Китап (җыентык). Марат Кабиров

Китап (җыентык) - Марат Кабиров


Скачать книгу
ир күренде. Кырык яшьләр тирәсендә генә булса да, хәлсезләнеп бөкрәеп калганлыктан һәм үпкә чирле кеше шикелле еш-еш сулаганлыктан, ул бабайга охшап тора иде. Тартышып, җыерчыкланып беткән йөзе ул бабайны үтә дә карт итеп күрсәтә. Әмма хатынны иң борчуга салганы – ирнең күзләре иде. Ул күзләрдәге якты нур юкка чыккан, анда бары тик өметсезлек, салкынлык һәм үз хәлен җиңеләйтә алмауга үкенү ачысы гына. Тәненең бер генә җирендә кан әсәре күренмәсә дә, бу яралы ерткыч иде. Хатын куркудан артка чигенеп куйды. Ләкин шундук үзен кулга алып, елмайгандай итте.

      – Нәрсә булды сиңа, кадерлем…

      Хатынның тавышында өмет һәм кайгыртучанлык иде. Аның тавышындагы бу тойгылар мәңгелек туңлыкны да эретер сыман иде. Ләкин ир илтифат итмәде. Ул туң карашы белән тирә-якны күздән үткәрде. Һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй башын чайкап куйды.

      – Юк… – дип пышылдады ул, – юк…

      – Нәрсә булды, җаным?..

      Ир шунда гына хатынга игътибар итте. Һәм дертләп китте. Бөтен йөзен тартыштырып, газап дулкыны үтте. Күзләре сагыш белән тулды.

      – Якын килмә миңа! – дип җикерде ул кинәт кулларын алга сузып. – Якын киләсе булма!

      Иренә таба бер адым атлаган хатын кинәт туктап калды.

      Тынлык урнашты.

      – Җаным…

      – Дәшмә! – дип бүлдерде аны битараф тавыш. – Син чынбарлык түгел.

      – Кадерлем…

      – Дәшмә!

      Хатын нидер әйтергә җыенган җиреннән тынып калды, сүзләренең өнсез дәвамы булып керфекләреннән ике тамчы яшь агып төште. Моны ир күреп калды.

      – Синең күз яшьләрең дә чын түгел… – диде ул чиркангыч бер нәфрәт белән, – барысы да – иллюзия. Барысы да…

      Хатын үзе дә сизмәстән артка чигенде. Ирнең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде.

      – Син миннән куркасың. – Ир кире каккысыз афәт сыман акрын гына хатынның өстенә килә башлады. – Куркуың да – чынбарлык түгел…

      – Юк… – Хатын ирнең кулында ялтлап киткән нәрсәнең пычак икәнен аңлап, еламсырауга күчте. – Юк, җаным…

      – Синең гомерең – чынбарлык түгел, – дип елмайды ир, – бары тик иллюзия генә.

      – Юк, кадерлем… Кирәкми… – Хатын куркудан торып йөгермәкче иде, әмма кинәт аркасы белән стенага бәрелеп тынып калды. – Зинһар… Акылыңа кил…

      – Мин акылымда… – Ир чынлап та акыллы кешегә охшап китте. – Һәм мин тормышның асылын беләм. Ә син белмисең…

      Ир хатынын стенага кысрыклады да пычагын аның бугазына китерде.

      – Бу пычак та – чынбарлык түгел. Мин менә синең муеныңа сызам… – Ир пычакны хатынның муенына җиңелчә генә ышкып алды, хатын дертләп куйды, сыгылып кына каны чыкты. Ир канны, бармагы белән сөртеп, хатынның ирененә тидерде. – Тәмләп кара әле… Чынлап та кан шикелле ул… Әмма ул кан түгел… Бу бары тик безнең күзебезгә генә күренә…

      – Җаным… Кирәкми… – Хатын аның кулларын читкә этәрергә тырышты. – Кирәкми…

      – Дәшмә! – Ир аны нык итеп стенага кысты да пычакны муенына аркылы терәде. Аз гына селкенсә


Скачать книгу