Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
ахыры ни белән бетә торгандыр, ләкин, һәрхәлдә, гаептән саналмый. Бу очракта да чырай сытыбрак булса да килешергә туры килә… Инде егетнең бүтән якларын алып карыйк: ул безнең ремонт мастерскоенда слесарь булып эшли иде. Уртакул слесарь, күбрәк фермаларга барып, водопровод торбалары төзәтеп йөри. Белеме шул биш-алты класс тирәсендә булгандыр. Хәер, яхшы кеше һәм итагатьле ир булыр өчен профессиянең әллә ни зур әһәмияте юк. Безнең район җирендә, әйтик, врач кыз белән шофёр егетнең өйләнешеп, матур гына торуларын кайчагында күрергә була. Ләкин һәр очракта да бу шулай дип әйтүе читен, әлбәттә. Биредә, газетчалап әйткәндә, уңышны тәэмин иткән нәрсә – кушылучыларның аң һәм культура дәрәҗәләре бертигезрәк булуыдыр, ахрысы… Хуш, бу җәһәттән безнең Петя Котов ничегрәк иде соң? Мисал өчен, Тамара Сергеевна белән янәшә куеп карасак, без аны ниндирәк кыяфәттә һәм сыйфатта күрер идек?
Күз алдыгызга китерегез: кичкырын клуб алдында егерме биш-егерме алты яшьлек чибәр егет басып тора. Өстендә аның кызыл майка өстеннән генә кигән кара пиджак, тез башлары чыгыбрак торган кара чалбар, аякларында көрән брезент ботинкалар. Ашыкмыйча гына папиросыннан «алкалар» җибәрә һәм, чабак сагалаган чуртан шикелле, кызлар күзәтә. Теләсә кемгә ташланырга тормый ул, сайлап кына дәшә, простой ферма кызлары белән эре сөйләшә, аларга ни әйтсә дә ярыйга саный, ә культурныйрак туташлар белән сүз башлый калса, аларга инде «сез үзегез», «без үзебез» дип сайрарга тотына, бөгелгәләп тә ала, кулларны да матур гына уйнаткалап куя. Мондый «нечкә» кыланышларны ул каяндыр отып алырга өлгергән иде инде, күрәсең, безгә килгәнче урыннан урынга еш кына күчеп йөрүләр аның өчен бушка китмәгән. Күпме-азмы шомарган егет! Шулай да кызлар аның тирәсендә үзләрен, утка пешүдән курыккандай, сак тоталар иде.
…Иптәшләре арасында Петя бозык яки начар холыклы егетләрдән саналмый иде. Әтәчләнеп, кешеләргә бәйләнеп йөрми, юктан да тавыш куптарырга тормый, йодрыгы белән масаймый, теле белән мактанмый, кыскасы, тупаслыкны егетлеккә санап, скандаллар герое булып йөрүчеләрдән түгел иде. Ул хәтта аз сүгенә дә иде (ә бу әшәкелек – бер категория яшьләр арасында шактый таралган чир бит), бик ачуы килгән чакта гына, дүрть- юллык шигырь әйткәндәй, рифмалап сүгенеп җибәрә торган иде. Эчү белән дә артык мавыга иде дип әйтеп булмый аны, тик получка вакытларында гына салгалый иде. Бусы инде – традициягә хөрмәт. Слесарь булсын да, получкада эчмәсен, имеш!
Егетнең максаты нәрсә, нинди интереслар белән яши ул – әйтүе читен. Нәрсәгә булса да омтылышын ул бервакытта да сиздермәде. Гомумән, аз сүзле егет иде ул, акылын эшләтергә яратмый иде шикелле, карасу шома йөзендә берни юк дияр идем, тик кеше әйткән пустяк сүзгә дә көлеп җибәрергә әзер тору гына бар. Сез тагын аны томана, мокыт нәрсә икән дип уйлый күрмәгез, һич алай түгел. Киресенчә, егеттә мин-минлек тә Аллага шөкер, кирәк урында үзен тәкәббер тота да белә, кыюлык та җитәрлек (бигрәк тә хатын-кыз тирәсендә), ә инде берәрсе аңа кагыла калса, егет сүзен дә таба, йодрыгын да иснәтә белә. Так что, бу юаш икән дип, бармагыңны авызына