Китап (җыентык). Марат Кабиров

Китап (җыентык) - Марат Кабиров


Скачать книгу
беткән шушы китап кулыңа эләгер дә, син аны капчыктан кире алып актарып карарсың. Юк, укырга теләп түгел. Озак еллар буена шүрлегеңдә тузан җыеп яткан шушы нәрсәне элегрәк чыгарып атмавыңа гаҗәпләнеп, аның чынлап та сукыр бер тиенгә тормавына тагы бер кат ышанырга теләп актарып карарсың да бер-ике җөмләсен укып өлгерерсең…

      Һәм…

      …әле генә нинди эш белән маташуыңны тәмам онытып, бирелеп укырга керешерсең.

      …соңгы битенә кадәр укып бетермичә туктала алмассың.

      …бөтенләй башка дөньяда, бөтенләй бүтән кеше булып уянып китәрсең.

      Һәм үзеңнең бу китапны ник элегрәк, яшьрәк чагыңда укымавың өчен үкенерсең. Әлеге хис синең бөтен булмышыңны биләп алыр. Тормышыңның иң кадерле бер өлешен, мәңгегә дә кире кайтарып булмый торган мөһим бер нәрсәсен югалткандай булып, озак йөрерсең. «Эх, нигә элегрәк укымадым икән бу китапны?.. Элегрәк укысам, барысы да башкача була алыр иде бит…» – дип әрнерсең. Ләкин бернәрсә дә үзгәртә алмассың. Һәм үкенечең җаныңда тырмашып яшәр.

      Юк…

      Син бу китапны әле укымассың…

      Синең аңа әле вакытың юк…

      Синең эшләрең күп…

      Шундый хәлләр.

      1. Куркыныч кеше

      Знаете ли вы, почему так важны такие книги, как эта? Потому что они обладают качеством. У этой книги есть поры, она дышит. У нее есть лицо. Ее можно изучать под микроскопом. И вы найдёте в ней жизнь, живую жизнь, протекающую перед вами в неисчерпаемом своём разнообразии.

      Хорошие писатели тесно соприкасаются с жизнью.

Рей Брэдбери

1

      – Юк! Юк… – Ирнең ишек артыннан ишетелгән тавышы тынлыкта иркәләнеп утырган өйне селкетеп куйгандай тоелды. – Юк, моның булуы мөмкин түгел…

      Хатын үз бүлмәсеннән башын тыгып бераз карап торды да ишек янына атлады. Сары чәчләрен арттан кысып куйган, ялтырабрак торган алсу төстәге кыска халат кигән зифа гәүдәле бу ханым утыз биш яшьләр тирәсендә иде. Ул гәүдәсен туры тотып атлый, шунлыктанмы тулы тыгыз түшләре, адым саен ымсындыргыч бер көч белән уйнап алган очалары тагы да матуррак, назлырак булып тоела.

      – Юк… – Ишек артындагы тавыш инде елауга охшый башлаган иде. – Юк… Булуы мөмкин түгел…

      Хатын, адымнарын тизләтеп, бүлмә алдына килеп басты да ишекне этеп карады. Ул бикле иде. Хатын тагы бер омтылды да стена буенда торган кыңгырау төймәсенә басты. Эчтә ягымлы моңлы тавыш яңгырады. Тик шундук ирнең ыңгырашуы ишетелде.

      – Юк… Юк… Юк…

      Хатын бер мәлгә тынып торды. Ул ишек артында ниләр булганлыгын күз алдына китерергә тырыша сыман иде. Ләкин анда бернинди шау-шу да ишетелмәде, бары тик ир генә шыңшыды.

      – Җаным! – дип, ишек артында эндәште хатын. – Ач әле…

      Шыңшу тавышы бер мизгелгә тынып торды.

      – Ишекне ач, кадерлем. Мин бу…

      Җавап ишетелмәде.

      Хатынның кайгыртучанлык белән мөлдерәмә тулы зәңгәр күзләрендә хәвеф өстенлек ала башлады. Тавышы да калтырангандай тоелды:

      – Синең хәлең ничек анда? Җаным?!

      Ишек артыннан беркем дә җавап бирмәде.

      Бер гомергә тиң мизгел үтте.

      Хатынның бөтен кыяфәтендә нидер үзгәрде, аның якты хисләр белән тулышкан гәүдәсе ничектер бушабрак, бөрешебрәк калгандай тоелды. Тулы иреннәрендәге алсулык югала төшкәндәй булды, күзләрендәге нурны зәңгәрсу томан алыштырды. Ул, хәлсез куллары белән ишек яңагына таянып, ишетелер-ишетелмәс пышылдады:

      – Нәрсә булды сиңа… Җаным… – Һәм кинәт ниндидер ярсу белән ишекне төяргә тотынды, үзе бөтен өйне яңгыратып кычкырды: – Ник дәшмисең?! Нәрсә булды сиңа?! Нәрсә булды!

      Кинәт ишек артында ниндидер кыштырдау ишетеп тынып калды. Ире, күрәсең, креслога утырып тынып калган җиреннән торып басты. Һәм, аягыннан да төшерми торган күн башмагын сөйрәп, бер-ике адым атлады. Хатын моны ишек аркылы үз күзләре белән күргән сыман булды. Бераздан ирнең бугазыннан ниндидер яман гырылдау сыгылып чыкты.

      – Ю-у-уггк…

      – Җаным! – Хатынның тавышында шатлыклы өмет ишетелде: – Ач әле ишекне…

      Әмма аның сүзләре кинәт өзелеп калды. Ишек артында ирнең акылдан шашып кычкырганы барысын да күмеп китте:

      – Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел…

      Һәм ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Бу өстәл өстендә утырган бәллүр ваза булды шикелле. Челпәрәмә килеп ватылды… Әмма аның артыннан ук тагы нәрсәдер очты. Ишекнең теге ягындагы әйберләр, әле яңгыравыклы, әле тонык саңгырау авазлар чыгарып, бер-бер артлы ишеккә, стеналарга килеп бәрелә торды. Ахыр чиктә ир кулына эләккән бөтен нәрсәне кырып җимерергә тотынды. Урындыклар ауды, аның артыннан өстәл… Хатын инде ирнең эш бүлмәсендәге коточкыч тәртипсезлекне күз алдына китерә ала иде бугай. Тик ул моның өчен артык борчылмады. Тәртип урнаштыру кыен булмас. Бары тик ире генә исән-сау булсын. Бер-бер җиренә зәгыйфьлек кенә килмәсен. Соңгы арада үз-үзен аямыйча, төн йокыларын онытып эшләргә тотынды. Ул элек тә тик ята торган адәм түгел иде. Әмма ул чакларда дөнья


Скачать книгу