Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
абыйны, капчыгына ике мич сохари, ике шешә сарымай, бер түгәрәк ипи салып, пристаньга илттек. «Советский полярник» дигән, үзе дә, тавышы да бик матур бер пароход бар иде, шуңа утырып китте. Түбәбез күкләргә тиеп озатып җибәрдек шулай. Әни, гадәтенчә, безгә дә ишеттереп, теләген теләп калды:
– Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәти, биргән көнеңә, иткән рәхимеңә шөкер, Ходаем-Тәңрем! Инде үзең биргән чирне үзең алып, исән-сау гына укып кайткан сәгатьләрен күрергә язсыные. Амин!..
Тик әнинең теләге кабул булмады. Сентябрьдә Хәвадис абыйның, үзе торган квартир хуҗаларының мәзәкләрен сөйләп, уйнап-көлеп язган ике хаты килгән иде, октябрь азагына таба бик көттереп тагы бер хаты килде. Монысында уен-көлке юк. «Хәлем бик шәптән түгел. Пароход туктаганчы берәрегез килеп китә алмассызмы?.. Телеграмма суксагыз, ничек тә пристаньга төшәргә тырышырмын… Әзрәк шалкан пешереп алып килегез, бик тә шуны салкын көе ипи белән ашыйсым килә…» дигән.
– Балакаем!.. – дип, әни тавышсыз гына еларга кереште, күз төбендәге җыерчыкларына яшь тулды.
Без бөтен авыл белән колхоз эшенең якасына ябышканбыз: иген юеш, иген яна – мине дә, Әдрәнне дә Тимершәех абый җибәрмәде. Уфага әни барырга булды. Гомеренә беренче тапкыр шәһәргә барырга җыенуы.
– Каршыларга төшә алмаса, ничекләр эзләп табарсың икән инде абыкайны? Ичмасам, әзрәк урысча да белмисең… – дип, Әдрән уфтанып алды.
Әйтерсең лә без барсак, без русча беләбез!
– Борчылмагыз, балалар, – диде әни. – Мөфти хәзрәтләре яшәгән калада үз мөселманыбыз да җитәрлектер әле. Уфа тулы татар дип сөйләгәние бит Хәвадисем бүлнистән кайткач. Исән генә булсын – табармын.
Көзге байлыкта ике катлы тәти пароходларга да баржа тага башладылар. Әни утырган «Жан Жорес» ның да бер ягына иләмсез бер баржа такканнар иде. Аны Кушнаренкода гына ташлап киткән. Шулай итеп Уфага ике тәүлек урынына дүрт тәүлек барганнар.
Инде пароходларның шулай озак йөрисен санаганда да, әни Октябрь бәйрәменә кайтып җитәргә тиеш иде. Ләкин бәйрәме дә узып китте, безнеке ише вак елгалар туңып, Агыйдел өстенә зим чыкты. Хәбәрсезлектән ни уйларга да белмичә аптырауга төштек. Сыерыбызга хәтле, капка ачылган саен, башын борып, әнине көтә; саварга дип кергән Вәҗиһә апаны күз кырыена да китерми иде, үзебез сауган булып, җиленен тарта-суза интегеп беттек.
Китүенә ике атна дигәндә, көчкә Дербышка затонына төшүче иң соңгы пароход белән кайтып җитте әни. Йончыган, битләренә дә, кулларына да ямьсез ак йөгергән иде.
Хәвадис абый каршылый алмаган. Әни, Уфага барып төшкәч, трамвайга да утырырга шикләнеп, «шултикле кеше эченә ничек тыгылып кермәк кирәк!» дип, татарга охшаган бер кешегә конверттагы адресны күрсәтә-күрсәтә, җәяү генә киткән.
– Бер урам белән генә туп-туры бардым да бардым. Укыган җирләрен бик ерак дип әйткәннәрие – аша китсә биш чакрым булыр. Час арасында барып җиттем. Анда да җайлы туры килде: бик сылу бер татар кызы абыегыз торган фатирга ук илтеп куйды…
Көзге яңгыр,