Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
кереп, әзгә генә язмыш тарафыннан акылга утыртылмаган булса, һәм шул лагерь чорыннан шигырьләр язмаган булса, Хәсән Туфан Галимҗан Латыйп, Нәби Дәүли, Мәхмүт Хөсәен кебек уртакул, төссез һәм нигезсез шигырьләрнең авторы буларак калыр иде. Ходага рәхмәт укысыннар, әле ярый Хәсәнне чекистлар утырткан, әле ярый Мусаны төрмәгә тыкканнар. Алар бит икесе дә кызыл авыз иде. Кызыл авыз. Алыйк Фатих Кәримне! Ул бит Мусага караганда мең мәртәбә бөегрәк.
Аяз Гыйләҗев бәяләмәсе белән тулаем ук килешеп бетмәскә дә мөмкин. Ләкин шунысы хак: бу очракта тарих шәхесләрне эре иләктән или. Тузан кебек вак шәхесләр коелып калалар да онытылалар. Чуер кебек эреләре һәм ныклары мәңгелеккә ирешә.
Сөембикә манарасы һәм, гомумән, Сөембикә исеме Исхакыйда символ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Хәтерлисезме, антиутопиянең ахырында Җәгъфәр төш күрә. Болар Казанга килеп чыкканнар, имеш тә, Казанда кояш тотыла, имеш. Шулвакытта Сөембикә манарасы селкенә, имеш. Менә ул авып та төшә… Казанга күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык иңә…
Барысы да раска чыга. Икенче көнне Җәгъфәрнең сөекле хатыны Сөембикә вафат була… Сөембикә манарасы да ишелеп төшә… Ахырда каһарманыбыз Болгар шәһәренә юл тота, андагы Олы манара башына менә. Бу манара да җимерелә, һәм Җәгъфәр шуның ташлары астында җан бирә. «Актык болгар да үлде», – ди Гаяз Исхакый.
Билгеле булганча, Олы манара милади белән 1844 елда ук җимерелгән, һәм бу факт Спас өязе Олы Чаллы авылы кешесе Фазлулла Бохараи язмаларында теркәлеп калган. Хәзерге вакытта манараны торгызу эшенә керешелде дип беләм. Беләсезме, киләчәктә мин аны «Җәгъфәр манарасы» дип атар идем.
Ә дөнья күләмендә иң авынкы манаралардан исәпләнүче Сөембикә манарасының авышуы 1990 еллар башында реставрация эшләреннән соң тукталды кебек. Сөембикә исеме белән бәйле корылманы авып төшүдән саклау аны инкыйраздан саклау икәнен аңлаган хәлдә, без тынычланмаска, кул кушырып көтеп ятмаска, хәзерге заман техникасын эшкә җигеп, манараны турайту турында да уйларга тиешбез.
Милли-азатлык хәрәкәтенә килгәндә, «Инкыйраз» мондый идеяне, гомумән, инкяр итә (һәрхәлдә, болгарларга, ягъни татарларга карата). Гаяз Исхакый аларның киләчәген фәкать Русия составында гына күз алдына китерә. Аның бу фикере Тукайның «Рус белән тормыш кичердек без сайрашып» дигән сүзләре (1913) белән аваздаш булуына игътибар итегез. Бу ике бөек затны русофилиядә гаепләү мөмкин түгел.
Пәйгамбәрлек мөһере сугылган бу затлар хаклы дип уйлыйм. XXI гасыр сәясәтендә милли-азатлык мәсьәләсен алдагы гасырлардагыча хәл итү мөмкин түгел. Хәзерге коммуникация һәм аралашу шартларында бер генә ил, бер генә дәүләт тә (ул нинди зур һәм бөек булмасын) урта гасырлардагы кебек аерым яши алмый. Изоляциядә яшәсә, беренче нәүбәттә аны биологик инкыйраз көтеп тора. Берләшкән Милләтләр Оешмасын Гомумпланетар хөкүмәтнең башлангычы дип карарга кирәк. Киләчәк залим ханнарныкы, шаһиншаһларныкы, диктатор режимнарыныкы түгел. «Төрекмән башы», «Башкорт башы», «Кытай башы» кебек шәхесләр егерме икенчебездә