Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Сине төштә күрдем… Чакырасың…
Шәрифел. Кая?
Раушан. Җиләккә… Теге сын миңа син булып тоелды. Бүтән берәүгә охшатып алып кайттым. Ә ул син икән!
Шәрифел (әкрен). Бозлар да эри башлаган!
Раушан. Җитәр, ни гомер контузиядәге шикелле яшәдем. Соң булганчы, уң булсын. Менә үзем, көн итәргә кулым. Рашат аңлар!
Шәрифел. Җәваһирә белән минем арага кысылып, җаныңны тынычландырмакчы икәнсең.
Раушан. Ике тапкыр үлмәбез әле, Шәрифел!
Шәрифел. Ике тапкыр яшәү өчен, үз вакытында бер тапкыр үлә белү дә кирәк булгандыр, Раушан. Хәзер соң инде. Кеше ни димәс?
Раушан. Кешенең бездә эше булмасын – теләсә ни дисеннәр. Тынарлар әле!
Шәрифел. Теге вакытны, халык белмәсен дип, үлемнән курыккан шикелле йөргәнеңне оныттыңмыни? А-а, председатель идең шул!.. Инде соң. Йөрәк суынган.
Раушан. Элек кайнар идеме? Син яраткан булгансың мине, Шәрифел. Ни дә булса калмадымыни?
Шәрифел. Калды.
Раушан. Әйтәм ич!
Шәрифел. Син түгел.
Раушан. Кем?
Шәрифел. Рашат. Аның өчен мин сиңа бурычлымын.
Тынлык.
Раушан (читкә карап). Миңа бер почмагың җиткән булыр иде… Менә хәзер тимерчелектә эшли башлармын. Аннары, яз килгәч, тракторда, ә җәен – комбайнда… (Тирә-якны күзәтеп.) Йортыңны төзекләндерербез. Сипләтеп үк җибәрербез. Капка баганаларың черегән икән инде, аларны да алыштырасы булыр…
Шәрифел. Җәваһирә ялгыз калсынмы?
Раушан. Әни белән.
Шәрифел. Гөлмәрьям астайга килен кулында авыр булыр ич.
Раушан. Ул инде әзерләнә… Аңа инде озак калмаган.
Шәрифел (кычкырып). Миңа синең мондый үлүең кирәк түгел, Раушан! Иң кимендә миңа анаңны алмашма!.. Син өлешемә тияргә тиеш булган көмешемнең өрәге генә! Ә таш сын – минем өрәк. Өрәкләр туе ясама!
Раушан. Син өрәк түгел. Ул – син. Җаны бар аның.
Шәрифел. Тораташта – синең үз җаның. Шулай түгел икән – аңлат! Югыйсә син – үзең тораташ.
Тынлык.
(Кабатлап.) Тораташта – синең үз җаның. Шулай түгел икән – аңлат! Югыйсә син – үзең тораташ.
Раушан. Башта үзең аңлат.
Шәрифел. Нәрсәне, нәрсәне?
Раушан. Теге вакытны син нигә мине, нигә мине дәшкән идең соң?
Шәрифел (читкә). Бәхетем шундый булгач.
Раушан. Нинди?
Шәрифел. Ким. Минем Рәсүлем чит җирләрдә иң зур үкенеч белән ятып калды – егет килеш. Биш ел көттем, кайтмады… Шуның үчен аласым килде! Кайтканнарның иң бәхетсезен куандырыйм дип… (Аңа борыла.) Менә шуңа күрә сине сайладым… Кулыма тырыс тоттым да урманга чыгып киттем. Очрадың. Әле дә ярый очрадың.
Раушан. Мең үлемнән исән кайткан кеше – мин идемме иң бәхетсезе? Кул астыңа гына туры килгәнмен – менә шул!
Шәрифел (читкә борыла, пышылдап). Мин бит сине эзе калсын дип сайлаган идем…
Раушан. Эзе? Нинди эзе?
Шәрифел. Сугыштан соң ничә еллар үткәч кенә өйләндең… Җәваһирә белән биш ел торып… артмаган идегез. Эзсез яшәдегез. Шулмы бәхет? Ә миндә эзе калды. Бөтен дөньямны тутырып калды!.. Мин сиңа менә шуның өчен бурычлы.
Раушан (башын ия). Ул чагында ышана алмадым.