Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки. Ризаэтдин Фахрутдин
утыртты. Ләкин Казанда татар мирзалары һәм кенәзләре арасында кызган дошманлык һәм дәгъвалар Габделлатыйфның хан булуы белән генә сүнмәде. Бәлки, моның утыруы сәбәбеннән тагын да артты һәм ялкынланырга тотынды. Шул сәбәптән Великий кенәз Габделлатыйфны Казаннан Мәскәүгә кайтарып, аның урынына элек хан булып торган Мөхәммәд Әмин ханны Казанга җибәрде, һәм ул ханлык урынына утырды[39].
27. Мөхәммәд Әмин хан (икенче мәртәбә)
Һиҗри белән 908, милади белән 1502 елда Мөхәммәд Әмин икенче мәртәбә Казан ханы булды. Беренче мәртәбә ханлыгыннан куылып киткәннән соң, Вологда төрмәсендә ятучы җиңгәсен (агасы Илһам хан хатынын), Өченче Иваннан үтенеп, төрмәдән чыгартты да үзе аңа никахланды. Гайрәтле, тырыш бу хатын, Казанга килгәннән соң, Мөхәммәт Әмин ханны Мәскәү кенәзлегенә һәм Иванга каршы кыздырырга кереште һәм бу эштә күп нәрсәгә ирешә дә алды. Мөхәммәд Әмин русларга дошман була барды. Бу хатын һәрвакыт Мөхәммәд Әмин ханга: «Русларга кара кол һәм Иванга ялчы булып торганчы, кешеләргә хезмәт итүең һәм аларның күңелләрен табу юлында җан корбан кылуың артык!» – дип, ирен шул уңайдан хәрәкәтләндерде. Яратканлыгы сәбәбеннән, ире һәрвакыт сүзенә колак салырга мәҗбүр була иде, диләр.
Әлеге хатынның тырышлыгы сәбәбеннән, Мөхәммәд Әмин хан бу мәртәбә ханлыгында руслар белән сугышты һәм аларга күп зарарлар китерде. Һиҗри белән 911, милади белән 1506 елның 22 маенда Казан өстенә килгән рус гаскәре тәмам диярлек дәрәҗәдә Мөхәммәд Әмин хан тарафыннан кырылды.
Өченче Василийның ахирәт дусты булган Миңлегәрәй ханның хатыны Нурсолтан үзенең углы Мөхәммәд Әмингә Мәскәү кенәзе белән дус тору хакында үгет-нәсыйхәт бирә. Шуның соңында гына Мөхәммәд Әмин хан Мәскәү кенәзе белән солых төзи һәм үлгәненә кадәр сугышмый.
Мөхәммәд Әмин хан һиҗри белән 924, милади белән 1518 елның декабрендә вафат булды. Кабере Казан шәһәрендә булса кирәк. Бу нәүбәтендәге ханлык вакыты 16 ел булды.
28. Шаһгали хан
Шаһгали хан, Алтын урда ханнары нәселеннән Улъяр углы булып, Мәскәү кенәзе хозурында рус хөкүмәтенә хезмәт итәдер иде. Мөхәммәд Әмин хан вафат булганнан соң, Мәскәү кенәзе үзенең вәкилләре белән моны Казанга җибәрде. Өченче Василий тарафыннан җибәрелгән вәкилләр делегациясе белән Шаһгали һиҗри белән 925, милади белән 1519 елның апрель аенда Казанга килде. Рус түрәләре Шаһгалине ханлык урынына утырттылар.
Рус арасында тәрбияләнгән һәм рус әхлагы нигезендә табигате урынлашкан бу адәмнең бөтен хәрәкәте һәм мөгамәләсе Великий кенәзнең яхшы мөнәсәбәтенә ирешүдән һәм аңа яраудан гыйбарәт булды. Мәмләкәтне үзгәртеп кору, халыкка һәм ватанга хезмәт итү хакында уйлап та бирмәде. Шул сәбәптән кешеләр арасында игътибар казана алмады һәм абруйлы булмады.
Моннан хәерле эш чыкмаслыгы ачык беленгәннән соң, Казанның олы кешеләре Кырым ханы Мөхәммәдгәрәйдән үзенең туганы Сахибгәрәйне, хан булу өчен, Казанга җибәрүне сорадылар. Мөхәммәдгәрәй үз туганы Сахибгәрәйне Кырым мирзаларыннан бер төркем һәм дә Кырым чирүе[40] белән Казанга җибәрде, һиҗри
39
Габделлатыйф хан Россиянең Белоозер (Белозёрск) исемле кальгасында дөньядан үтте.
40