Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык). Рашат Низамиев

Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) - Рашат Низамиев


Скачать книгу
15 ләп автомобильнең маркаларын төп-төгәл әйтеп бирә иде: «Лада», «Ока», «Мерседес», «Ауди», «Тойота» һ. б. Ул кечкенәдән машиналар белән җенләнде. Ә менә Әмир өчен «гамун» (гармун) һәм «бж-ж…»лар (кер юу машинасы) якынрак иде.

      Яңа туган бала бернинди сүзне дә, хәрефне дә белми, авазларны да юньләп аермый әлегә. Әмма… өлкәннәргә, әти-әнисенә һәм тора-бара үзенең ишләренә карап, конкуренция инстинкты һәм яхшы мәгънәсендәге көнләшү аны бүтәннәрдән калышмаска, хәтта «беренче» булырга өнди, алга чакыра…

      Күз алдына китерик: иң зирәк, иң акыллы «гомосапиенс» та иң беренче авазларны, сүзләрне әйтә башлаган икән, ул үзенең кан кардәшләрен уздырырга, беренче булырга тырышкандыр. Ташбалта яисә беренче эш коралларын уйлап тапкан шикелле, сөйләшергә өйрәнгәндә дә ул үзендәге «мин» өчен аңнан тыш та, ягъни биологик инстинкт буенча да көрәшә белгән.

      Борынгы бабаларны сөйләшергә кем өйрәткән соң? Иң борынгы кешеләр тиктомалдан гына сөйләшеп китмәгән, әлбәттә. Табигатьтәге күк күкрәү, яшен яшьнәү кебек дәһшәтле күренешләр аларны куркуга салган… Бөтен нәрсәне кырып сала, пешерә һәм яндыра торган ут галәмәте дә аларны уйланырга, «баш ватарга» мәҗбүр иткән. Бу күренешләргә карата ул иң борынгы чорда билгеле бер авазлар, ымлыклар, интонация һәм мимика белән шулай ук үзенең мөнәсәбәтен белдергәндер…

      Сүз әйтәсе килү куәсе борынгы бабаларыбызның канында әнә шулай гел «уйнаклап» торган. Ә сүзгә ерак әле… Менә шуңа да ул мәгарә һәм кыя ташларына уеп (неолит чоры) төрле сурәтләр ясаган. Бу, һичшиксез, беренче аваз һәм ымлыкларның сурәт рәвешендәге кайтавазы, сүзләрне уйлап табудагы бөек талпыныш, бөек ачыш булган!

      Безнең эрага кадәр яшәгән философ Геродотның таң калырлык язмалары бар. Халыкара сугышлар тарихын язып калдырган хезмәтендә менә мондый гыйбрәтле юллар бар: «Скифлар Дария патшага кош, тычкан, бака һәм биш ук сурәте төшерелгән «хат» юллыйлар. Мәгънәсе болай: әгәр персианнар кош кебек оча белмәсә, тычкан кебек җир астына качар әмәлен тапмаса, бакалар сыман түмгәктән түмгәккә сикерә белмәсә, скифлар аларны ук ярдәмендә һәлак итәчәк, янәсе…

      Мондый да дипломатиянең тарихта булганы бар микән?!

      Шулай итеп, иң борынгы кешеләр ым аша, рәсем-сурәтләр, аннары инде сүз һәм сөйләм аша тирә-юньгә үзенең мөнәсәбәтен белдергән.

      Астрономнар булмаса, йолдызлар яшәр һәм яктырыр идеме соң? Һичшиксез, беркемгә бәйле булмыйча яши бирерләр иде. Ә менә кешеләр тумаса, аларның аңы булмаса, сүзләр нишләр иде икән? Юк, алар бөек әйләнешкә кермәс, бары абстракт шәүлә рәвешендә һавада «очып» йөрерләр иде. Кешелек җәмгыяте, озын-озак Эволюция спирален кичеп, сүзләр хәзинәсен акрынлап баеткан, тел, милләт, цивилизация кебек бөек казанышларны тудырган, аларны билгеле бер кануннар рәвешендә калыплаган, эзгә салган.

      Тел генә түгел, саннар белән дә шулайрак. Математиклар барлыкка килгәнче үк, саннар мириадасы вакыт һәм пространство киңлегендә алдан ук планлаштырып куелган алгоритм рәвешендә яши биргән. Кеше аңы, кеше акылы менә шушы сүзләр һәм саннар хаосын билгеле бер


Скачать книгу