Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Габделхәй Вәли улы Сабитов хакында фәкать менә шушылай гына язарга җөрьәт иттем. Чөнки ул – хәтернең умырзая төсендәге, юкә чәчәге исендәге, арыш серкә очырган мәлендәге, инеш яры буендагы ташларга кырау төшкәндәге, яшьтәш, өлкән, вафат язучыларның киштәләрендәге китапларын күреп, тотып, укып карагандагы чакта һәрвакыт яныбызда, янәшәбездә генә кебек.
Тулган айга караган вакытта адәм баласын уй баса. Татар халкының Габделхәй Сабитовтай тыйнак язу осталарын барлаган, искә алган мизгелләрдә ай яктырыбрак, тик моңсуланыбрак китә төсле. Аны дөньяга китергән Минзәлә тарафындагы юкә агачларының алтынланып, ахакланып чәчәк атканы шикелле.
Тормыш итү, гаилә кайгырту кебек, татар гавамындагы баштан ашкан мәгълүм мәшәкать, ыгы-зыгы, кытлык, ихтыяҗ аңа Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә кодрәте белән иңдерелгән язу куәтен, куәсен, тышауланган атның, ычкыныплар торып, тугайларга, болыннарга, кырларга ашкынганы сыман итеп, көнләшер дәрәҗәдә иреккә чыгартырга юл бирмәде. Югыйсә дистәләгән гүзәл хикәяләре, берничә пьесасы белән генә телгә кермичә, романнар язу ихтималы да бар иде ич. Насыйп итмәгәндер инде. Әйтик, «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары» (Эрих Распе), «Мэри Поппинс» (П. Трэверс), башка тәрҗемәләре – болар Г. Сабитовның тамак хакына эшләгән эшләредер. Шул ук вакытта бу – аның дөнья әдәбияты белән таныш булганы, шуны татар халкына җиткерергә теләве, күбрәккә ирешергә, югарырак менәргә, менгерергә теләве дә иде.
Ай калка да бата, батар да калкыр…
ХАЛКЫБЫЗ УЛЫ
Бу көннәрдә Казан һәм республикабыз, Ватаныбызның барлык халыклары белән бергәләп, бөек язучы Максим Горькийның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Ул үзе болай дип язган: «Мин Нижний Новгородта туганмын, ә рухи як- тан – Казанда». Шуңа күрә без аны үзебезнең якташыбыз дип йөртәбез. Ул – халык язучысы. Каләмен үз халкының маңгай тиренә һәм канына манып язган язучы. Горький шундыйлардан. «Кеше – горур яңгырый!» – аның бу тәгъбире азатлык, хөррият, инкыйлаб (революция) көрәшчеләренә, халыкка эчәр су кебек иң кирәк чагында әйтелгән.
Казан – гаҗәеп шәһәр. Сүз уңаеннан «Безнең шәһәребездән күпме революционер чыкканлыгын беләсезме?» дип сорыйсы килә. Әлбәттә, беләсез булыр. Ә менә ник шулай икәнен беләсезме соң? Шушы хакта уйлаганыгыз бармы икән?
Безнең ата-бабаларыбыз сулаган һавада иреккә сусау рухы һәрвакыт күп микъдарлы булганга, дип әйтергә мөмкин. Ул Пугачёв белән Бәхтияр Канкаев, Салават Юлаев восстаниесенә кадәр үк җыела башлаган. Моңа кадәр өч дистә еллар элек үк (аңарчы да байтак) Акай һәм Килмәк, Карасакал һәм Батырша батырларның баш күтәрүләре ду килгән. 1735–1740 елларда гына восстаниегә кушылган 696 татар-башкорт авылы яндырылган, 16893 кеше үтерелгән, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка сатылган, 3236 кеше каторгага җибәрелгән. Казан губернасында гына да 536 мәчетнең 418 ен җимереп ташлаганнар. Ә аларның һәркайсы янында берәр-икешәр милли мәктәп, мәдрәсә дә булган бит. Халыклар социаль һәм милли изүне күтәрә, күрә алмаган. Декабристлар восстаниесендә дә дистәләрчә якташларыбыз катнашкан.
Казан