Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири


Скачать книгу
тибеп очыра, яки берәр җиреңнән тешләп эләктереп ала да бер читкә селтәп ташлый. Ниһаять, колакларын торгыза да киң дала буйлап оча; аның артыннан ни яхшы чаптар атларга атланган дүрт-биш кеше башларына элмәк арканнар тагылган озын кура агачларын күтәреп куып йөриләр. Аның муенына элмәкле җеп ташлап эләктерергә азапланалар, ә ул якын да җибәрми сине!..

      Әле аны тотып, эләктереп алганда да аңа атланалмый яисә аңа атлангач та шома гына йөреп китә алмый йөдисең. Мең бәла белән атланып та өлгермисең, ул алгы аякларын югары күтәреп, арт аяклары белән баса да, кинәт кенә мәтәлчек атып, сине бер кырый ыргытып җибәрә. Галимҗан, кайчакларны бөтен дөньясын, ашау-эчүен онытып, көне буе әнә шундый асау айгырлар янында була. Казакълар исләре китеп сөйлиләр:

      – Киленчәкләр белән ат җене сугылган, күрәсең, аңарга, – диләр. – Нигә кирәк иде инде ул мулдәкә кешегә… Әнә бит башка мулдәкәләр карт-корыларга «Ясин», «Тәбарәк»[21] өйрәтүдән башканы белмиләр.

      Аннары тагын да шунысына исләре китә.

      Галимҗан аз гына вакыт эчендә әнә шундый кыргый айгырларны тоту, аларга тиз генә атланып алып, шома гына җилдереп китү эшендә дә башка бүз балаларны оятка калдыра башлый. Атлап киткәнче үк атка менгән күчмә казакълар да тиз генә кулга ияләштерә алмаган атлар да Галимҗан кулында игә килә икән! Ат җене бардыр моңарда, дип, күчмәннәр дә шаккаткан. Ул айгырның тезгененнән тартып башын артка каера да ялт итеп өстенә менеп атлана һәм, ике аягы белән аның янбашларыннан кысып, ныгып утыра. Айгыр, ал аякларын күтәреп, аны артка атып ташларга да итә, алга чөеп ташларга да азаплана, төрлечә тыпырчынып та карый, юк, булмый. Галимҗан һаман да аның өстендә утырыпмы-утыра. Иң азагында, бу мулдәкә нугайны[22] болай гына җиңеп булмады, ахрысы, дигәндәй, айгыр киң дала буйлап җан-фәрманга чабарга тотына. Айгыр чапкан саен, Галимҗан итегенең каты үкчәләре белән аның янбашларына кадап, аны кыздыра гына. Айгыр ап-ак күбеккә төшкәнче чаба-чаба да, сиңа буйсынмый булмады инде дигәндәй, башын аска бөгеп, шып итеп туктый.

      Ә Галимҗан, атның ял асларыннан, борын өсләреннән сыйпап, аны иркәли. Айгыр күңелләнеп, пошкырып куя. Шуннан соң ул үзенең бөтен иркен Галимҗанга тапшыра. Егет тезгенне кайсы якка тартса, айгыр шул якка карап, шома гына кузгалып юргалап китә. Картлар:

      – Атның телен беләме икән әллә бу мулдәкә? – диләр.

      – Мулдәкә буйсындыруның догасын белә торгандыр!

      Чытлы, шаян кызлар белән үртәнчек киленчәкләр бүз балалардан көләләр:

      – Ат белән бергә туып, ат белән бер далада үскән азаматларны нугай мулдәкә ат тотарга өйрәтә диген, ә!.. Егет булып йөрүегезне әйтер идем!..

      Сәет-Насыйр әфәнде тагын шундый бер вакыйганы да сөйләгән иде.

      Казакълар арасында шактый зур абруйлы, нык тормышлы, шуның белән бергә «байгуралык» чире белән нык авырган бер манап[23] була. Аныңча, һәммә эштә дә, һәрбер җирдә дә ул өстен булсын, гел аңа шаккатып торсыннар! Көннәрнең берсендә әнә шул манап Галимҗанны кунакка чакырып, аның алдына үзендә булган бөтен сый-хөрмәтне куя. Аннан соң:

      – Байлык дигәнең әнә күз алдында, –


Скачать книгу

<p>21</p>

«Ясин», «Тәбарәк» – Коръән сүрәләре.

<p>22</p>

Элек Урта Азия халыклары татарларны «нугай» дип йөртәләр иде. – З. Б.

<p>23</p>

Манап – аксөяк.