Матурлык. Амирхан Еники
көнгә калсам да, сез барыгыз да мине юатып, үгетләп, кыстап биредә калырга, шулай итеп хурлыгым белән килешергә мәҗбүр итәр идегез. Мин моны булдыра алмыйм… Берничә көннән ул кайтырга тиеш… Шуңа күрә артык бер көн дә тормыйча китәргә булдым. Аңлагыз мине, кичерегез…
Мине эзләмәгез, яңа җиргә урнашкач, үзем хәбәр итәрмен.
Хушыгыз!
Тирән хөрмәт белән Т.В.»
Ә кечкенә хат Петя Котовтан. Ул менә нәрсә яза:
«Исәнме, Тамара!
Син мине бик көтәсеңдер инде, сагынгансыңдыр инде бик. Конечно, аңлыйм мин моны… Үземнең дә теге, ни, понимаешь, бик күрәсем килә. Ну вот нәрсә, Тамара, син ачуланма миңа… Мин ялгыз кайтмыйм бит, то есть өйләнеп кайтам… Яраттым бит бер җирән шайтанны!.. Конечно, моны белү сиңа авыр булыр, ну ничево, дөньяда ир бетмәс. Без бит синең белән болай, шаярып кына дигәндәй тордык, ә миңа чынлап өйләнергә вакыт. Так что, син ачуланма и безнең араны өзелгәнгә сана.
Конечно, мин сине онытмам, ну мин хәзер бүтәнне яратам. Кем икәнен әйтмим, кайткач, үзең күрерсең. Менә шул. Барысы өчен дә рәхмәт. Минем сиңа шактый бирәчәгем бар шикелле, но анысын акрынлап түләрмен.
Да, тагын сиңа шуны әйтеп куям: без кайткач, кара аны, миңа бәйләнеп, бузить итеп йөрмә, яме!
Ну, пока, исән бул! Сиңа бәхет телим.
Сәлам белән Пётр К.»
«Бузить итмә» дигән сүзнең астына Тамара Сергеевна үз кулы белән өч тапкыр сызып куйган.
Йә, ничек, абзыкаем? Лач итеп төкердеме хам күпме яхшылык күрсәткән хатынның нәкъ бәгыренә? Качу түгел, беренче очраган ботакка асылынырсың!
Шул кичне без, совхозның җитәкчерәк кешеләре, директор бүлмәсенә җыелдык. Барыбыз да бик борчылышкан идек, ачулы идек. Ләкин, мәет чыккан өйдәге шикелле, сүз таба алмыйча утырдык. Ни әйтәсең? Әлбәттә, эш ташлап качу һич тә ярамый, закон белән дә тыела ул, әмма бу очракта беребез дә Тамара Сергеевнаны гаепләргә җөрьәт итә алмадык. Хәтта директор да, шактый коры һәм кырыс кеше, нинди дә булса чара күрү турында авызын ачмады; тик ул әледән-әле: «Ах, бу хатыннар, хатыннар», – дип үрсәләнде, бер-ике тапкыр авыз эченнән генә сүгенеп тә куйды, аннан, ант иткәндәй, йодрыгын төйнәп, Петя Котовны, кайту белән, бер көн тотмыйча совхоздан куарга сүз бирде.
…Менә шулай китте бездән Тамара Сергеевна. Әйтерсең төште дә югалды… Шунысы гыйбрәтле тагын: бу вакыйгадан соң кешеләр ничектер бер уңайсызлану хис иткән кебек булдылар, әйтерсең ялгыз хатынның язгы төндә каядыр китеп югалуы аларның «каты йоклаулары» аркасында гына килеп чыкты… Аннан… акрынлап барысы да онытылды, тик менә сезнең кебек кызыксынып сорашучы очраган чакта гына искә төшереп сөйли торган бер вакыйга булып калды.
Николай Михайлович сүзеннән туктады, һәм без караңгы иңгән бүлмәдә озак кына тын калып утырдык. Була шундый вакыйгалар, алар күңелдә күп кенә уйлар тудырсалар да, ни өчендер, төпченеп сорашасы килү теләген кузгатмыйлар. Вакыйга бик ачык булганга күрә генә түгел, ә акылга зур йөк булып төшкәнгә күрә шулайдыр инде ул… Ләкин бер сорау күңелне һаман тырнап