Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
нишләтте? Гаҗәеп бит бу, гаҗәеп!.. Халык гүя ач булуын, ялангач булуын, нинди авыр михнәттә яшәвен тәмам онытты; елады, көлде ул һәм иң гаҗәбе: тирән рухи бер канәгатьләнү алып, гүя эчләренә тагы да зур сабырлык, чыдамлык, батырлык җыеп таралды ул!.. Инде кайткач, һәркайсы коры чәен, иписез бәрәңгесен тыныч кына ашап-эчеп ятачак. Менә, нишлисең, рәхимсез сугыш китергән нужаны күтәрер өчен һәм сыгылып төшмичә яши-эшли алыр өчен, кайчагында кешегә үзебезнең җыр, гади халык җыры да искиткеч зур көч-кодрәт бирә икән.
…Кайтырга чыктылар… Чалт аяз күктә түп-түгәрәк һәм ап-ак тулган ай тора. Шундый якты-якын ул – өстендәге әлеге көянтә-чиләкле кызны хәтерләткән күксел шәүләсе ап-ачык күренә һәм, бик теләгәндә, шуңа ничектер менә барып җитеп булыр иде кебек тоела… Шыгырдап торган коры салкын… Авыл өсте зәңгәрсу якты… Чатнап бүрәнә шартлаганы ишетелеп кала… Салкын тешкә тия, өскә сылана, әмма эчкәре үтәргә бик ашыкмый кебек… Атлавы җиңел, аяклар үзләреннән-үзләре йөгерергә торалар.
Алдан, өч артистканы озатып, кызлар төркеме китте. Алардан бер илле адым арттарак калып, Яруллин, колхоз председателе һәм Зөфәр шагыр-шогыр атлыйлар… Яруллин, бияләе белән авызын каплабрак, председательгә бертуктаусыз сөйләп бара (клубта ук башланган сүзнең дәвамы булса кирәк):
– Анысы шулай инде аның, Шәйхулла абзый… Халык канәгать булып калса, безнең өчен дә зур шатлык ул, конечно… Артистны шул яшәтә, шул йөртә бит инде. Так что, ул яктан без үзебез дә бик канәгатьбез… Ну шулай да, Шәйхулла абзый, син – председатель, ә мин – шушы кызларны ияртеп, аларга баш булып йөрүче бер кеше, давай, ачык кына сөйләшик әле. Тыйнакланып, оялып тора торган чак түгел. Гаеп итмә! Озын сүзнең кыскасы, син инде безне, абзый кеше, коры рәхмәт белән генә сыйлап җибәрмә, ярыймы!
Председатель бияләй сырты белән бәсләнгән мыекларын сыпырып куйды:
– Нишләп коры рәхмәт кенә булсын! Түлибез, дидем ич, иртәгә акчасын сполна алырсыз.
– Һәй, Шәйхулла абзый, нигә инде юри аңламаган булып кыланасың? Ул хактамыни сүз? Акча, имеш! Ә беләсеңме, артистның шушы концерт өчен алган акчасы, Казанга кайткач, бер кәтелүк бәрәңгегә дә җитми бит. Шуның өчен өшеп-катып, ачлы-туклы йөрсенмени ул?
Шәйхулла абзый нигәдер җавап бирмәде, Яруллин да бераз дәшмичә барды… Артистларны бәхилләтү мәсьәләсе хәзер генә булып үткән бик күркәм эшнең шактый күңелсез ягы иде, билгеле… Ләкин моның шулай булуына Зөфәр бер дә гаҗәпләнмәде, район тирәсенә чыккан һәрбер кешенең ничек тә азык табарга тырышуын ул бик яхшы белә иде, шуңа күрә Яруллинның да «теләнүен» бик хаклы дип тапты һәм аны яклыйсы килде:
– Әйе, халыкка мондый зур хезмәт күрсәтүчеләрнең бәясен белергә кирәк, – диде ул җитди генә. – Колхозның келәте бөтенләй бушап калмагандыр әле, Шәйхулла абзый, саранланып тору килешмәс!
Шәйхулла абзый авыр гына сулап куйды:
– Һи, туганнар, булса, кем саранланып торыр иде… Барысын да биреп бетердек бит, барысын да кырып-себереп… Үзегез дә беләсез хәлләрне… Дөрес инде, сезнең кебек тансык кунакларны