Шигырьләр / Стихи. Сагит Рамиев

Шигырьләр / Стихи - Сагит Рамиев

Скачать книгу
бигрәк тә 1905 елгы революция чорында, әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм аеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде.

Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлегендә шытып, тамырлары белән борынгы Көнчыгыш һәм рус-европа романтизмына да тоташкан хәлдә, Россиядә уйнаган җил-давылларда, халкыбызның «таң вакыты» нда шаулап күтәрелде. С. Рәмиев әдәбиятка гаделсез дөньяның «күкләрен ватарга» ашкынган, азатлык, гүзәллек идеалына омтылган романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсыйхәтчелектән арындыруга зур өлеш керттеләр. Шул ук вакытта Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, сөйләү шигырен үстереп чыгарды. Әдипнең пьесалары, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде.

Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә дә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән, үз иҗатының органик өлешен тәшкил иткән тәрҗемәләре татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда зур роль уйнадылар.

С. Рәмиев шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы иде.

Шәйхи Садретдинов

1905–1907

Уку

Сөекле сеңелләрем Гафифә илә Вәсимәгә

Безне адәм иткән уку,

Адәмне алга илткән уку,

Илтеп күккә җиткән уку,

Уку, уку, уку.

Юлымызны хак иткән уку,

Йөземезне ак иткән уку,

Үземезне баг иткән уку,

Уку, уку, уку.

Раст, чын кеше эше уку,

Баг[1] вә рәхәт җимеше уку,

Ачкан рәхәт ишеген уку,

Уку, уку, уку.

Гакылга нур биргән уку,

Мөкатдәс уй биргән уку,

Су юкта су биргән уку,

Уку, уку, уку.

Дәүләт, бәхет биргән уку,

Мөлек, тәхет биргән уку,

Безгә кирәк илла[2] уку,

Уку, уку, уку.

Урысча да уку, уку,

Кытайча да уку, уку,

Кемчә генә дә уку, уку,

Уку, уку, уку.

Ирләргә дә фарыз уку,

Кызларга да фарыз уку,

Фарыз эшнең барсы уку,

Уку, уку, уку.

Ярлылык

Татар шәкертләренә

Әй ярлылык, мәлгунь, әй ярлылык!

Кайдан таптың шәкерт чагымны?

Бәдбәхет! Тапкан бәйләнер вакыт.

Чыраен сытмый, күзен йоммый,

Имеп имә актык канымны.

Буылгыры! Эче күбеп үлгере.

Торамын да карыйм, карыйм, күрәм:

Сансыз булган миңа мәлганәт[3].

Дөмеккән! Ничек котылыйм бу эттән?

Әйтмәс җирдән, Аллам, әйтәм инде:

Шул да булды микән гадаләт[4]?

Яраббем! Нигә генә яраттың?!

Хәзрәтләр эше

Муллаларга

Эшләрене җайга салгач,

Дүрткә тулгач хатыны,

Күңеле була, этли башлый

Көн дә шәкерт халкыны.

Хәзрәт: «Нигә синең сакалың юк?

Нигә озын мыегың?

Тугры кесә ярамыймы?

Нәрсәгә бу кыегың?

Карасана якасына!

Нигә бу каптырмасы?

Чалбарыңны ташла хәзер!

Охшый руска фурмасы.

Бу көенә сине илгә

Ничек итеп күргәзик?

Кигәнең – урыс киеме,

Укыганың – гел гәзит!»

Зарур улып бер вакытны,

Кулына гәзит тотып

Килә хәзрәткә шәкерте,

Сөйли гәзитне укып.

Шәкерт: «Шуйлә[5] Коръән аятене

Кире аңлап язсалар,

Килешерме шанымызга

Юк яман ат таксалар?

Аягың үбеп үтенәм,

Әй

Скачать книгу

1

Баг – гөлбакча.

2

Илла – тик, фәкать.

3

Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.

4

Гадаләт – гаделлек.

5

Шуйлә – шул рәвешле.