Батырша. Замит Рахимов

Батырша - Замит Рахимов


Скачать книгу
итеп, гади халык массовый төстә Урал якларына күчеп китә башлый. Мәсәлән, 1713 елда Казан губернасындагы 46 841 ясаклы крестьян йортының 10 382 се бушап кала, ә 1719 елда ябылган йортлар саны 19 932 гә җитә. 1714 елда Казан губернаторы Салтыков бик күп ясаклы татарларның башкортлар ягына күченеп китүләре турында хәбәр итә. Ә 1730 елда аның урынына калган Волынский башкалага болай дип зарланып яза: «Моннан 20 еллар элек кенә турыдан-туры башкортлар 35 меңнән, күп булса 40 меңнән артмый иде. Хәзер исә качаклар исәбенә 100 меңнән ашып китте. Казан, Сембер һәм башка өязләрдәге ясаклы татарларның яртысыннан күбесе башкортка күчте».

      Чит-ят урманда урала торгач, Абдулланың бите-кулы тырналып бетте, аяклары талып, тәмам агачка әйләнде. Мәгәр шушы ук яшел диңгезгә кереп югалган Мәчетле кешеләренең эзенә төшмәде, кая да булса илтә торган юл очратмады. Бәхетенә, урманы зурдан түгел икән – инде егылам, инде бер-бер куак төбенә ятып йоклыйм дигәндә, ачыклыкка килеп чыкты һәм язымга-таем Ташкичү юлына тап булды.

      Моны ул янәшәдәге үзәннән ага торган Ашыт суыннан чамалады. Кайсылайга таба барасын да шул ук елга күрсәтеп тора иде. Үрге агымга карап атласаң, су башында мәшһүр Ташкичү үзе инде. Ерак та калмады кебек. Ләкин егетнең авыр күн итекләр эчендәге аяклары тәмам камашып катканнар иде. Алай да туарылырга ашыкмады, аңа гына хас булганча каты-каты басып атлады да атлады.

      Ул авылга килеп кергәндә, төн уртасы җиткән иде инде. Урталыктагы мәдрәсә йортына кагылганчы, туктап-туктап тыңлады. Тирә-юньдә шикле авазлар юк, әлегә әтәч тавышлары да ишетелми, тик йокылы-уяулы этләрнең анда-санда гына өргәләп алулары колакка чалынгалап куя. Ташкичүдә шөбһәләнерлек нәрсә бары сизелмәсә дә, мәдрәсәгә сугыласы итмәде. Аны урабрак, урамның икенче ягыннан узды да мәчет янына килеп чыкты, шөкер, манарасы исән. Димәк ки, бар да сау-аман, теге зобанилар кулы җитмәгән.

      Абдулла тәмам тынычланды. Шул арада күзенә бу мәлдә авылдагы бердәнбер утлы тәрәзә чалынды. Остазы гадәтенчә төн ката китаплары белән әвәрә килеп утыра булса кирәк. Мәчет күршесендәге дранча түбәле зур өйнең капкасына килде. Көткәненчә, анысы терәүдә иде. Җитез генә үрмәләп, утыртма читән башына менде һәм эчкә сикерде. Ярый әле эте юк икән хәзрәтнең, абзар ягыннан тук сыерның мышнаганы гына ишетелә.

      Кармалана-кармалана утлы тәрәзәгә килде, сак кына шакыды. Аксылланып торган пыялада шәүлә уйнап алды, хуҗаның такыр башы, пөхтә түгәрәк сакалы күренде. Әмма ул, күпме генә караса да, шәкертенең көзге төн караңгылыгына чумган гәүдәсен абайламады.

      Ниһаять, эчке ишек ачылды, өйалдында аяк тавышлары чаштырдады. Ул да түгел, Габделсәламнең көр тавышы яңгырады:

      – Кем йөри кара төндә?

      – Мин әле бу, хәзрәт, Абдулла.

      Хуҗаның эчтәге эшермәне шуытканы ишетелде – ишек ачылып китте.

      – Бәрәкалла, Батыршаһ! Сәңа соң көн беткәнме?

      – Шулай туры килде, хәзрәт, – дип җаваплады Абдулла, шыпыртлап диярлек.

      Караңгыда капшана-капшана, өйгә уздылар.


Скачать книгу