Тик син генә…. Марат Кәбиров
иде. Ләкин Илнур әле моны аңламый, бар дип тә белми, аның бөтен теләге – Ләйлә белән бергә булу. Шуңа күрә, ул беренче сентябрь көнне матур киемнәрен киде дә Ләйләгә иярде.
Бәйрәм тантанасында да җитәкләшеп басып тордылар, соңыннан да укытучыга ияреп сыйныф бүлмәсенә бергә уздылар. Укытучы апа, яшь кенә чибәр кыз инде, исемлек буенча тикшереп чыкты. Илнур ул исемлектә юк иде.
– Нишлибез инде хәзер синең белән? – дип көлемсерәп, малайга текәлде ул, – Документларың монда булмагач, сине мәктәпкә алып булмый бит.
– Минем укыйсым килә, – диде Илнур еларга җитешеп, – Укыйсым… Килә…
Укытучы апа аны кызганды бугай:
– Ярый, бүген кич өегезгә барып килермен, – дип малайның аркасыннан сөйде ул, – Әти-әниең белән сөйләшербез.
Ул кичке якта чынлап та килде. Кухнядагы чәй табынында озак кына сөйләштеләр. Илнур бөтен сүзләрен дә ишетә алмады. Тик укытучы Илнур ягында иде.
– Әгәр баланың укырга теләге бар икән, каршы төшәргә ярамый, – дип үгетләде ул, – Киләсе елга аның мәктәптән күңеле сүрелергә мөмкин. Аннан соң улыгыз "икеле капчыгына" әйләнер дә куяр. Ә быел ул…
Кыскасы, укытучы апа җиңде. Икенче көнне мәктәп формасы, уку әсбаплары сатып алдылар да малайны мәктәпкә илтеп куйдылар.
Укытучы апаның исеме Рәшидә Әнваровна иде. Илнур аңа чиксез рәхмәтле булды. Иң төп сәбәбе, әлбәттә, әти-әнисе белән сөйләшеп, малайны укырга бирергә ризалаштыруы, Ләйләдән аермавы өчен иде. Уку дәверендә дә әйбәт кеше булды Рәшидә Әнваровна, бер кайчан да тавышын күтәрмәде, елмәгән нәрсләреңне сабыр гына аңлатып бирде, тәртип бозсаң – алай эшләргә ярамаганын сеңдерерлек итеп әйтте. Ничек шулай итә алгандыр ул, Илнур бүген дә аңлап җитәлми, әмма укытучы апа кисәткәннән соң шул ук хатаны тагын кабатлау – аны рәнҗетү кебек тоела иде. Ә аны рәнҗетәсе килми. Аның шат чагын күрү күпкә рәхәтрәк. Гел диярлек елмаеп сөйләшә, елмайганда бит очларында сизелер-сизелмәс кенә чокыр пәйда була, ап-ак тешләрендә якты нур кабына, күзләреннән шаян очкын сибелә. Аның елмаюын күргәч, Илнурның да елмаясы килә иде.
Беренче сыйныфта кызлар белән малайларны бер парта артына утырттылар. Сыйныфташларның күбесе моңа канәгатьсезлек белдерде, ә Илнур сөенде генә. Ул Ләйлә белән бер парта артында иде. Аның үзеңнең яныңда икәнен тою да күңелгә ниндидер җылылык, дәрт, рәхәтлек бирә.
Баштарак сыйныфташлары "кияү белән кәләш" дип ирештереп маташтылар да бу икәүнең артык исе китмәгәч, туктадылар. Илнур да сыйныфта төшеп калган малайлардан түгел иде. Иң көчлесе үк булмаса да, үз-үзен якларлык чамасы бар. Һәм, әлбәттә, Ләйләне дә.
Сигезенче сыйныфларга җиткәндә кызларның гәүдәсе тулыша, күкрәкләре чәйнүк капкачы чамасы булып бүртеп чыга, ә малайларга дәрт керә – кем кызларның биленнән кочаклап карарга омтыла, кем күкрәкләренә үрелә. Яклаучысы булмаган кызларны берәр почмакта кысрыклап, елатып бетерәләр. Ләйләгә бәйләнүче булмады. Ул вакытта Илнур төрле ярышларда катнашып беренчелекне ала торган спортчы, егетләр арасында