Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
белергә тырышыгыз әле… Кем каберенә йөри ул, кемне зиярәт кыла?.. Бер батыр кабере дип минем дә малай чакта ук ишеткәнем бар иде. Билгесез гади бер кешене генә Ярыш түбәсенә мендереп күммәсләр. Бәлки, картлардан тагы да белүче бардыр… Ә ул каберне рәтләп, баш очына таш та куйдырсагыз, бик күркәм бер эш эшләгән булыр идегез, дидем.
Егетләрем минем белән килешкәндәй булдылар.
Әмма шулай да мин бүгенге сәфәремнән ифрат та канәгатьмен. Иң элек күптән күңелемдә йөргән теләгемне үти алдым – Хәмит белән Сәгыйдәнең каберләрендә булдым, изге догасыз гына булса да, үземчә аларны зиярәт кылдым. Аннары менә алтмыш елдан соң икенче мәртәбә Ярыштау башына мендем, дөньяны күрдем, дөньяның бик борыннан килә торган, тик без генә оныткан серләрен сизгәндәй булдым. Бер көн өчен бу һич тә аз түгел иде. Чын канәгатьләнү кичергән мондый көннәр безнең гомердә еш булып тормый ул!..
Кайтышлый, Дүртөйле очында, Димнән якында гына нефть чыгаручы ике качалканың ашыкмыйча гына бер җайга селкенеп торуларын күрдем. Монда да тапканнар икән… «Димкәем, сиңа да чират җиттемени?!» – дип уздым мин бу качалкалар яныннан… Ә алар, тагын да кайтырсың әле дигән төсле, һаман шулай гамьсез-салмак кына башларын селкеп калдылар.
СӘХИФӘЛӘР
…Үткәнгә кайтуны дәвам итәбез… Язманың бу өлешенә «Сәхифәләр» дип кыска һәм гади генә исем куясым килде. Чөнки кеше гомеренең һәр көне – бер сәхифә. Билгеле, дөньяда озак яши торгач алар бик күп җыелган – менә шуларны мин күздән кичермәкче булам. Аларның бик күбесе бер-берсен кабатлыйлар (безнең көннәребез шикелле үк), арада үзем өчен генә кадерлеләре бар, шулай ук ачып карыйсы килмәгәннәре дә юк түгел. Әмма бөтенесендә дә мин белгән кешеләр, мин күргән тормыш, мин кичергән заман. Минем бурыч исә шулардан үзем кирәк дип тапканны сайлап алу һәм сөйләп бирү – менә шул шактый четерекле эшкә мин тәвәккәлләп керешмәкче булам. Кабатлап әйтәм, бу «сәхифәләр» бары минеке – минем күргән һәм кичергәннәрем!
…Искә төшерик: бу китапның «Каргалы» өлешендә язылганча, минем атам 1910 елның көзендә Каргалыдан Дәүләкәнгә (искечә Этколга) күчеп килгән. Мин бу вакытта бишектән дә әле төшеп җитмәгән яшь ярымлык сабый гына булганмын. Күз күрсә, колак ишетсә дә, миндә әле хәтер дигән нәрсә юк, мин әле һичнәрсә белмим – мин бары ашый беләм, йоклый беләм, көлә беләм, елый беләм. Әмма ничек итеп көләм яки елыйм – бусы да миңа билгесез… Кыскасы, дөнья миннән еракта,бик еракта әле, җиде диңгез артында!
Кеше балачагында үзенең картлыгын күз алдына китерә алмаган шикелле, картайгач, ул балачагын да күз алдына ачык кына китерә алмый икән. Ә инде сабый чакны әйтеп торасы да юк – сабый чактагы хәлләрне без бары соңыннан әти-әниләребездән яки якын туганнарыбыздан ишетеп кенә белә алабыз. Хуш, нәрсәләр ишетеп белдем соң мин Дәүләкән23 белән бәйләнгән сабый чакларым турында?
…Иң элек шуны әйтергә кирәк: безнекеләр башта Дәүләкәннең үзенә түгел, ә аңа терәлеп үк торган Яңа Көрмәнкәйгә килеп
23
Хәзерге Дәүләкәннең ул заманда Эткол дигән авыл җирендә үсеп киткәнен күргән идек. Ләкин укучыны саташтырмас өчен, мин моннан соң Дәүләкән исемен генә кулланачакмын. – Ә. Еники искәр.