Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
фотография эшенә өйрәтергә булган.
Әнәк безгә ерак җир түгел – җиде генә чакрым. Абый, кайтып ике-өч көн уздымы-юкмы, базар көнгә каршы иртә белән шунда китте. Юзекаев аны атна буена үзләрендә тотып, фото эшенә өйрәткән дә бар кирәк-ярагы белән «Фотокор» дигән күгәрчен хәтле генә бер фотоаппарат биреп җибәргән иде. Моның өчен без дә аңа бурычлы калмадык – көзге байлыктан бер капчык бодай бирдек.
И менә хәзер Хәвадис абый атна саен Әнәккә барып, киңәшләр алып кайта иде.
Карточканы үзен тышта төшерсәләр дә, эшләвен караңгыда эшлиләр икән. Абый да күрше Нәсих бабайлар мунчасына бикләнеп, ишек-тәрәзәсен юргандыр-нидер белән томалап куя да түбәтәй чаклы гына бер кызыл пыяла яктысында тик эшләп утыра. «Зиһенлегә эшнең сере үзе ачылыр», – ди безнең әни. Абый бу һөнәргә дә бик тиз өйрәнде. Айдан күп тә үтмәгәндер, базар тулы мир алдында таяктай басып торырга оялган түтәйләр, безгә килеп, чия күләгәсендә рәхәтләнеп кәртечкегә төшә башладылар.
Шулай өйрәнеп китте Хәвадис абый. Аның кебек авыру кешегә авыл җирендә уйнап кына эшли торган эш иде бу.
Көннәрнең берендә Мирза абыйдан хат килгәч, уку турында тагын сүз кузгалды. Беребез укый алмагач, мин инде бу сүзне беткәнгә саный идем – Мирза абый бетермәгән икән.
Бу юлы чират минеке иде. Мирза абый шулай язган.
Тик мин көн дә суза киләм. Керә аламмы-юкмы дип уйламыйм, Раббани абыйның аягы төзәлсен әле, шуннан күз күрер дип уйлыйм. Берсе авыру, берсе аяксыз ике олы кешене бер Әдрән белән әнигә калдырып китеп булмый бит инде!
Тимершәех абый да:
– Әкрен барган – куян артыннан җиткән, шәп барган – сыер артыннан да җитмәгән, диләр. Ашыкма, вакыт бар, – диде.
Шулай суза торгач, сабаннан соң тәки ремонтына кереп киткәнмен. Ахырда Раббани абый түзмәгән – тәмам ныгып таягын ташлагач, минем өчен Тимершәех абый янына кергән.
– Әти дә, үзем дә эшләгән алачык – иртәгәдән урнысына үзем басам, җибәреп карыйк әле шул Сиринне берәр укуга. Мирза да бик нык кушып яза, – дип үтенгән.
Шуннан соң гына мин документлар әзерли башладым. Документ дигәннән, һич ашамас бер сәбәп белән минем җидене бетергән таныклык кәгазе югалган булып чыкты. Утка пешкәндәй угаланып, Тимершәех абый янына киңәш сорап кердем.
– Бәй, ярар, апай. Менә Илләргә барасым бар, мәктәп директоры белән сөйләшеп карармын, – диде.
Кайтышлый ук алачыкка кереп әйтте:
– Директор белән сөйләштем, иртәгә үзең барырсың. Мин җибәрде дип әйтергә онытма, – дип, эчемә җылы салып китте.
Икенче көнне инде алачыкта Раббани абый белән Әдрән эшләп калды, ә мин таныклык юллап Илләргә киттем.
Өч кыш йөреп күпме чабата туздырган авыл! Мәктәбе дә шул ук. Тик бездән соң бик нык кечерәйгән шикелле иде. Шулай да, мин килгәнне сагынып көткән төсле, тәрәзәләре тулы нур белән мине каршы алды. Мин кыенсынып кына директор ишеген шакыдым. Без укыганда сугышта йөргән, сугыштан соң янә үз урынына кайтып эшли башлаган директорны мин күреп кенә белә идем.
– Мине