Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Анысы нинди?
Хөрмәт. Хәсрәтләре белән көйдерә торганы.
Люция (аның авызын каплый). Чү! Авызыңнан җил алсын!
Хөрмәт. Күз яшенең шундые татлы. Сөю, ярату дигән хәсрәт китергәне… Бусы гомергә бер генә. Иң бәхетлесе – шул.
Люция. Кем соң син, кем, Хөрмәт? Каян алдың бу ихласлыкны?
Хөрмәт. Синнән, Люция… (Кисмәктәге суга карый.) Кара әле, безнең суыбызга йолдыз чаткысы төшкән!.. Йолдызларның иң якыны ничек аталганын беләсеңме?
Люция (иелеп карый). Сириус. Сириус.
Хөрмәт. Юк. Иң якын йолдыз… синдер ул дип, мин беркайчан да әйтә алмас идем, әгәр бу дөньяда… Люция атлы кыз булмаса.
Люция. Төш… Төш күрәм кебек.
Хөрмәт. Мондый төш була димени, җүләр… җүләрем минем. Төш итеп әрәм итәрлекме соң моны? Сине…
Туй шавы ишетелгән якка кереп китәләр. Фәрдәнә белән Сара керә.
Сара. Шундый моңнарны да җир күмә микәнни?
Фәрдәнә. Күмәме соң – әйләнәләр дә кайталар, әйләнәләр дә кайталар.
Сара. Әйт әле дөресен, Фәрдәнә, сиңа ул көй кара күк дәрьясында кычкырып йөргән козгын тавышы булып тоелмадымы?
Фәрдәнә (сискәнеп). Козгыннарның кешеләрдә ни эше бар да, кешеләрнең козгыннарда ни эше бар? Этләр өрә торды, ә без, менәтерә, чәй эчәбез әле! Соңгысы булмас. Вилданың чит җирләргә алып китсә дә, безнең ничек торганны онытма – дүртебез дә бер кәшәнкәгә береккән чикләвекләр шикелле яшәдек… Ә чикләвекләрнең берсенә-бер корт кертмәдек… Чәй ясыйммы, Сара?
Сара. Тутырмыйча гына.
Чәй эчәләр.
Менеп, кәефеңне боздым. Әллә нишләп каты сөйләштем.
Фәрдәнә. Үлем йомшак нәрсә түгел шул.
Сара. Ник үлде соң бу Сәгыйдулла?.. Яши идек ич әле. Ару гына тора идек.
Фәрдәнә (үзалдына). Нигә мин әйтмим соң әле бу сүзләрне? (Сарага.) Һәр ярага вакыт дәва.
Сара (уйчан). Һәр ярага вакыт дәва… Вакыт җәрәхәтли дә ул. Язгы ташу елга ярын елның елында яңарта тора.
Фәрдәнә. Шулай, яңарта тора.
Сара. Сәгыйдулланың хәтере җәрәхәтле китте. Бермәлне бу гармунны сорап мәктәп балалары килгән иде.
Фәрдәнә. Гыйбрәт алмагадыр инде.
Сара. Кайларда гына уйнамагандыр ул!
Фәрдәнә. Кайларда гына…
Сара. Ә ямаулары икәү генә…
Фәрдәнә (гармунны әйләндергәләп). Икәү генә. Сакланган.
Сара. И-и, моның күргәннәре!.. Ике тапкыр яраланган. Гармунны әйтәм.
Фәрдәнә. Берсен мин дә беләм. Сугыштан язып җибәргән иде. Пуля тигән.
Сара. Икенчесе – пычак эзе.
Фәрдәнә. Бу гармун үз иясен уттан-судан күп саклады.
Сара. Баш киселсә дә, фәкать шул моң кала ласа кешедән. Сәгыйдулланы шул моң саклагандыр.
Фәрдәнә. Синең бәхеткә.
Сара. Кемгә бәхеткә, кемгә үкенечкә.
Фәрдәнә. Җир тигезли бәхет белән үкенечне… Инде үлгәч кенә бүлешмик, авыр туфрагы җиңел булсын.
Сара. Әрләмә… Хәсрәтемнән…
Фәрдәнә. Зарланма, үпкәм юк. Ник дисәң, дөньяга яңадан килсәк тә, нәкъ үткәнне кичәр идек. Бер мыскалын да чит бәхетләргә алмашмыйча… Чәй яңартыйм әле…
Сара. Юк, юк, юк… Рәхмәт яусын. Көтәләрдер. Кузгалыйм.
Фәрдәнә. Ташлашмаска инде… Ии, онытканмын – сине бит Вилданың алып китә.
Сара. Бармасам, кая алып китсен? Кая барсаң да,