Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
язмышын кинәт яшендәй урталай ярып узды. Берсе бетте, икенчесе туды. Кичәгенәк кенә әле башка тормыш иде, сугыш законы хөкем сөргән тормыш иде, ә бүгеннән бөтенләй икенче тормыш – тыныч заман тормышы башлана. Хәзер берсеннән икенчесенә күчкәндә, киләчәк турында да ашыкмыйча, тыныч кына уйлый башларга ярый иде.
…Киләчәк!.. Сугыш китергән иң авыр, иң газаплы бер заманда кешеләрнең бердәнбер юанычы, өмете, татлы хыялы иде ул… Әмма ничегрәк итеп күз алдына китерергә мөмкин соң бу киләчәкне?.. Башта ук Зөфәр өчен бер хакыйкать көн кебек ачык иде: бу сугыштан, көн саен меңнәрчә адәм баласын йотып торган бу гарасаттан котылып калган кеше, һичшиксез, бәхетле булачак! Ягъни исән калу факты үзе генә дә кешегә: «Бәхетлемен!» – дип әйтергә хокук бирәчәк… Ләкин Зөфәргә хәзер бу бәхет кенә аз иде инде. Ул – реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр – менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде: бәхет – үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм рухи бәйсезлек ул.
Бәс, шулай икән, Зөфәр дә киләчәк тормышын үзе теләгәнчә бәйсез, иркен, мул итеп корып җибәрергә тиеш. Һәрхәлдә, ул, бөтен көчен, сәләтен җигеп, шуңа омтылырга тиеш.
Моның өчен хәзер аңа ике конкрет мәсьәләне тизрәк хәл итәргә кирәк булачак: берсе – акчаны малга әйләндерү, ягъни йортмы-квартирамы сатып алу; икенчесе – аңа терәк һәм теләктәш булырлык әйбәт кенә кызга өйләнү… Беренчесе кыен булмас кебек, әмма икенчесе?..
Сугыш Зөфәр өчен артык рәхимле, юмарт булып чыкты. Башын да аяды, малын да бирде, өстәвенә аны сөйгән ярлы да итте. Бу – Рәшидә. Филармониянең ярлы, ялгызак бер артисткасы. Гаҗәеп бер хатын!
II
…Рәшидә Сафина… Рәшидә Сафина… Шушы сылу-чибәр артистка белән һич уйламаган җирдә танышуын, гаҗәеп сәер бер шартларда әллә ничек кенә аның белән якын бәйләнешкә кереп китүен Зөфәр хәйран калып, ләззәт утында янып, менә күпме тапкырлар инде күз алдыннан кичерә… Гомумән, ул Рәшидә турында уйламыйча тора алмый. Бу кабынып уйлануда Рәшидәне сагыну да бар, аңа соклану да, аны теләү дә бар, тик уйлап-уйлап та нечкә күңелле артистканы аңлап бетү һәм беткәнче яратып китү генә юк. Җан тели дә, язык җибәрми дигәндәй, гел менә сагынып омтылу белән сагаеп тыелу арасында хәзергә кадәр яшәп килә ул. Ике ел тулып узды бит, ике ел!
Ә вакыйга менә ничек булды.
1943 елның январь ахырларында Зөфәр Бөгелмә юлы өстендәге кечкенә бер станциягә үзенең тәэминат эшләре белән командировкага килеп төште. Үтә салкын, шыксыз, караңгы бер көн иде. Җыен хәрбиләрне һәм бик аз санлы гына командировочныйларны төяп, фронтка таба ашыгып баручы эшелоннарга юл бирә-бирә, акрын гына өстерәлеп килгән поезд бу станциядә ничектер аз гына тукталып торды да китеп тә барды. Пассажирлар вагоннардан чыгып та карамадылар. Хәер, чыгудан ни мәгънә? Ул чакларда станция тирәләре бик җансыз һәм бик күңелсез була торган иде. Вокзал биналары ягылмый, утлар яндырылмый, буфетлар эшләми, рәшәткә буенда сөт, каймак, тозлы кыяр, пешкән бәрәңге сатучы хатыннар булмый һәм тирә-як авыллардан килгән атлар да җыелып тормый иде. Алыр нәрсә дә, күрер