Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
үзләреннән зур милләт юк теориясен чыгаруларына һәм үзләрен һәр яктан камил дип уйлауларына башчы булмыштыр. Тагы бу халыктагы үткенлек, аның нәтиҗәсе булган үзен зур тоту, боларның башка халыкларга кечкенә итеп карауларына сәбәп булмыштыр. Миләрендәге хыял куәте аркасында болар һәммә нәрсәдән әллә нинди булмый торган фаразларга китеп, уйларга чумып, эшләргә вакытлары калмагандыр. Тагы боларның табигатьләрендә әллә нинди сүзгә, сөйләүгә әһәмият бирү булган. Бу кимчелек бөтен Шәрекъ халкының гадәте булса да, безнең болгарларда бигрәк каты падишаһлык сөрмештер. Шуның өчен укый торган фәннәренең мәгънәләренә барып җитмәенчә һәм барырга да тиешлеген уйламаенча, сүз көрәштерү берлән гомер үткәргәннәр. Шул сәбәптән боларда никадәр мәктәп, мәдрәсәләр булса да, уку никадәр халык арасында таралса да, боларның белгәннәре фәлән сүзнең фәлән сүздән ник элек әйтелүе, ник ул сүзнең әйтелмәенчә, бу сүзнең әйтелүе кебек юк эшләр генә булмыштыр. Боларда сүзгә әһәмият шулкадәр булган, хәтта Коръән кебек дини китапны укуда, фәлсәфи никадәр бөек хөкемнәрне туплаган Җәнабе Аллаһ тарафыннан җибәрелгән хикмәтне өйрәнүдә дә сүздән үтә алмаганнар. Коръән уку боларда, аны дөрес укып, авызны төрлечә борудан гыйбарәт булып калган. Боларның «ләфзый» лыклары (сүзчәнлекләре) һәрвакыт та үзен күрсәткән. Боларның тарихларында һәрнәрсәне эшләргә планнар кору кадәр күп нәрсә юклыгы боларның сүзчән холыклыгыннан билгедер. Һәр нә исә, боларның алга китмәүләренә сәбәп үзләре төсле генә күренсә дә, иң зурысы – телләре һәм дә күрше халыкларыдыр. Югыйсә болар һәрнәрсәгә сәләтле, һәр эшне булдыра торган бер халык иде. Янә дә боларда башлык булмавы, руслар берлән дини яктан башкалык, руслардан кайбер дөньяның китешен аңламаган папасларның, дөрестән дә, болгарларны христиан итү фикеренә килүләре болгарларның һәммә руска алдакчы күзе берлән каравына сәбәп булмыштыр. Шул сәбәпле болгарлар руслар аша да мәдәниятне ала алмамышлардыр. Боларның тарихларындагы фанатик, дингә һөҗүм кылу фикере болгарларга поплар берлән тарткалашу өчен чыкмыш исә дә, надан халык һәммә урында кулланганнар. Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның аркасында юкка чыгуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр. Болгарлар һичбер вакыт руслардан курыкмамышлардыр. Фәкать христианлыкка гына разый булмамышлардыр. Боларның әхлаксызлыклары, боларда хатын-кызның фахеш юлына китүләре, боларда спиртле эчемлекләр куллануның таралуы, минемчә, тагы боларның үзләренең табигатьләрендә шундый эш булудан түгел – фәкать, боларда кирәгенчә кылу булмаганлыгыннан, күңел ачар өчен әхлакый урыннар булмадыгыннан, боларны тәрбиясезлек, эч пошу, эшсезлек фахеш юлына тартмыштыр. Эч пошуны бетерер өчен исерткечләр дә кулланылгандыр. Бара-тора боларны куллану да икенче табигать булып калмыштыр. «Кешелеккә ни файдалары булды?» сөаленә мин дә җавап бирә алмыйм. Чөнки бу сөальгә җавап өчен аларның һәммә эшләрен дә берәм-берәм тикшерү кирәктер ки, бу да хәзерге