Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу


Скачать книгу
икенче бер тәрәзәдән карап торуы бар иде, шуңа күрә ул, тәрәзәдән читкә борылып, кызларның күз карашын бер минутка да онытмыйча, бакчадагы чәчәк түтәлләренә караган булып, яшел рәшәткә буйлап әкрен генә атлап китте. Шулай да егет, ара-тирә борылып, ялт кына тәрәзәгә күз атып ала иде. Андагы кызлар арасында ул үзе үпкән, үзен кысып-кысып муеныннан кочкан кызлар да бар иде шул. Аларның кайберләре инде бик иртә кырау суккан чәчәк төсле сулып калган. Шулай да йөзләре әле һаман да сөйкемле, күзләре дәртле елтырый иде.

* * *

      Мәүла Колы авылы үзенең төп нәсел-ыруларыннан бер мулла да бирмәде. Борын-борыннан анда читтән килеп муллалык иттеләр. Шәмси мулланың атасы Мөбин ахун күрше авылга Тау ягыннан килеп утырган ишан улы иде. Мөбиннең сәләтле, зирәк дигән даны ул Бохарада укыган чагында ук таралган һәм бу якларга үзе кайтканчы ук килеп җиткән иде. Мәүла Колы авылының элекке карт мулласы үз урынына варис калдырмыйча үлеп китте. Шуңа күрә Мөбин Бохарада укуын тәмамлап, атасы янына кайткач, аңа шул бушаган урынны тәкъдим иттеләр. Әмма зур эшләр башкару турында хыялланган, үзенә яхшы, зур киләчәк өмет иткән Мөбиннең моңа риза буласы килмәде.

      – Авылыгыз кара. Халкыгызны мәҗүсиләрдән аерырлык түгел. Мәчетегез дә искереп беткән… – диде ул.

      Мөбиннең бу сүзе киндер һәм бүз фабрикалары тотып, Бохара, Хива һәм хәтта Себер белән ике арада кәрван белән сәүдә йөртеп баеган атаклы байгура балаларының йөрәгенә кадалды. Башкалар алдында кимсенәселәре килмичә, алар Мөбингә таш мәчет, зур мәдрәсә, муллага җиһазлап һәйбәт йорт салып бирәбез дип вәгъдә иттеләр. Сүзләрендә тордылар.

      Юан гына манаралы мәчет белән ике катлы зур мәдрәсә әнә шул елларда салынды.

      Мөбингә баглаган өметләре бушка китмәде. Ул, зур мәдрәсәгә җитәкче булып, шунда дин гыйлеме укыта башлады һәм шул мәдрәсәдән байтак кына мулла, мәзиннәр җитештереп чыгарды. Мөбин мулла, картлыгында ахун дәрәҗәсенә җитеп, зур хөрмәткә ия булды. Шәмси, әтисе үлгәч кенә Бохарадан кайтып, аның урынына калды. Мөбин улы Мәүла Колы авылында әтисе шикелле үк килмешәк кеше саналды.

      Мөбин ахун үлгәннең беренче елында ук, ут чыгып, мәдрәсә янды. Кайбер усал телләр моны яңа мулла белән аның яшь хатыны эше дип тә сөйләделәр. Ләкин бу астыртын эшне фаш итәрдәй кеше табылмады.

      Бу каза Шәмси мулланы кайгыга төшерсә дә, аны авыл малайларына әлифба танытудан, ә өлкән шәкертләргә дин укытудан коткарды. Шәмси үзе дә, хатыны да эшнең болай булуына эчтән бик сөенделәр. Янган мәдрәсәне яңадан эшләтү түгел, кечкенә генә бер мәктәп салу турында да сүз чыгармады алар. Моның сәбәбе аңлашыла иде. Теге мәдрәсә исән булса, Шәмсигә, хәтта үзе теләмәсә дә, күрше авыл мөдәррисе Исхак муллага каршы көрәшне дәвам иттерергә туры килер иде. Мәрхүм Мөбин ахун Исхак муллага каршы егерме биш ел буе туктаусыз көрәшеп килгән иде. Ә менә Шәмси хәзер көрәшә алмый, чөнки ул Исхак мулланың кызы Әсмага өйләнгән иде.

      Әнә шул Әсма аркасында инде Шәмси атасы Мөбин ахун юлыннан китәргә теләмәде. Әтисе кебек үк дан-шөһрәт яратучы


Скачать книгу