Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
коры табигатьле, үзсүзле, үз-үзенә исе китүчән, йортта ирке чикләнмәгән хуҗа булганлыгын нык күрсәтүчән бер кеше. Аныңча, йортта бер генә кеше дә аның бер генә теләгенә дә, бер генә сүзенә дә каршы килергә тиеш түгел!.. Аңа ошамаган кечкенә генә сүз дә аны тәмам җенләндерә, серкәсе су күтәрми.
Әнә шуны бик яхшы аңлаган зур әнкәй искитмәле осталык, хәйлә һәм астыртынлык белән хәрәкәт итә, ялагайлана белүе аркасында, үз гаебен дә сылап-сыйпап, яшереп калдыра ала.
Минем әнием, саф-пакь йөрәкле, артык дәрәҗәдә садә күңелле булуы аркасында, андый сылау-сыйпау, хәйлә, ялагайлану дигән нәрсәне белми. Үзе дөрес дип тапкан фикерен, сүзен ачыктан-ачык шап иттереп әйтә дә сала. Менә шуның өчен дә талаш вакытларында тукмак күбрәк аңа төшә. Әнигә төшкән бу тукмаклар аны нык яраткан, хөрмәт иткән миңа шулкадәр каты тәэсир итә, шул чагында мин, әгәр кулымнан килсә, бөтен дөньясына ут төртеп, әкиятләрдә сөйләнә торган Каф тавы артына китәрдәй була идем.
Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыручы тормыш өстенә минем эшкә җигелүем дә, мәдрәсәдә булган газаплардан артык булмаса, бер дә ким түгел.
Минем агам – әнинең зур улы Габдрахман – тиз генә пишкадәмлеккә аяк басып, авыл мулласы, әни әйтмешли, «алтын багана» лык урынын аласы булганлыктан, ул ел буена диярлек мәдрәсәдә кала, авылга кайтмый. Кыр эшләре кызган чакларда гына кайтып, берәр ай эшләштереп китә. Әнинең миннән соңгы балалары һәммәсе дә ваклар. Зур әнкәйнең кызлары буй җиткән булса да, җитмәсә, тагын мулла кызлары, затлы сөякләр. Алар күбесенчә өй эчендә киндер, сөлге, җәймә сугып, күлмәк тегеп, түбәтәй сырып, барасы кияүгә придан әзерләргә тиешләр. Шулай булгач, аларны вак-төяк эшләргә, йомышка йөртеп тә, ыржыктай ялчы-хезмәтче белән кыр, урман эшләренә дә җибәреп булмый!..
Шуңа күрә дә, яз җитеп, май ае кергәч тә, мине өйгә – эшкә кайтаралар. Язгы сабан сөрү, бәрәңге утырту, каты сука, печән җыю, урак уру, иген сугу, урман кисеп утын ташу кебек эшләрнең һәммәсендә дә мин хезмәтче белән тиң. Шуның өстенә мин терлекләрне көтүгә йөртәм, каз, үрдәк, тавыкларны карыйм, аларга болыннан әрекмән яфраклары, кузгалаклар алып кайтып, тапап ашатам, әнинең бәбиләрен карыйм, каршыбыздагы Тутый кош елгасына төшеп, аларның пычрак чүпрәкләрен юам. Апаларым киндер, сөлге, җәймә кебек нәрсәләр тукыган чакларда, иртә таңнан торып, аларга шүре ясыйм, җеп катам, уратнадан[3] җеп чорныйм. Шулай да мин апаларыма бик үк рәнҗүле түгелмен. Алар минем бу хезмәтләремне бөтенләй үк җилгә чыгарып ташламый: Сабан туйларында, суган кабыгы белән кайнатып, бер-икене генә булса да йомырка кызартып бирәләр; бәйрәм көннәрендә көнбагыш, прәннек кебек нәрсәләр алу өчен ике-өч тиен генә булса да, алардан акча да эләгә. Миңа дип, бәйрәм көннәрендә генә кияр өчен ак ситсыдан күлмәк теккән чакта да аның якасын бормалап-бормалап, кызыл, яшел җепләр белән кайыйлар. Мин шулар белән юанып, бигрәк тә кечкенә апамны яратуыма бирелеп, күп вакытларны өйдәге күңелсезлекләрне, авырлыкларны да онытып йөрим…
Бервакытны мин, болай өй эчендәге күңелсезлекләр хакында сөйләргә
3
Уратна