Шигырьләр / Стихи. Кул Шариф
(1186 елда вафат) саный.
Хуҗа Әхмәд Ясәви, – билгеле булганча, XII гасырда Урта Азиядә яшәп иҗат иткән күренекле дин эшлеклесе, шагыйрь, бөек шәхес. Ислам дөньясында танылган галим һәм мистик Шәех Йосыф Хәмәданиның шәкерте буларак һәм аның рөхсәте белән Әхмәд Ясәви Йәсе шәһәрендә үз исеме белән аталган Ясәви тарикатен (сектасын) төзи һәм Урта Азиядә яшәгән төрки халыклар арасында үз тарикатен һәм ислам өйрәтмәләрен тарата. Ислам өйрәтмәләрен, Коръән мәгънәләрен ул хикмәтләр исеме белән шигъри юлларга салып бирә. Аның шигырьләре сәнгатьчелек ягыннан бик камил, тәэсирле итеп эшләнгәннәр. Аның суфичылык һәм гомумән ислам идеяләрен шигырь калыбына салып бирүен галимнәр исламның төркиләр арасында беренче ныклы урнашуы дип карыйлар. Соңыннан Әхмәд Ясәви шәхесе изге булып, ягъни ислам дине әүлиясы булып карала башлый. Шуны истә тотып, Ш. Мәрҗани Әхмәд Ясәви турында: «Гарәп халыклары тормышында Мөхәммәд пәйгамбәр нинди зур роль уйнаса, Төркестан һәм төрки халыклар дөньясында Хуҗа Әхмәд Ясәви дә шундый зур роль уйнады», – дип яза[14].
Әхмәд Ясәви эшен аңардан соң аның шәкерте, шагыйрь Сөләйман Бакыргани дәвам иттерә. Ул да сәнгатьчелек ягыннан бик камил эшләнгән күпсанлы хикмәтләр иҗат иткән. Шулай итеп, аларның икесе дә төрки телле поэзиядә суфичылык юнәлешендә иҗат иткән иң күренекле шагыйрьләрдән саналалар. Ул дәвердән бирле күп гасырлар үтү сәбәпле, аларның шигырьләрен кайвакытта бер-берсе белән буташтырып та йөртәләр.
Шунысы әһәмиятле, Ә. Ясәвинең, С. Бакырганиның бу хикмәтләре шул дәвердә үк Идел буена да килеп җиткәннәр һәм Идел буенда да бик популяр әсәрләргә әверелгәннәр. Татар халкы бу мирасны гасырлар буена кулдан-кулга күчереп, үз әсәрләре кебек укып йөрткән; күпсанлы кулъязма күчермәләрен барлыкка китергән. Шулай итеп, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар поэзиясе Урта гасырларда Идел буенда яшәгән татар шагыйрьләре иҗатына зур йогынты ясаган. Күп кенә татар шагыйрьләре аларны үзләренең остазлары итеп исәпләгәннәр, үрнәк алып иҗат иткәннәр. Алар арасында Казан ханлыгының баш имамы, шагыйрь Кол Шәриф тә булган.
Шунысы кызыклы, Кол Шәриф шигырьләре кулъязма җыентыкларда еш кына үзенең остазлары Ә. Ясәви һәм С. Бакыргани хикмәтләре белән бергә, алар белән рәттән күчереп йөртелгән. Мәсәлән, аның безгә билгеле булган дүрт шигыре С. Бакыргани әсәрләрен туплаган җыентыкта – «Бакырган китабы» нда басылып чыккан (Казан, 1883). Бу факт үзе генә дә Кол Шәриф поэзиясенең Ә. Ясәви, С. Бакыргани иҗатлары белән аваздаш, бер юнәлештә булуын тагын бер тапкыр дәлилләп тора. Бу турыда профессор Габдрахман Таһирҗанов: «Кол Шәрифнең чын мәгънәсендә суфи шагыйрь булуын аның дүрт шигыренең «Бакырган китабы» на кертелүе дә раслый. Бакыргани хакында Казанда XVI йөздә үк поэма язылу факты болгар-татарлар арасына суфичылык әдәбиятының борынгы чорда ук үтеп кереп, шактый тирән тамыр җибәрүен күрсәтә», – дип яза[15].
Кол Шәриф үзенең шигырьләрендә Алла каршына гөнаһсыз бару идеяләрен пропагандалый;
14
Әхмәт Ясәви турындагы бу мәгълүматлар академик М. З. Зәкиевнең «Тарихны шәхесләр ясый» дигән мәкаләсеннән алынды. – «Ватаным Татарстан». – 1994. – 9 июнь.
15