Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
бүрек эченә текми башладым. Ник дисәң, бүрек эченә кәгазь тутырып адәм көлдереп йөргәнче, бар тапканны ашап, аннары тагын иптәшләр белән әллә нидә бер төшергәләп йөрүдән дә яхшысы юк икән. Елап утыра торган балаларым юк әле.
Шулай да Вәсилә искә төшә, каһәр. Теге чакны, аларның капка төпләрендә, үпми дә калдым бит үзен. Курку дисәм, юк, куркуның ни икәнен дә белмим мин. Әллә нәрсә генә булды шунда. Каушадым, ахры. Йолдызлар бик түбән төшкәннәр иде шул ул кичне, уңайсыз иде.
Табылмаган мал тау чаклы, диләр. Әтиләр дә, кайт та кайт дип, хат артыннан хат тупырдатып торалар. Паспортсызларны бик нык тикшерәләр икән дигән хәбәр дә йөри. Вәсиләне дә сагындым, кайтмый булмас, ахры. Алдагы получканы алгач, өс-башны бераз караштыргалыйм да – сәфәр.
Шундый яхшы ният белән йөргәндә, теге – безнең штольняның технигы тагын аякка килеп чалынды бит. Имеш, мин терәүләрне дөрес салмаганмын. Терәүләр салырга җыенам әле мин сиңа, черек теш. Получканы алып, өзәсе эшләремне генә өзим. Үземә үзем ант итеп куйдым: арт сабагын укытам мин ул дуңгызның.
Җае да туры килде. Расчёттан соң, иртәгә китәсе дигән көнне, иптәшләр белән бераз төшердек тә урамга чыгып киттек. Байтак кына болганып йөрдек. Берчакны шулай, иптәшләрдән аерылып, тар гына урам буенча үзем генә килә идем, күземә күренәме дип торам – бу сөйрәлә. Кинәт антым исемә төште, уч төбем кычыта башлады. Каршына килеп бастым. Торам. Якасыннан каптырып алдым:
– Безнең Эт бистәсендә ни эшләп йөрисең син? – дим тегеңә.
Шүрләде бу, ык та мык килә.
– Берәр нәрсә чәлдерергә йөри торгансың әле, – дидем дә, икенче кулым белән яңагына чалтыраттым да. Учымның кычытуы басылып ук китте. Теге кычкыра башлады, мин – тагын берне. Кычкыра икән, туеп җитмәгән дигән сүз. Нигә бирмәскә? Квартальныйның Эт бистәсендә пычагым эше дә юк, тавышка үзем белән бергә эчкән иптәшләр килеп чыктылар.
– Киткәндә бу таш маңгайның итеген киеп китәрмен дигән антым бар иде, булышыгыз әле, егетләр, – дим. Егетләр тегенең авызын томалап тордылар, мин әйбәтләп кенә ялтыравыклы итекләрен салдырып алдым.
Ничек кенә булмасын, сүземдә тордым, авылга ялтыравыклы итекләр киеп кайттым.
IV
Кайтып бер-ике көн тормадым, Кәҗә Шаяхмәт малае кайткан икән, баеп кайткан икән дигән хәбәр бөтен авылга таралып та өлгерде. Мыек астыннан гына көлеп тик йөрим, әйдә, дан китсен, дим. Мыек дип юкны сөйлим, кайда әле мыек. Шәп-шәрә, малай. Ә чынлап та, борын астында сызылып киткән кара мыек булса начар булмас иде, – кара мыек, ялтыравыклы итекләр, сатин күлмәк, кесәле чалбар, куллар чалбар кесәсендә. Урамнан узасың, бөтенесенең күзе синдә: «Әнә, әнә Айдар узып бара!»
Башкасы бар, мыек кына юк шул. Хәер, төкерергә. Болай да бик әйбәт йөрим әле. Кичә Сабир кызыннан, Хәдичәдән, хат алдым. Кәгазьне чәчәкләп тутырган. «Әлхат, нисфелмәляхәт, кабул күрсәң, укып бак, кабул күрмәсәң, утка як» дип теленә салынган. Утка якмадым ягуын, шулай да ертып ташладым. Киндер күлмәкле Хәдичә торып торсын әле, анда мине, яшь