Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури


Скачать книгу
Бу таулар Урал тавының тармаклары булып, берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе биек булып күренәләр. Шул тирәгә җиткәч, Агыйдел, үзенең агышын борып, бераз кояш батышына табарак борылып китә. Уфадан югары карап пароход белән барганда, уң ягында бик озын сыртлар, төрле яшеллекләр белән капланган аркалар күренә. Шушы таулар белән аркаларның арасында киңлеге берничә чакрымнарга сузылган матур болыннар, төрле агачлар арасыннан Агыйдел тын һәм мәһабәт булып агуында дәвам итә. Бу тирә – сандугачларның оясы инде.

      Монда, җәй көне булса, Идел буенда үскән назлы агачларның ботакларында айлы кичләрдә сайраган сандугачларның тавышы белән бөтен тугай яңгырап тора.

      Агыйделнең шәрык ягындагы таулар арасыннан Җилем исемендәге зур гына су килеп чыгып, шул матур тугайларның иң матур һәм урта бер җирендә Агыйдел белән кочаклаша. Җилем суы үзенең сафлыгы, ташлар арасыннан агуы белән күргән бер кешене хәйран итәрлек рәвештә матур. Ул үзе шәп ага, ләкин болганмый. Язгы ташкын вакытында Җилем суы белән бик күп сал агызып төшәләр. Ләкин ул саллар ике буй бүрәнә чамасыннан озын булмыйлар. Шундый шәп һәм таулар арасыннан әрле-бирле бормаланып, ташларга бәрелеп ага торган судан салларны ярга бәрдерми һәм таратмый агызып төшәр өчен ничаклы осталык белән җитезлек кирәк икәненә аптырап каласың. Бу эшне тик тау арасында, Җилем суы буенда үскән башкортлар гына булдыра ала.

      Җилем суы безнең авылдан ике чакрым ярым чамасында. Бу су буе – минем бала вакытымның җәй көннәрендәге уйнап, кармак салып үткәргән урынымның берсе. Әллә кайдан күренеп торган «Кызыл яр» астында һәм «Иштуган тамагы» дигән җирләрдә без, балалар, көннең үткәнен белми йөри идек. Язгы сабан белән печән вакыты арасы (июль числосы) күбрәк шунда үтә иде.

      Анда күп йөрүебез өчен кайвакытта әтиләр тарафыннан чигәләребезгә алган вакытларыбыз күп булса да, Җилем суы буеның матурлыгы, үтә күренеп торган суда көмеш кебек балыкларның йөзүләре, безнең шул балыкларны тоту теләге белән күзләребезне суга терәп утыруның кызыклыгы чигәләребездән ут чыгарганчы чабуларны шунда ук оныттыра иде. Ул төрле якка борылып-борылып йөри, шулай итеп, шул матур җирләрне күбрәк күрергә, шуннан чыгып китмәскә тырышкан кебек ага. Агыйдел белән шушы Җилем суының уртасындагы берничә чакрымнарга сузылган болынлыкларны җәй көннәрендә төрле чәчкәләр каплаган була. Шул матур җирләрдә ямьле җәйләрне сайрап үткәрер өчен, җәнүбнең[10] төрле кошлары килеп тулалар. Аларның моңлы тавышы белән бөтен тирә-як яңгырап тора.

      Шушы ике суның кочагындагы киң болынлыкның нәкъ уртасына безнең Җилем-Каран авылы ташланган. Табигатьнең иң матур бер урынына ташланган шушы Җилем-Каран авылы минем туган бишегем була инде. Бу авылның эчә торган суы авылның янында гына бөркелеп, ургылып чыккан зур чишмәдән гыйбарәт. Бу чишмә яр астындагы кисмәк янындагы тишектән көмеш кебек саф һәм мул булып чыга, авылның түбән очына барып, сазлык уртасындагы күлләргә барып югала. Авылдан чирек чакрым ераклыкта Үрге чишмә исемендә икенче бер чишмә бар. Бусы, кечкенә булу белән бергә, тагын да матуррак. Көнчыгыш ягы вак әрәмәлек булып, көнбатыш ягы


Скачать книгу

<p>10</p>

Җәнүбнең – көньякның.