татар шагыйре – русча да шигырьләр яза («Мусульманская газета»да), немец телен камил рәвештә белә, Һ. Һейненың «Әлмансур»ын немецчадан татарчага тәрҗемә итә. Һ. Атласи – татар телендә тарих язган галим – рус, гарәп, төрек, немец телләрен белә…
Остаз Хәлим Искәндәревнең педагогик системасының нигезендә исә татар баласының русның үзе кадәр, мөмкин булганда үзеннән дә уздырыбрак рус телен белү кирәклеге турындагы фикер ята иде. Мәгълүм ки, ул елларда төрек, гарәп телләре мәсьәләсен күтәрә алмый иде ул.
Ул гаҗәеп үзенчәлекле, кырыс, каты өрәкле (дәрестә ул кисәтү ясаганда, студентларның битләре агарып кала иде), шул ук вакытта йомшак күңелле (әдәбият дәресләрендә күзеннән яшь чыгып, тәрәзә янына басып бераз тын тора иде), таләпчән кеше иде. Фаҗигале шәхес иде. Әйе, бер кеше гомеренә никадәр алмашыну, никадәр сытылу, ватылу, имгәтелү… Остаз, рус теле дәресләрендә бүленеп, еш кына Тукай шигырьләреннән өзекләр китерә иде. Мин дә аңа багышланган язмамны Тукай сүзләре белән тәмамлыйм, чөнки ул сүзләрдә Хәлим аганың бөтен гомере биш-алты сүз белән әйтеп бирелгән:
Мондый хәлгә сабриталмас, булса да адәм дию.
Узган гомер – калган хәтер
Агарды чәч, Куарды баш, Сары юллар сызылды. Өмидләр, кем… Өмидләр, кем… Дәригъ, бер-бер өзелде!..
Дөньяда исәр кешеләр күп булмый. Сәламәт акыллылар, эшлеклеләр – күпчелек. Мин – исәрләрнең иң алдынгы сафында. Хәзер мин моны исбат итәргә тырышачакмын…
1957 елның көзе. Мин – буйдак бер егет. Тормыш көйләнмәгән. Туган авылымнан ун чакрым