Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
ни турында сүз алып барырга да белмим. Кызыксындырган сорауларга җавап алынып беткән, нинди дә булса бүтән темага сүз кузгатыр идем, Вәсилә ханымның рухына туры килмәгән нәрсә килеп чыгып, аны рәнҗетермен дип шикләнәм.
Ә Вәсилә ханымның, киресенчә, сөйлисе килеп утырган икән. Йөзен күтәрә төште ул, моңлы күзләрен миңа таба бер сирпеп алды, аннары, бүлмәнең бер почмагына текәлеп суынып калган хәлдә, әллә нинди тонык бер тавыш белән әкрен генә сөйләргә тотынды:
– …Бәхет турында бик күп сөйләнә бездә. Урыны белән дә, урынсыз да сөйлиләр. Шул сөйләгәннәрнең барысына да колак сала китсәң, бездә хәзер бәхет буявына буялмаган сыңар аяклы тычкан да табып булмый. Ә менә шуны – сез малярлар ясап куйган тоташ бәхетне – авыр аякларым белән ерып, ничәмә еллар буена мин аны эзләп йөрдем. Бүтәннәр берсе дә күземә күренмәде, күренсәләр дә, алар бары тик күңелгә вакытлы юаныч кына бирделәр, ә Айдар – ул минем балачагым, минем беренче йокысыз төннәрем иде. Балачакны онытып булмаган төсле, аны да онытып булмады. Балачакны кире кайтарып булмаган төсле, аны да кире кайтарып булмый. Әйбәт киңәшләр бирүчеләр дә булмады түгел, ләкин мин кеше сүзенә колак салмадым. Бәхет турындагы очкынлы җырлар мине бары тик рәнҗеттеләр генә, чөнки Айдардан аерылып калуым белән мин баштанаяк бәхетсез идем һәм шул бәхетсез көйгә бүтән кешеләрдән калышмыйча атлап килдем. Җиңел булды дип уйлыйсызмы? Һич түгел. Яисә менә еллар буена эзләп йөреп тә, соңыннан аның турында шушы дәфтәрдән башканы таба алмау җиңел дип уйлыйсызмы? Әгәр шулай уйласагыз, нык ялгышасыз. Шәхси бәхетсезлек булды, бар, киләчәктә дә булыр. Мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә әнә шул аерым бәхетсезлекләрне ерып чыга алуда, шуларны ерып чыга алырлык көч, ихтыяр булдыруда. Бәхет – әнә шул ул. Беләм, аягыма Айдар мәрхүмнең кабер балчыгы ябышыр, йөрәгемдә аның ачы хәсрәте сакланыр, ләкин, ничек кенә булмасын, мин сездән калышмам.
Ялкынланып сөйләгән җиреннән кинәт тукталып калды ул, сәер генә итеп миңа карап торды, аннары өстәде:
– Әгәр аның ул язмаларын чынлап та матбугатка чыгарырга уйласагыз, бернәрсәне үтенеп сорыйм: зинһар өчен, кершән кисмәгенә манмыйча, ни бар – шуны чыгарыгыз. Барыннан да элек, кеше иде ул, кеше көенә калсын.
Мин ул кечкенә бүлмәдән бик соң киттем, шулай да башым йокымсырау белән түгел, уйланулар белән тулган иде.
Шуннан бер-ике ай узгач, якшәмбеләрнең берсендә, мин тагын, яз башын котлап, әлеге теге минем өчен билгесез булган Айдар Корбановның кабере янына килдем. Тирәсе яхшылап чистартылган, кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде. Мин килгәнче, бирегә кемдер килеп киткән иде инде. Бөек Ватан сугышы героеның каберенә чәчәкләр куеп киткән кеше миңа ни өчендер Вәсилә ханымдыр кебек тоела иде.
Адәм балалары
I
Казан каласының гадәттәгечә кайнаган, аның янындагы Идел елгасының да «диңгез» гә әверелмәгән, үз җае белән Каспийга табан агып яткан бер чагы иде. Сагынып искә төшерерлек әллә ни калмаган. Тик Идел