Батырша. Замит Рахимов
инде шулай үтеп тә китәр, онытылыр иде, бәлкем. Күп тә үтми, авылда ике кешенең кулга алынып, Уфа төрмәсенә озатылулары хәбәре таралды. Каравыл өендә җыелган агай-эне арасында моннан ун еллар элек яу чапкан Алдар белән Күчемнең батырлыкларына шаккатып сөйләгәннәр, имеш. Илеш мулла алар өстеннән шикаять язган, тегеләрнең ишле балалары өелеп ятим калган.
Хәбәр Абдулланы чыгырыннан чыгарды. Ул, дәресен ташлап, Илеш мулла йортына китте. Килеп керүенә коры гына сәлам бирде, хуҗаның җавабын көтмәстән, аңа ябырылды:
– Нишләвең инде бу, хәзрәт?! Үз мөселманнарыбызны хәбесханәгә озаттыргансың бит… Тиз ара халыктан тамга җыярга, кайтарырга кирәк үзләрен!
«Сәламгә җавап кайтарырга» дигән авызы ачык калды Илешнең. Шул гомер дөньяда яшәп, аңа каршы сүз каткан, акыл саткан кеше юк иде. Ул агарып калды, аннан бурлат булып янып чыкты, ык-мык итте.
– Нәрсә?! Бәне үрәтмәкчеме сән, хәсис! – дип җикеренде ул бераздан.
Бу вакыт исә Абдулла капкадан ук чыгып бара иде инде. Ул мәдрәсәгә таба борылмады, авылның бердәнбер озын урамы буйлап китте. Ахшам намазы җиткәндә, авыл халкы исеменнән «прошинҗә» язылган, аңа тугыз дистәдән артык тамга куелган иде.
Теге агайларны төрмәдән чыгардылар чыгаруын. Тик Абдуллага тынгылык калмады монда – Илеш ачыктан-ачык һөҗүмгә күчте, мөгаллимнең һәр адымыннан чи эзләде. Бәхеткә, бу чак инде Абдуллага аның гына теше үтәрлек түгел иде. Авыл халкы аны тиз танып алды. Яшь мөгаллимнең биниһая гыйлемлеге, гадәләтлеге, гаделлеге хакында сүз, авылга гына сыешмыйча, бөтен Гъәйнә иләвенә таралып өлгергән иде. Бер гаилә кешеләре, күршеләр арасында килеп туган низаг-бәхәсләрне хөкем итәргә, бигрәк тә теркә малы, мирас бүлү кебек җәнҗалларны хәл итәргә аны чакыра торган булдылар. Якын-тирәдәгеләр генә дә түгел, бөтен вулыс, хәтта ике-өч көнлек юл ераклыгындагы авыллардан да Абдулла катына киләләр иде.
Монысы инде, Илеш фикеренчә, законсыз мулланың чамадан чыгуы булды. Ул мөгаллим белән күрешмәс, сөйләшмәс хәлгә җитте, куштаннарын аңа каршы котыртты. Җитмәсә, яшь мөгаллимнең мәдрәсәдә ниләр сөйләвен шәкертләрдән сорашып йөрүе мәгълүм булды. Монысы Абдулла өчен аеруча хәтәр иде. Ник дигәндә, ул остазы Габделсәлам үрнәгендә малайларга дин сабагы белән рәткә дөньяви фәннәрдән дә кайбер мәгълүматлар бирә, патшаларның залимлекләре хакында кайбер риваятьләр дә сөйли. Бу хәл түрәләргә барып ишетелгән тәкъдирдә, эшнең ахыры начар бетәсе, Илеш мулланың тантана итәсе көн кебек ачык иде.
Баш исән-сау чакта моннан китеп котылырга мәллә дип йөргәндә, Абдулланы Уфа провинция кәнсәсенә чакырттылар. Хәбәрне ишетүгә, йөрәге чымырдап китте. Вә әй хәсрәт, ахыр чаккан икән Илеш. Хәбесханә сасысын исниселәре бар икән әле. Ул булган кадәр китап- язуларын карындыкка төрде дә фатиры хуҗасына тапшырды, чормага яшереп куярга кушты. Юл уңаена Карышбашка сугылып, ата-анасы белән хушлашып чыгасы итте. Әмма өенә кайткач, тәмам олыгаеп, йомгак кадәр генә калган атасын, гомере буе авыр эштә эшли-эшли коры сөяккә