Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
юньле-юньсез атамалар безгә, гадәттә, шулардан килеп кергән. Алга таба бу хакта да әйтер сүзебез булыр әле.
Әлеге мәкаләсендә Рабит Батулла, үз фикеренчә, актив лексиконыбыздан төшеп яки аңа керми калган, ләкин тергезүгә яки җан өрүгә лаек сүзләр исемлеген китерә. Болар арасында, чыннан да, кызыклы гына сүзләр бар (мәсәлән, күзәлдерек – «атның игътибары як-якка чәчелмәсен өчен, йөгәнгә тегеп куелган күн колаклар; шоры»; ләхүрә – «өшегән авыз, җебегән. Мишәрләрнең Казан татарларына карата куллана торган сүзе»; сарышын – «бал кортының аягына ияреп кайта торган сары төстәге чәчәк тузаны; прополис [?]»; үдери – «хоккей. Боз өстендә кәшәкә белән шара сугу»). Куштырнаклар эчендәге аңлатмалар – Рабит Батулланыкы икәнлеген искәртим.
Әлбәттә, бу мәгънәләрне тикшерәсе дә булыр, чөнки, әйтик, чәчәк тузаны – пыльца, һич тә прополис түгел. «Үдери» сүзе дә «хоккей» атамасын алмаштыра алмас, реалист кешегә бусы көн кебек ачык.
Исемлектәге сүзләрнең байтагы «үле» сүзләр түгел, ихтимал, алар мәкалә авторына нәфис әдәбият текстында очрамагандыр гына (мәсәлән, күт, күтләк, күтән, кыйрак (кайрак яки кайырак – ләкин сүзлекләрдә аңа Р.Батулладагыча «геморрой» дип түгел, бәлки бот арасында барлыкка килгән «биз» дигән аңлатма бирелә), кымтырыклау, лагун, ләнкер – «көймә тимере», мәкинә – мякина, мәрә, мәрәкә – монысы гарәпчә мәгърәкәдән, иске әдәбиятта очрый торган сүз; назиклек; печтәннәү; сөрәкә; сөңге; фалиҗ – паралич; берьяклы булу; әгъзаның бер җире хәрәкәтсез калу. Фалиҗ зәхмәте дә дигәннәр); фирүзә, хач, чәүчәләк; чирле; чор; чура; чыраг/чырак; энҗечәчәк; эшләки; шәңге; шәһвәт; шомраю, шөлләү кебекләр. Игътибарлы укучы болар арасында әдәби әсәрләрдә очрый торган гадәти сүзләрне дә күрми калмас. Болары турында кайгырасы-нитәсе юк, алар үзләрен яклый да, зарурият булганда саклый да алачаклар. Искергән сүзләрнең мәңгегә төшеп калуы да тел тарихында гадәти хәл, кире кайтуы да булгалый.
Әлеге исемлектә тагын «өстәл» (Р. Батулла: «Өслектән ясалган тигезлек. Борынгылар өстәлне талчыбыктан үргән», – дип яза), «чибәрәк», «ятакханә» («общежитие», «дом приезжих», «ночлежка») кебек сүзләр дә бар.
Өстәл – татар сүзе түгел, төрки сүз дә түгел. Ул Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» дигән сүзлегенә дә теркәлмәгән. Рус телендә исә ул бик борынгыдан ук күзәтелә. Әйтик, стольный град – башкача: столица; тәхет шәһәре, пайтәхет, тәхетгяһ. «Столовая» сүзендә дә катнаша. Географиядәге «столовые горы» терминында ул өстәлсыман яссы мәгънәсен бирә. «Стол» сүзе күпчелек славян телләрендә (поляк, чех, словен һ. б.) бар, кайбер Көнбатыш Европа телләрендә (немец, инглиз, исланд) охшаш сүз «урындык», «табуретка» (русча – стул), «эскәмия» мәгънәсендә йөри.
Төрек телендә өстәл – «маса» һәм «софра» сүзләре белән бирелә. Соңгысы татар телендә сөфрә (гарәпчәдән) рәвешендә очрый; «аш өстәле», «табын», «ашъяулык», «тастымал» мәгънәләренә ия.
Бездә элекке мәдрәсәләрдә парта хезмәтен үтәгән озынча тәбәнәк өстәлне көрси дигәннәр.
Фарсыдан кергән