Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
тирән кесәсеннән кулъяулыкка төргән акчасын чыгарганчы, Клара барысы өчен түләп тә өлгерде. Аннары ул тагын бишбылтырдан бирле сатылмыйча яткан краб консервын да, тозы өстенә чыккан селёдканы да алмакчы булган иде дә, җиңгәчәсе моңа бик каршы төште. «Акчаңны әрәм итә күрмә, бездә андый нәрсәләрне ашаучы юк», – дип, тәки алдырмады. Шуннан соң Клара Рәхмәй абзасына, көчләп дигәндәй, илле сумлык акча бирде. Рәхмәй, үзеннән дә өстәп, ике шешә акны, бер шешә кызылны алды. Шуларны кучер астындагы печәнгә әйбәтләп яшергәч, утырышып, авылдан чыгып кит- теләр.
Кояш баер алдыннан гына, Чабылтау итәгенә килеп җиттеләр. Кайтышлый сүз аз булды. Җиңгәчәсе тирбәлеп килә торгач оеп китте. Рәхмәй абыйсы башта колхоз эшләре турында аны-моны сөйләнеп килде-килде дә аннары ул да тынды. Клараны бу сүзсезлек, бу юл талгынлыгы бер дә ялыктырмады, киресенчә, ул аңа риза иде, чөнки ул да үз эченә йотылып, үз уйларын уйлап кайта иде.
Тау итәгенә җиткәч, барысы да җанландылар. Җиңгәчәсе, калкынып:
– Машалла, кайтып җитәбез түгелме соң? – диде. – Һи, көтү дә кайтып бара икән ләбаса!
Чынлап та, алда, Корысазлык ягыннан юлга таба көтү чыгып килә иде. Рәхмәй абыйсы атын кызулата төште, һәм алар тузан, йон, сөт исе аңкыган көтүнең нәкъ алдыннан уздылар. Шул чакта Клара бик сәер бер нәрсә күрде: җирдән, кәҗә-сарыклар арасында, әллә нихәтле сыерчыклар кайтып килә. Нәкъ менә көтүгә чыккан йорт кошлары шикелле очмыйча, җәяүләп, йөгерә-йөгерә кайтып киләләр. Бу гаҗәп сәер, кызыклы күренештән кәефе бик килгән Клара кычкырып ук җибәрде.
– Җиңгәчәй, карале, көтүдә сыерчыклар!
– Ә, ие шул! Бала очыргач, көтүдән калмыйлар инде алар.
– Нигә, ни өчен?
– Нигә дип, мал тирәсендә аларга азык табыла. Мал белән бит чебен дә, корт та ияреп йөри… Шуларны чүплиләр инде бу Алла кошлары!
«Удивительно!» – дип уйлап куйды Клара эченнән. Аңа ничектер берьюлы күңелле, рәхәт булып китте.
Рәхмәй абыйсы, артына каерылып, кояш баешына карап алды.
– Иртәгә дә аяз булмакчы икән, – диде ул, башын кагып. – Бик әйбәт. Печәнчеләргә мач килә.
Клара, кинәт җанланып:
– Җиңгәчәй, минем дә печәнгә барасым килә, – диде. – Миңа барырга ярыймы?
– Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым! Үзем алып барырмын, – диде җиңгәчәсе, ничектер Клараның бу теләген шунда ук куәтләп.
– Көлмәсләрме?
– Юк, нишләп көлсеннәр, Аллам сакласын! Менә кызларыбыз белән танышырсың… Кызларыбыз бик куштаннар, кунак итеп, үзеңне урталарына гына алып йөртерләр.
Рәхмәй абыйсы кисәк кенә көлеп куйды:
– Хәсән бригадир, нибуч кунак дип тормас!
– Ә мин кунак булып түгел, эшләргә барам! – диде Клара, эре генә башын чөеп.
– Әйе, әйе, эшләргә инде, печән җыярга, – диде җиңгәчәсе, бала көйләгәндәй итеп. – Бергә барырбыз. Мин үзем дә бик яратам печән эшен, Иркә туташ!
– Барабыз, җиңгәчәй, барабыз! – диде Клара, чын-чыннан рухланып, һәм аны кинәт ниндидер бер канатлану, җилкенү биләп алды. Һич уйламаганда, аның менә хәзер үк әнә